События

Балтырган басып китмәсен 17.07.2018

Балтырган басып китмәсен

Адәм баласы тыкшынмаса, табигать барын да көйли. Әмма без кычытмаган җирне кашыйбыз, каш ясыйм дип, күз чыгарабыз.

Узган гасырның 60нчы елларында безгә Сосновский  балтырганы дигән үсемлек кайтаралар. Шундый фамилияле кеше Кавказдагы үсемлекләрне өйрәнгәндә агач кебек үсеп утырган галәмәт зур яфраклы үсемлеккә игътибар итә. Шуның  орлыкларын алып кайтып чәчә. Мондый “байлыкны” (терлекләр өчен менә дигән азык, янәсе) югарыдагылар хуплап ала, киләчәктә куркыныч дошманга әвереләсе үсемлек бөтен илгә тарала.

– Безнең районда Сосновский балтырганы 42 гектар чамасы җир  били, – ди Россия авыл хуҗалыгы  үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ул “Ташкичү”, “Ашыт”, “Кырлай” хуҗалыкларына кергән авыллар тирәсен үз иткән. Әмма тагын да таралу куркынычы бар.

17 июльдә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищипенко безнең районда балтырган үскән җирләрне карады, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәште.

– Беренче чираттагы бурыч – Сосновский балтырганы үскән мәйданнарны ачыклау, – диде ул. – Шуннан соң нәтиҗәле көрәш оештыру.

Әлеге үсемлек нәрсәсе белән куркыныч соң? Аның согы бик хәтәр, бигрәк тә кояшлы көннәрдә тән көчле  пешәргә мөмкин. Кагылгач та беленми әле ул, бер–ике көннән килеп чыга. Яра бик авырта, озак тазармый. Терлек ашый калса үрчем булмаска мөмкин.

Менә шундый хәлләр.




http://arskmedia.ru/2018/07/17/baltyirgan-basyip-kitmasen/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение