События

Арча районында яңа ашлыкны яңа амбарлар кабул итәчәк 14.07.2018

Арча районында яңа ашлыкны яңа амбарлар кабул итәчәк

Дәүләтнең авыл хуҗалыгын үстерүгә  юнәлдерелгән программалары бар. Соңгы елларда районыбыз хуҗалыклары алар ярдәмендә терлек тораклары, машина–трактор парклары, остаханәләр төзәтә, силос–сенаж траншеялары төзи.

“Курса МТСы” хуҗалыгында “Төхвәтуллин”  ширкәте осталары амбар төзи. Хатыйп Нәбиуллин, Фәнил Гыйбадуллин, Раил Хөсәенов, Радик Әкбәров, Рузил Җәләев, Рафис Идрисов, Җәүдәт Җәләлиев составындагы бригада амбарны яңа ашлык кабул итәргә  өлгертәчәкләр.

Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов әлеге ширкәт төзүчеләрен мактый. Сыйфатлы итеп эшлиләр, моңа кадәр менә дигән печән склады салып биргәннәр иде.

Урта Курсада яңа сенаж траншеясы төзелә. Ул бик кирәк булачак, чөнки биредә азыкны 1–2 елга җитәрлек  итеп әзерлиләр.

– Быел республика программасы буенча 19 сыерлар торагы, 5 машина–трактор паркы һәм остаханә, 8 ындыр табагы һәм ашлык складлары төзәтелә, 7 силос–сенаж траншеялары төзелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек  идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте, “Ашытбаш”, Закирҗанов Р.М. крестьян–фермер хуҗалыклары берәр сыер торагын төзекләндерделәр инде.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте Сикертән, Курса–Почмак, Сеҗе авылларындагы ындыр табакларын төзекләндерде.

“Закирҗанов Р.М.” крестьян–фермер хуҗалыгында яңарту эшләре киң фронт белән бара. Байкал, Шура, Шурабаш авылларында сыер тораклары, Шурабашта амбарларны төзекләндерәләр.

“Северный” ширкәте үз көче белән Носы авылында 500 баш танага исәпләнгән торак төзи.

Билгеле, бүген иң мөһиме – азык әзерләү. Бөтен район территориясендә явып үткән шифалы яңгырлардан соң сенаж салу дәвам итә. Бу төр азыкны 121281 тонна әзерләргә кирәк. 12 июльгә шуның 77552 тоннасы салынды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте – 10400, “Игенче” ширкәте 7080 тонна сенаж салды.

Район буенча бер шартлы терлеккә 10,66 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Тукай” ширкәтендә – 16, “Аю”, “Казанка”да 15 центнердан артык.

Барысы 23584 тонна печән әзерләргә кирәк. Шуның 16743 тоннасы туплап куелды. “Аю”, “Курса МТСы”, “Тукай”, “Ашытбаш”, “Казанка” хуҗалыклары җитәрлек печән әзерләделәр.

Халыкка 2721 тонна печән бирелде.  Иң күп печәнне “Курса МТСы” (420 тонна), “Ватан” (400 тонна) ширкәтләре бирде. Әле бөтенләй бирмәүчеләр дә бар.

Ильяс Фәттахов




http://arskmedia.ru/2018/07/13/archa-rayonyinda-ya-a-ashlyiknyi-ya-a-ambarlar-kabul-itachak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение