События

Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте 25.07.2018

Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте

Бүген, 25 июльдә, Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте. Дөньяның төрле илләреннән килгән 150дән артык делегатны утырышның беренче көнендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте кабул итә. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.

Кунакларны 50 еллык тарихы булган “Арча егетләре” һәм кызлар “Ләйсән” ансамбльләре сәламләгән. Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән килгән делегатлар ансамбль башкаруындагы җырларны тыңлап кына калмыйча, яздырып та алган.

Арча педагогия көллияте белән танышканнан соң, делегатлар эшне 2 төркемгә бүленеп дәвам иткән.

1нче төркем Арча фольклор коллективларының инде өч ел рәттән уздырылып килүче “Хәтер чылбыры” фестивале җиңүчеләре, Шекә авылы клубы каршында эшләүче “Мирас” коллективы эшчәнлеге белән танышкан, Сөрде авылы клубы каршында эшләүче фольклор коллективының “Җыен”, “Өмә” күренешләрен караган. Әлеге коллективта үсмер балаларның, яшьләрнең катнашуы, аларның борынгы халык иҗаты белән кызыксынуы чит ил делегатларын аеруча гаҗәпләндергән.

2нче төркем Арча педагогия көллиятендәге дөньядагы бердәнбер “Әлифба” музеенда булган. 50 елдан артык милли мәгарифкә хезмәт иткән “Әлифба” авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге белән музей директоры, элегрәк үзе дә озак еллар Арча педагогия көллиятендә укыткан Сания Камалетдинова таныштырган. Кунаклар музейга төрле илләрдән җыеп тупланган 62 телдә басылган 500гә якын “Әлифба” китабын аеруча кызыксынып караган.

Көннең икенче яртысында делегатлар Арча шәһәре, андагы музейлар белән таныша, стадионда “Кичке Сабан туенда” катнашачак, ә тулай торакка кайткач, тамбурлы чигү буенча беренче осталык дәресен алачак.

Иртәгә “Ак калфак”лылар Арча районында Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыга, Урта Курса, Гөберчәк, Ташкичү, Хәтнә авылларында булып, халык һөнәрчелеге һәм йолалар белән танышачак.

  • "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырыла. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән килгән 150гә якын делегат катнаша.
Татар-информ
Фото: Илвир Тимашев

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/25/168488/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение