События

Иң уңган кыз Өчиледә яши 08.07.2018

Иң уңган кыз Өчиледә яши

Аны күргәч, Такташның шигырь юлларына бераз үзгәреш кертеп, “Шат елмаеп-көлеп Алсу килә, үзе чибәр, үзе сөйкемле…” диясе килә. Дөньяга һәрвакыт елмаеп багучы, атлап түгел, “йөзеп” баручы бу туташка нәкъ менә шундый юллар туры килә.

Алсу – Өчиле кызы. Челтер чишмә суларыннан илһам, кояштан якты нур, сөйкемлелек, шаян җилләрдән наянлык туплап үсеп буйга җиткән дә, балачактан ук бөреләнгән хыялын тормышка ашыра башлаган. Ә ул хыял – сәхнә. Кечкенәдән биергә хирыс кызны әти-әнисе Арча сәнгать мәктәбенә алып килә. Ә ул серле дөнья кызны 5 ел буе бию серләренә өйрәткәннән соң да җибәрергә теләми – тагын өч елга зурлар төркемендә биергә калдыра, аннары тормышын бию дөньясы белән бәйли. Мәктәптән соң киләчәген исәп-хисап һөнәре белән бәйләп, уку йортын шул белгечлек буенча тәмамласа да, биюне ташламый ул. Бер серен дә ачты Алсу, анысы да бию белән бәйле. Киләчәктә ул кечкенәләр һәм зурлар өчен үзенең бию төркемнәре студиясен булдырырга хыяллана.

Бию серләренә төшенеп сәнгать мәктәбендә укып йөргән чагында Алсу сәхнәнең сихри көчен тоя башлый. Шул көч хәтта төрле бәйгеләрдә катнашырга да өнди аны. 2018 елның мартында Алсу Гарипованың “Арча гүзәле” бәйгесендә “Вице-мисс” номинациясендә җиңүче булуын райондашларыбыз белә инде. Гомумән, мәктәп, студент елларында катнашкан, җиңү яулаган бәйгеләре күп аның. Ә быел 20 июньдә Алсу Гарипова Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында “Тазар кызы – 2018” республика сайлап алу турында “Уңган кыз” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Арча районы данын республика буенча 11 кыз арасында яклады ул.

“Татар кызы”нда беренче генә катнашуы түгел чибәркәйнең. 2012 елда районда узган “Татар кызы” бәйгесендә катнашып чирканчык алган. Тик республика дәрәҗәсендәгесендә катнашу бөтенләй башка: җаваплылыгы да зур, әзерләнүләр һәм башкалар һәм башкалар. Әзерләнү дигәннән, анысы айдан артыкка сузылган. “Һәр ялда Казанга җыелышып бәйгегә әзерләндек. Режиссер Илдар Хәйруллин кулы астында. Конкурсларда катнашкалаганым булса да, бу бәйгедәге сыман ярдәмчеллекне берсендә дә күргәнемне хәтерләмим. Конкурсант кызлар бер-беребезгә ярдәм итеп әзерләндек. Бернинди көндәшлек юк, бәйгедән соң яулаган уңышларыбыз өчен шатланыштык, – ди ул. –  Конкурс барлыгы 5 турдан торды: үзең белән таныштыру, Казан арты татарларының биюен башкару, викторинада милләтебезгә кагылышлы сорауларга җавап бирү, спорт биюе (ул Казаныбызда футбол буенча дөнья чемпионаты булу уңаеннан әзерләнде”, үзебезнең төбәктән чыккан шәхесләр турында сөйләү. Мин Гөлзада Сафиуллина турында чыгыш әзерләдем. Гөлзада апа Казанда узган ярышларга да килеп көч бирде үземә”.

Алсу бәхетле. Әти-әнисенең яраткан кызы, абыйсы Әниснең яраткан олы сеңлесе, сеңлесе Алисәнең яраткан, сердәш апасы ул. “Бәйгегә әзерләнгәндә мин һәрвакыт гаиләм, туганнарым, якын кешеләрем, хезмәттәшләремнең ярдәмен тойдым. Бу миңа көч өстәде, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Ярдәмгә ашыккан һәркемгә рәхмәт”, – дип юкка гына әйтми ул.

Татар кызы нинди булырга тиеш? Әлбәттә, Алсу кебек: уңган, булган, тәвәккәл, ана теленең тәмен белеп сөйләшүче, тормышны яратып, дөньяга якты караш белән елмаеп багучы, тыйнак, оялчан булырга тиештер. Шул ук вакытта ук гореф-гадәтләрне, телен, халкын, милләтен хөрмәт итүче асыл зат та, чөнки аның киләчәктә милләтебезгә үзе кебек асыл балалар тәрбияләп үстерәсе бар.

Алсу катнашкан бәйгеләрнең саны күп булыр әле. Күңелле хатирәләр хозурында канатланып йөрүе аңа тагын хыял-канатлар куя. Һичшиксез катнашачак ул бәйгеләрдә. Һәм җиңүләр белән кайтачак.

Розалия Зиннәтова

                

http://arskmedia.ru/2018/07/06/i-u-gan-kyiz-chileda-yashi-foto/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение