События

Гани Сафиуллин музее тагын да матурланып күркәмләнеп китте 24.07.2018

Гани Сафиуллин музее тагын да матурланып күркәмләнеп китте

Вакыт искән җил кебек бик тиз үтә.Бөек җиңүнең 70 еллыгын үткәреп йөргән көннәрдә “Таттелеком” АҖ генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы җитәкчелегендә Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның мемориаль музей-утары ачылды.Өч ел вакыт сизелми дә үтеп киткән.Шул вакыт эчендә нинди үзгәрешләр,вакыйгалар булган соң?

Музеебызда “Таттелеком” җитәкчелеге, район военкоматы, район администрациясе,мәдәният бүлеге, мәктәп, авыл китапханәсе һ.б. белән берлектә төрледән-төрле очрашулар, батырлык дәресләре, экскурсияләр һ.б. бик күп төрле масса-чаралар үтте. Татарстанда бердәнбер исән-сау калган Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, Россия Герое Дмитрий Сафин, очучы-космонавт,Советлар Союзы Герое Россия Федерациясенең җәмәгать һәм фән эшлеклесе Анатолий Павлович Арцебарский, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең ТР буенча махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге офицерлары, Казан дәүләт аграр университетында укучы бер төркем кытай студентлары һәм аларның җитәкчеләре, “Казаночка”баскетбол командасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Зиннур Мөҗип улы Мансуров, шагыйрь Наил Касыймов,җырчы,композитор Рамил Миндияр, Ленинград өлкәсе Тосно шәһәреннән бер төркем делегатлар белән очрашулар, Арча һәм Әтнә районнарны буенча Россия армиясе сафларына китүче егетләрне армиягә озату тантаналары, Хәтер көннәре, “Кич утыру”фольклор кичәсе.“ТНВ”каналы журналисты Михаил Любимов Гани Сафиуллин турында фильм төшереп “7дней” тапшыруында күрсәтте.Май аенда “Таттелеком”Г.Сафиуллин турында”Отвага,Долг,Честь”дип исемләнгән фильм төшерде.Сценарий авторы Лотфулла Нурислам улының ярдәмчесе Рөстәм Гомәров.Фильмны күз яшьләрсез генә карап та булмый.Бу фильмны карагач Гани абыйның йомшак матур үз тавышын да тыңлау насыйп булды. Үсеп килүче буынга менә дигән тәрбияви фильм!Моны “Летай”телевидениесы булган һәркем карый ала.(Путь на старом портале:Видеотека-Отечественное кино-Культура РТ,Путь на новом портале: Видеотека- Культура РТ.) Музей яңа экспонатлар белән даими тулыланып тора.Бу эштә авыл халкы,күрше авыл кешеләре дә катнаша.

Музей ачылыр алдыннан“Таттелеком” ярдәме белән Иске Кишетлеләрнең һәр йорты“Летай”телевидениелы,интернетлы булды.Ут баганалары алыштырылды.Бураннарда,давылларда өзелеп үзәккә үткән ут чыбыкларыннан да котылды халык.Хәзер давылларда да ут бетми,без моның өчен бик рәхмәтле.Әле шушы көннәрдә генә “Таттелеком”тагын бер игелекле гамәл кылды.Аның ярдәме белән буяулар алынды һәм музейның тышкы ягы яңадан буялды.Музеебыз тагын да матурланып күркәмләнеп китте.Авылыбыз халкы исеменнән Лотфулла Нурислам улына, музей өчен янып-көеп йөрүче ярдәмчесе Р.Гомәровка, үзенең идеяләре белән ярдәм итеп торучы Р.Зәкуановка,Арча ЗУЭС җитәкчесе Р.Хисамиевка,М Корбановка ЗУР рәхмәтебезне белдерәбез.Бик ЗУР рәхмәт музейның даими иганәчесе “Биектау-сервис”җитәкчесе Ренат Гыйбадуллинга.Шушындый игелек тулы олы йөрәкле,киң күңелле җитәкчеләребезгә Аллах Тәгалә сәламәтлекләрен,эшләрендә уңышлар насыйп итсен!

Шушы көннәрдә генә музейга Гани Сафиуллинның оныклары:Энҗе,Сөмбел,Дилбәр,Лидия кайтып киттеләр.Оныклары арасыннан бабаларын Энҗе апа гына хәтерли. .”Бу нигезгә бала чакта мин еш кына Лилияләргә куна килә идем.Үзе бер өй инде,анда әби дә бар,өч бала.Рәхәтләнеп идәндә йоклый идек.Бу йортның музей итеп ачылуы әйбәт булган,нигез бетми,һәрвакыт караулы тора бит.Минем фамилиям дә Гани бабам исеме белән аталган,элек өлкән балага бабасының исемен фамилия итеп куя торган булганнар.Мин аны бик яхшы хәтерлим.Ул чакта миңа 6 яшьләр чамасы иде.Кеше арасында төрле сүз йөри имеш ул безнең белән аралашмаган.Уаз машинасы белән кайта иде ул безгә,үзенең аерым машина йөртүчесе дә бар иде.Без үзебез дә аларга еш кына кунакка бара идек.Казанда аның икенче гаиләсе,кызы бар иде.Без аның ул кызы белән бик ошаган.Мәскәү шәһәрендә дә кызы яши.

Ачлык елны Гани бабам бертуган абыйсы Вәли белән авылдан чыгып китәләр.Ничек тә булса тамакны туйдырырлык берәр эшкә урнашырга.Алар сукбайлыкта да йөриләр.Казахстанның Тургай шәһәренә барып чыгалар.Шунда базарда каяндыр ашарга юнәтергә йөргәндә милиция куа башлый боларны.Вәли бер якка чаба,Гани икенче якка. Аларның юлы аерыла.Ганине мәктәпкә укырга бирәләр. Ул хәрби уку йортларын да тәмамлап командир булып китә.Дәһшәтле сугыш еллары артта калгач кабаттан абыйсы Вәлине эзли башлый.Һәм ул аны Баку шәһәреннән эзләп таба.Авылга кайткач әтием Искәндәрне Вәли абый янына бергә кунакка барыйк дип үгетләде ул.Әти әни әйтмешли “тәкәббер хәерче”риза булмады.Шуннан Гани бабай Вәли абыйсына киләсен хәбәр итеп юлга чыга.Тик ни үкенеч…Вәлинең йөрәге энесе Гани белән булачак очрашуны көтү шатлыгыннандырмы тибүдән туктый.Һәм Гани бабай аның салкын гәүдәсенә генә барып җитә…

Мин Зөлхәбирә әбиләрдә,әтинең әнисендә еш була идем.Аның ул вакытта икенче гаиләсе иде.Стенада рамга куелган атка атланган,биленә кылыч таккан бер бик чибәр хәрби кешенең сурәте эленеп тора.Кем бу дип сорагач синең Гани бабаең дип әйтә иде.Кайчакларда әбиемнең елаган вакытына да туры килгәнмендер,әбине үземчә юатам елама синең икенче матур бабаең да бар дим.Гани бабам белән аларның сукмаклары аерылган шул инде.”Энҗе апа сөйли дә сөйли,мин үземчә истә калдырырга тырышам.Энҗе апа озак еллар буе Спартак аяк киемнәре тегү берләшмәсендә эшләп,лаеклы ялга чыкты.Ире Мәсхүт белән ике бала Ландыш һәм Илфатны тәрбияләп үстерделәр. “Мин эшләгән елларда гел иҗтимагый эшләрдә,төрле комиссияләрдә булдым.Партиягә кергәндә,мин Гани Сафиуллинның оныгы дигән сүзне бик кабул итәселәре килмәде.Авылга кайткач колхоз җитәкчеләренә дә нишләп колхозга Гани Сафиуллин исеме бирмисез дип мөрәҗәгать иткәнем булды.Тик нишләптер бу сорау игътибарсыз калды,фамилиясе артык озын дигәннәр.Мин үзем төс кыяфәтем белән Гани бабайга бик охшамаганмын,сеңлем Дилбәр аңа бик нык охшаган,Сөмбелдә дә аның чалымнары күбрәк.Без биш кыз.Оештыручыларга бик зур рәхмәт.Экспонатлар бик күп.Без үзебезнең Герой бабаебызга туган нигезендә шундый  музей оештырган өчен Лотфулла Нурислам улына һәм аның ярдәмчеләренә,теләктәшлек итүче калган иганәчеләргә бик рәхмәтле!

Музеебызда Сезне көтеп калабыз.

Авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова.






http://arskmedia.ru/2018/07/23/gani-safiullin-muzee-tagyin-da-maturlanyip-k-rkamlanep-kitte/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение