События

Якташлары белән горурланалар 20.07.2018

Якташлары белән горурланалар

Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килде. Аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан без аны бергәләп искә алдык. Алар “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә янында Нәгыймә Таҗдарова турында белгәннәрен горурланып сөйләделәр һәм күренекле шәхес турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Музейга килгән Ашытбаш, Кысна, Казан шәһәренең 85нче мәктәпләр укучылары өчен дә Нәгыймә Таҗдарованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә кызыклы булды.

Шәфигулла Гарипов,

“Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары




http://arskmedia.ru/2018/07/19/yaktashlaryi-belan-gorurlanalar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение