События

“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты 26.07.2018

“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты

Бүген "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Арча районы Кушлавыч авылында “Мулла чишмәсе”н ачу тантанасында катнашты. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.

Бүген иртәдән делегация Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыккан. Иң беренче алар Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка килгәннәр.

Монда күптән түгел генә “Таттелеком” җәмгыяте “Мулла чишмәсе”н яңартып эшләгән иде.Чишмәне генә түгел, елга аша салынган күперне дә алмаштырганнар. 

  • Кушлавычтагы тау астындагы бу чишмәне заманында Габдулла Тукайның бабасы Мөхәммәтгалим карап торган. Чишмәнең исеме Мөхәммәтгалим мулла хөрмәтенә “Мулла чишмәсе” дип аталган.

Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат “Мулла чишмәсе”н ачу тантанасында катнашты. Ачылыш тантанасында искә алынганча, “Таттелеком” җәмгыяте директоры Лотфулла Шәфигуллин, Тукай премиясен алганда, аны Татарстанда Тукай урыннарын төзекләндерүгә тотачакларын әйткән. Яңартылган “Мулла чишмәсе” әлеге вәгъдәнең үтәлүенә бер дәлил булып тора. Чишмәнең исеме элеккечә “Мулла чишмәсе” булып калган, ә менә аңа илтә торган күперне Кушлавыч халкы танылган хәйрияче исеме белән “Лотфулла күпере ” дип атарга булган.

Чишмәне ачуда шулай ук “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, читтән кайткан кушлавычлылар да катнашты.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, утырыш делегатларына мөрәҗәгать итеп: ”Үз төбәкләрегезгә кайткач, чишмәләрне барлауда, яңартуда катнашыгыз. Сез – милләт Аналары. Мондый изге эшләрне сез башлап йөрергә тиеш”, - дигән бурыч та куйган.

  • Тау астындагы яңартылган чишмәнең манарасын Яңа Кенәрдән Рифат Габидуллин ясаган. “Мулла чишмәсе”нең капкасына татар рәссамы Хаҗи Морат Казаков ясаган “Бәләкәй Тукай” сурәте куелган. Янәшәдә халык язучысы Туфан Миңнуллинның сүзләре язылган: “Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәр татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел, чөнки Кушлавыч – Тукаебызның кендек каны тамган җир!”.

Чишмәне ачу тантанасыннан соң күчмә утырышделегатлары, Тукай эзләре буйлап сәяхәтне дәвам иттереп, Кушлавыч авылы мәчетендә, авыл зиратында булган. Зиратта Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф рухына дога кылынган.

"Ак калфак"лылар Кырлай авылындагы Музей-йортны, Сәгъди абзый хуҗалыгын караган, парк белән танышкан. Төштән соң кунаклар Гөберчәк авылына юл тоткан.

  • "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырыла. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнаша.

Татар-информ
Фото: Илвир Тимашев

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168546/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение