Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
05.06.2020
Рәхмәт сезгә, Мансур абый!
Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше. Рәхмәт сезгә, авылдашыбыз Мансур абый!
Без, Түбән Пошалым авылында яшәүчеләр, үзебезнең авылдан чыккан Хафизов Мансур Нәкыйп улының һәрдаим ярдәмен тоеп яшибез. Аның безнең авылга кылган изгелекләрен әйтеп тә, санап та бетерә торган түгел. Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше. Безне чишмәле, юллы итте, мәхабәт мәчетебезне салдырды, зыяратны коймалап алдырды. Һәрвакыт ярдәм итәм, диеп кенә тора.
05.06.2020
Арча агросәнәгать көллиятендә имтиханнар үтте Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-agrosngat-klliyatend-imtikhannar-tte
Арча агросәнәгать көллиятендә «Д», «F» категорияләренә имтихан тапшырдылар.
4 июнь көнне Арча агросәнәгать көллиятендә «Д», «F» категорияләренә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар үтте. Имтиханнарга үткәрелгән 22 кешенең барысы да сынауны уңышлы үтте.
04.06.2020
Андый инвестор кирәкме?
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыккан өчен хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Әмма бу “Төрнәле–Пошалым” ширкәтенә кагылмый.
“Төрнәле–Пошалым” ширкәтендәге хуҗасызлыкны раслаучы фоторәсемне видеоконференциядә бөтен республикага күрсәттеләр. Күптән түгел Казаннан кайткан комиссия бу хуҗалыкны махсус тикшерде. Нәтиҗәләр күңелсез, бер генә тармакта да куанырлык нәрсә юк. Язгы кыр эшләрен тиешенчә оештыра алмадылар, терлек азыгы әзерләү техникасына кул тимәгән. Быел дүрт айда терлекләрнең баш саны 200 башка кимегән. Узган елга караганда сөт җитештерү 1095 центнерга кимегән, 40 бозау кимрәк алынган.
02.06.2020
Наласалар авыл җырына клип ясау өчен аккошлар чакырткан
Наласалар "Наласа" җырына үз авылларын һавадан төшертеп клип ясаган.
Клип төшерү өчен күлгә аккошларны махсус чакыртып кайтарганнар.
Клипка төшәсе булгач, алары да озак көттермәгән, яз башында ук кайтып җиткәннәр. Халкыбызның легендар җырчысы Таһир Якупов башкаруындагы мәшһүр халык җырына видеоклипны авыл яшьләре заказы буенча Илүс Әскәров эшләгән.
01.06.2020
Бүген балачак бәйрәме
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә, аны бик күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең алдагы өметебез, шулай ук илебезнең дә киләчәге. Гаиләне сөендереп һәм бәхетле итеп дөньяга килгән һәр бала әти-әнисенең сөюен, ихлас яратуын, ярдәмен тоеп, туганнарының әйбәт мөнәсәбәтен һәм игътибарын күреп үсәргә хокуклы һәм тиеш. Без барыбыз да балаларыбыз хакына яшибез, аларны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтеп үстерү изге бурычыбыз булып тора. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмыйлар. Балаңның елмаюын һәм шатлык тулы күзләрен күрү, аның уңышка ирешүен ишетү, киләчәк хыяллары турында фикерләрен тыңлау һәм киңәшләребезне бирү... Әти-әни өчен моннан да куанычлы, шул ук вакытта җаваплы да тормыш мизгелләре бар микән.
29.05.2020
Рөстәм Зәкуанга багышлап фильм төшерелгән
Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуан Арча районы өчен күп игелекле эшләр башкарды.
Таттелеком"да эшләгәндә Рөстәм Зәкуан, Рөстәм Гомәров, Лотфулла Шәфигуллин тырышлыгы белән Арча районында күп кенә истәлекле урыннар яңартылды, чишмәләр ачылды. Тик яман чир аны 60 яшендә, 2018 елның декабрендә арабыздан алып китте.
Рөстәм Гомәров инициативасы, Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән Рөстәм Зәкуан истәлегенә, аның башкарган хезмәтләрен чагылдырган фильм төшерелгән.
26.05.2020
Валентина Георгиевна Мартьянова Арча тарихын яхшы белә
"ТАССРның 100 еллыгы" уңаеннан очраштык без аның белән. Җомга көн иртән килгән идем, төшке ашка кадәр сөйләшеп утырдык. Ә ветеранның сөйләр сүзе күп.
Әтисе Георгий Михайлович Щелкин сугыштан кайтмый. Хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгәч әнисе балаларын кочаклап: "Берүзем нишләрмен, җанкисәкләрем, сезне балалар йортына бирермен инде", - дип елый. Балалар да әниләрен кочаклап елыйлар. "Әни, безне детдомга бирмә", - дип. Юк, аларны әниләре детдомга бирми.
25.05.2020
Кыңгыраулы мәктәп еллары
Шушмабаш урта мәктәбендә эшләгән еллардагы бу фотоны күргәч, 25 май көнендә уздырыла торган соңгы кыңгырау бәйрәме күз алдына килде. Ул вакытта һәр елны 170 шәр укучы унынынчы сыйныфны тәмамлый иде. Башка укучылар чәчәк бәйләмнәре, шарлар тотып тере коридор булып тезелеп басалар , ә чыгарылыш сыйныф кызлары һәм егетләре мәктәптән башлап мәдәният йортына кадәр горур кыяфәт белән, бездән үрнәк алыгыз дип горурланып шуннан үтәләр. Бу бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыела , кемдер мәктәп елларын, бергә укыган классташларын, үзләрен укыткан укытучыларын искә төшерә, гомүмән мәктәп белән саубуллашу бәйрәме күңелле дә, тантаналы да, истә калырлык та һәм, билгеле инде , күз яшьләренә дә бай була иде...
24.05.2020
Шиһабетдин Мәрҗани якты карашлы дин галиме була
Бүген мөселманнарның олуг бәйрәме көнне татарның бөек улы, якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗанине искә алып үтәбез.
Шиһабетдин Мәрҗани – барыннан да бигрәк бөек реформатор, дип саный галимнәр. Бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була. Аның бөек реформаторлыгының асылы әнә шуннан гыйбарәт.
21.05.2020
Авылны шулар тота
21 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хезмәт династияләре 100 ел һәм аннан күбрәк булган гаиләләргә район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Наласа авылында яшәүче Илгиз Ситтыйков механизатор булып 43 ел эшләгән. Хатыны Гөлсия 37 ел сыер сауган. Уллары Илнар инде 23 ел тракторда эшли.
20.05.2020
Әтиебез, синең алда баш иябез!
Әтиебез Садриев Гәрәфинең батырлыклары турында искә алмый мөмкин түгел. Ул Түбән Аты авылында 1918 елның 14 январендә туган. Аның тормыш юлы бик катлаулы. 1938 елны армия сафларына алына. Байкал арты хәрби округында, Жуков командасында хезмәт итә. Хезмәтенең авыр вакытлары узып, кайтыр көннәр якынлашкында гына сугыш башлана. 1941 елда аларны Украинага 26нчы чик сакчылары отрядына күчерәләр.
19.05.2020
Без сезне онытмабыз!
Минем туган авылым Югары Масра авылыннан 122 ир-егет Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның 42 се авылга әйләнеп кайтмый... Шуларның берсе - авылдашым, туганым Фәизов Мөхәммәт Файзрахман улы (әбиемнең сеңлесенең ире). Мөхәммәт абый 1913 елда туа. Алар гаиләдә 7 бала : 3 ир туган, 4 кыз булалар. Әтиләре Файзрахман абый иртә вафат була. Әниләре Мәрфуга апа 7 баланы тәрбияләп үстерә. Аларның 3 уллары: Габделәхәт, Хаҗиәхмәт һәм Мөхәммәт сугышка алыналар. Бары Габделәхәт абый гына сугыштан әйләнеп кайта. Ләкин ул да сугыштан үпкәсенә салкын тидереп кайтып, 1946 елны вафат була. Аның да 3 кечкенә баласы кала.
18.05.2020
Тимер аттан да курыкмаган
Ачлык елларыннан соң туган Сөгъдә гаиләсендә төп терәк, әнисенең ышанычлы ярдәмчесе булып үсә.
Кечкенәдән эне-сеңелләренә күз-колак була, аларны үз үрнәгендә хуҗалыктагы эшләргә өйрәтә, бердәмлек, туганлык җепләрен нык бәйли. Сеҗе мәктәбендә җиде класс белем ала. Иптәшләре арасында кыюлыгы, көчлелеге, уңганлыгы һәм чибәрлеге, чаялыгы белән аерылып торган Сөгъдә Бөек Ватан сугышы башлангач, повестка белән окоп казырга, урман кисәргә йөри, урагын да ура, көлтәсен дә бәйли, ындыр табагында эшләргә дә өлгерә. Ләкин авылдагы ирләр сугышка китү сәбәпле, кырда эшләүче тракторчылар җитешми.
17.05.2020
Яшь механизаторларга бүләкләр тапшырылды
Районның яшьләр эшләре бүлеге яшь механизаторларга бүләк тапшырды. Андый бүләккә "Курса МТС"сы ширкәтеннән Ленар Сафин, "Ватан" хуҗалыгыннан Данис Әһлиуллин, "Северный"дан Фирзәр Камалетдинов, Кишеттән Нияз Фәйзрахманов, "Кырлай" агрофирмасы" ширкәтеннән Раил Гомәров, "Игенче"дән Салават Хәйруллин ия булды.
16.05.2020
Кулларында тальян гармун...
Сугыштан соң авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли Күлтәстә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гарәфетдин Зиннуров.
1941 елда Гарәфетдингә нибары 14 яшь була. Әтисе белән бергә ферманың бозаулар көтүен көтә малай. Беркөн көтүдән кайтканда сугыш башлануы турында ишетә.
15.05.2020
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган
Яз көне алмагачлар, чияләр чәчәк аткан көннәрдә Радик абый Фәизов искә төшә, чөнки җырларда макталган 15 май – аның туган көне иде.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган. Дамира апа ярдәме белән аның басылып чыккан барлык китапларын туплау бәхетенә ирештек. Без аның музей фондындагы материалларын кабат-кабат барлыйбыз, өйрәнгән саен үзебез өчен яңалыклар табабыз. Радик абыйның үз тормышыннан алып язылган әсәрләре, газета-журналларда басылган мәкаләләре бүген дә дәрәҗәсен югалтмый. Аларның һәрберсе зур тәрбияви әһәмияткә ия , аның әдәби әсәрләре киләчәктә дә яшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итәр әле.
14.05.2020
Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 14 май көнне якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улының туган көне — 65 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы да аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
13.05.2020
Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен тәрҗемә итү буенча конкурс игълан ителә
Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен рус теленә тәрҗемә итү буенча әдәби конкурс игълан ителә. Конкурс турында «Татар-информ»га халык язучысының кызы Наилә Ахунова хәбәр итте.
«Быел без Гариф Ахунов исемендәге әдәби конкурсны тәрҗемә форматында үткәрергә карар иттек. Тәрҗемә өчен язучының Арча якларына багышланган шигырен сайладык. Шигырьне рус теленә тәрҗемә итү сорала», — ди шагыйрә һәм тәрҗемәче Наилә Ахунова.
Тәрҗемә әсәрләре 10 майдан 1 июньгә кадәр кабул ителә. Тәрҗемәләрне Стихи.ру сайтына урнаштырырга яки социаль челтәрләр аша Наилә Ахунова һәм Борис Вайнерга юлларга мөмкин. Нәтиҗәләр 4 июньдә ясалачак.
12.05.2020
Әтиебез исән кайтты
“Мин, Гайфуллина Мәрфуга Шәрәфетдин кызы, Татарстан республикасы Арча районы Пөшәңгәр авылында туганмын, -- дип сөйли ветеран. -- Безнең балачак авыр сугыш елларына туры килде. Без гаиләдә дүрт бала идек: өч кыз һәм бер малай. Иң олысы мин. Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде.
12.05.2020
Афәрин, үзешчәннәр!
Үзешчәннәрнең оста итеп җырлаулары, биюләре, шигырь сөйләүләрен һәрвакыт яратып карыйбыз. Кайчакта алар хезмәтен бәяләп тә бетермибез кебек. Ә халык алдында чыгыш ясау, тамашачының күңелен күрү җиңел эш түгел. Күпме нервы, осталык кирәк! Һәм алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял көннәрендә дә чыгыш ясарга әзер. Халык бәйрәм итә, ә алар хезмәт күрсәтә. Рәхмәт аларга.
11.05.2020
Алдынгыларга – бүләкләр
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда “Яңарыш” ширкәте механизаторы Фирдүс Мортазинга, “Курса МТС”ыннан Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Казанка” ширкәтеннән Әдһәм Габдрахмановка, “Игенче” ширкәтеннән Илнар Ситтыйковка, “Кырлай” ширкәтеннән Данил Рәхимовка язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
10.05.2020
Исән килеш бер генә кеше кайткан...
Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Илдус авылыннан Бөек Ватан сугышына 28 кеше китә. Шуларның берсенә генә әйләнеп кайту насыйп була.
9 майда Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган авылдашлар истәлегенә обелиск ачылды. Анда районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов катнашты.
09.05.2020
Арча районы батырларын онытмый
Бөек Ватан сугышы елларында Арча районыннан фронтка 28 меңнән артык кеше китә. Шуларның 14 меңнән артыгы һәлак була, хәбәрсез югала.
1941 ел ахырында Арча районы территориясендә миномет частьларының үзәк кыр базасы оеша. Өч ай эчендә әлеге үзәктә җиде гвардия миномет полклары, унлаган аерым дивизионнар һәм батареялар төзелә.
08.05.2020
Җиңү көненә якынлашабыз
Сез фотода Арчада яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ләлә апа Солтанованы күрәсез.
Ләлә апа безгә Түбән Мәтәскәдән әтисе Әхми Фәсәхиев турында язды. Әтисе аның сугыштан кайтмый. Хәбәрсез югала. Әти сүзен әйтергә тилмереп үстек, ди ул. Хөкүмәттән ярдәм булмады дип тә үпкәли. Быел ветеранны күптән түгел район мәдәният йортына чакырып, юбилей медале бирәләр. Акчалата ярдәм дә күрсәтәләр. Ветеранның күңеле бик була. Бәлки әтисенең дә кайда вафат булганы билгеле булыр әле. Без аның мәгьлуматларын язып алып, тиешле урынга тапшырдык.
07.05.2020
Президент Арча районына килде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 6 майда Арча районында булды.
Президентны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. Ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Бүгенге көнгә 8000 гектарда (11%) язгы чәчү чәчелде.
06.05.2020
Арчада сугыш каһарманнарына стенд куелган
Арча үзәгендә сугыш каһарманнарына стенд куелган. Банк урамында ул.
Ә стендта үзенекен күргәннәр сөенеп, горурланып куя. Күзләрдә яшьләр...
05.05.2020
«Изге эштән читтә калмадык»: үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм итүче фидакарьләр
Арча районында «Яхшылык өләш» акциясе эшләп килә. Әлеге акция турында Арча районы үзәк мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Миңнемуллин сөйләде.
«Коронавирус авыруы таралу сәбәпле үзизоляция режимын керттеләр. Арчада махсус акция эшли башлады. Без мохтаҗларга, олы яшьтәгеләргә, ветераннарга, тол калганнарга ярдәм итәбез. Акция инде өч атна бара. Бүгенге көнгә йөздән артык гаиләгә ярдәм иттек. Безгә ярдәм кирәк дип мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук „Зәкәт“ фонды да мохтаҗларның исемлеген җибәрде», — диде хәзрәт.
04.05.2020
Үзенең хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән ихтирам яулаган терлекче
Үзенең көндәлек хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - озак еллар гади терлекче булып эшләгән Галимова Дания Һадиҗан кызы, дип яза ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Дания Галимова 1932 елның 29 июнендә Арча районының Мирзәм авылында туган. Холкы белән ул күп яктан әнисенә охшаган. Аның әнисенең язмышы җиңелдән булмый, ул бик яшьтән авыр хезмәттә эшли башлаган, ике ятим энесен тәрбияләгән, алар 16-18 яшькә җитеп, Гражданнар сугышына китәләр һәм шуннан әйләнеп кайтмыйлар. Даниянең дә бала чагы җиңел узмый. Аның бала чагы безнең ил өчен иң каһәрле еллар - Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.
03.05.2020
Җиңүчеләргә бүләкләр
2 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыклардагы сиптергечләрне иң яхшы әзерләүчеләргә район башлыгының бүләкләрен тапшырды.
02.05.2020
Арча районыннан сугышта катнашкан хатын-кызларны, тыл ветераннарын барлыйлар
Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина зур эш башлап җибәргән.
Район комиссариатында Альмира ханым җитәкчелегендә бер төркем эзләнү эшләре алып бара. Алар сугышта катнашкан хатын-кызларны ачыклыйлар. Тыл ветераннары документларын да барлыйлар.
01.05.2020
"Буыннар элемтәсе - хатлардагы тарих" проектында катнашыгыз
"Буыннар элемтәсе - хатлар аша" проекты 15 майга кадәр бара.
01.05.2020
Хөрмәтле якташлар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Беренче май гадәттә күңелләргә язгы күтәренке кәеф алып килә. Бу якты бәйрәм яңарыш символы булып тора, туган илебез өчен эшчәнлектә халыкны берләштерә.
30.04.2020
Сугыш каһарманнарына Арчаның Банк урамында стенд булачак
Арчаның үзәк урамнарының берсе - Банк урамында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән стенд булачак. Фотода Урта Пошалымнан сугыштан кайтмаган Рамазан Минһаҗев.
28.04.2020
Тукай рухы белән яшибез
Апрель аен татар җәмәгатьчелеге ел да көтеп ала. Тукаебызның туган көне булганга, аеруча кадерле бу яз ае. Быел шагыйрьнең тууына 134 ел тулды. Республика халкы Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен билгеләп үтте. Быел да аның туган көненә күп чаралар планлаштырылган иде, тик аларны быел киң даирә тамашачы күрә алмады.
24.04.2020
Үзизоляция вакытында Гүзәл һәм Илназ Бахларның гаиләсе “ишәйгән”: гаеп итүчеләр дә бар
Җырчылар гаиләсе үзизоляцияне яхшы уздыра. Социаль челтәрләрдә аларны күптән күзәтеп барабыз. Шушы вакыт эчендә Илназның эшләмәгән эше калмады инде. Бөтен йорт тирәсен, гаражын тәртипкә китерде. Кулы да алтын икән әле үзенең. Тимердән әллә ниләр ябыштырып ясап куйды. Ә Гүзәл исә көн саен тәмле ризыклар пешереп куя. Пешерми кара, өйдә 4 егет бар бит. Соңгы арада тәмле ризык өмет итүче тагын 6 җан иясе арткан әле.
23.04.2020
Изге эштән читтә калмагыз?
Арча мөхтәсибәте Рамазан ае башлану белән бәйләп “Һәр йортка җылылык” дигән социаль акция игълан итә. Бу изге эштә катнашыгыз. Бергәләп мохтаҗларны, авыруларны, авыр хәлдә калып та ураза тотучы өлкәннәрне кичке аш яки азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итик.Без продуктларны үзебез сатып алабыз, әзерлибез һәм илтеп бирүне дә оештырабыз. Сездән бары тик шушы счетка акча күчерү генә сорала. 4276 6200 3471 0990 (Сбербанк). Бу изге эштән читтә калмагыз, кулыгыздан килгәнчә ярдәм кулы сузыгыз”.
22.04.2020
Немец солдатларын күмгән әбием
Бөек Ватан сугышы 75 ел элек тәмамланган, шулай булса да сугыш вакытындагы тирән яралар: ачлык, авыр хезмәт, ятимлек ачысы барысы да йөрәктә. Авыр мизгелләр еллар узган саен йөрәкне ныграк сызлата. Менә мин үзем дә шушы сугышта катнашкан, бөек җиңү өчен үзләренең бөтен көчләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча көрәшкән әби-бабай тәрбиясендә үстем.
22.04.2020
Якташларыбыз – Тукай премиясе лауреатлары
Арча районында туып үскән алты якташыбыз төрле елларда Тукай премиясе лауретлары булды.
Һәр елның апрель аенда Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында карар кабул итә. Бүләкләнүчеләргә лаурет исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм аның таныклыгы тапшырыла.
21.04.2020
Күчмә кубок “Северный” хуҗалыгында
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектә март ае нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.
Март аенда иң яхшы нәтиҗәләргә “Северный” хуҗалыгы иреште һәм район башлыгының Дипломына, күчмә кубокка лаек булды.
“Аю” ширкәте – икенче, “Ашыт” хуҗалыгы өченче урында.
20.04.2020
Иң яхшыларга – бүләкләр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләнгән хуҗалыкларга район башлыгының Дипломнарын тапшырды. Беренче урында “Казанка” һәм “Заря” хуҗалыклары.
“Курса МТСы”, “Северный” хуҗалыкларына икенче урын бирелде. “Ватан”, “Яңарыш” хуҗалыклары өченче урында
19.04.2020
Яңа Ашыт юбиляры
Яңа Ашыт авылында гомер итүче Нигъмәтҗәнов Нәкыйп Хәйрулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Арча район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Истәлекле бүләкләрне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов тапшырды.
18.04.2020
Сугыш юлларының тузаны
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соңгы елларда Казан шәһәрендә яралы солдатларны госпитальләрдә дәвалау дәвам иткән. Бер төркем яшьләр белән бергә Мәрзияне дә шунда яраланган сугышчыларга ярдәм итәргә җибәрәләр. Шигырьләрнең язылу тарихы турында “Үзем турында үзем” хезмәтендә: “1946 ел иде бу, һәркемнең йөрәгенә яра салган еллар. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Яраланган сугышчыларның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, сораулары буенча гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем... Ишеткәннәремне дәфтәргә теркәп барырга тырыштым. Шулай итеп “Сугыш юлларының тузаны” китабым дөнья күрде”,–дип яза Мәрзия апа.
17.04.2020
Канга баткан килеш кар өстендә озак ята ул
Арча станциясендә яшәүче Госман абый Габдрәхимов Суслонгерда булган, сугышта катнашкан, каты яраланып госпитальдә яткан, кенче төркем инвалид булып кайтканнан соң өч югары белем алган, гомер буе укытучы булып эшләгән.
16.04.2020
Татар хатыны ниләр күрми
Гомеренең иң матур чорлары – ямьле балачагы һәм гүзәл яшьлеге сугыш елларына туры килә Арчада яшәүче Саймә апа Гыйлемханованың. Яшьнәп яшәр чагында сугыш дигән афәт аның рәхәт тормышына аяк чала.
Субаш Атыдада туа ул. Яңа Тормыш дигән 20 генә хуҗалыклы авылда яши. Кечкенә булса да, мәктәбе, клубы, фермалары, хәтта гомуми мунчасы да була авылның. 4 сыйныф укый. Аннан Субаш Атыга йөреп 10 сыйныфны тәмамлый.
15.04.2020
Аңа халык белән эшләве рәхәт
“Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтендә озак еллар шофер булып эшләгән Нәкыйп Шәрәфиевка “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” исеме бирелде
Аның Татарстан Республикасы Автотранспорт министрлыгының Мактау грамотасы, “Алдынгы транспорт белән идарә итүче” исеме, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм тагын бик күп Мактау хатлары бар иде инде.
14.04.2020
Зур йөрәкле ана!
Гөберчәк авылында тыл ветераннарыннан бары Рауза апа Шайнурова гына исән-сау.
Ул сугыш чорының һәм аннан соңгы торгынлык елларын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Бүгенге көндә Рауза апа кызы Рәмзилә белән кияве Илфат гаиләсендә Арча станциясендә яши. Мин Рәмзиләдән әнисенең үткән тормышының кайбер мизгелләрен, ул күргән авыр елларның хатирәләре белән бүлешүен сорадым.
13.04.2020
Иңнәреннән кочты яратып...
Бәдәр апа белән Гаяз абый Әсәдуллиннар матур итеп киенеп өйнең түрендә үк утыра. Яннарында оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Бар да Бәдәр апаның 90 яшьлек юбилеена җыелган. Әйтегез әле, бу бәхет түгелмени? Тигезлек үзе генә дә ни тора. “Әти, сезне фотога төшерәләр, кочакла инде әнине”, – диюгә, Гаяз абый сак кына хатынының җилкәсеннән кочып алды. Күпне күргән, әмма тормыш ямен югалтмаган, бар булганга риза булып яшәгән, бүгенге тормышларыннан чиксез канәгать, кечкенә генә шатлыкны да зур итеп кабул итүче бу пар соклану уятты.
12.04.2020
Арча районында мәдәният хезмәткәрләре дә вируска каршы көрәшә
Мәкерле вирус тормышыбызның бар өлкәсенә дә үтеп керде дә, чабып барган атның тезгененнән тарткандай, бөтен дөньяны туктаткан сыман булды, никадәр кеше вакытлыча эшсез калды.
11.04.2020
Чөмә-Елга кызына 90 яшь
Шагыйрә Заһирә Гомәрова шигьрияткә зур тормыш мәктәбе узып, 1960 нчы елларда “Мишә”, “Сыер савучы кыз” һәм башка шигырьләре белән килеп керә. Беренче иҗат җимешләре хезмәт сөючән авыл кешеләренә багышлану гаҗәп түгел. Заһирә Бакирова 1930 елның 12 апрелендә табигатьнең иң гүзәл ягы – районыбызның Чөмә-Елга авылында туа. Әти-әнисе Әбүбәкер һәм Каюмә эшчән, үз заманының укымышлы, моңлы кешеләре булалар. Алты балалы гаиләдә бишенче бала булып туа ул. Заһирә туган авылында дүрт ел белем ала, аннан Сикертән җидееллык мәктәбен бетерә. Заһирә Мөхәммәт Мәһдиев белән бер мәктәптә укый.
11.04.2020
“Сугыш беткәч өч көн ял бирделәр”
“Яшьлегемдә дә, балалар үстергәндә дә күргән авырлыкларыма әҗердер — бөтен рәхәт тормышым картылыгыма калган икән”, — дип каршы алды үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Васфикамал Минһаҗева.
Бүгенге көндә ул Арчада улы Миңнур белән күпкатлы йортта яши. Яңа фатирга, уңайлыкларына куанып бетә алмый. Көн дә балалары хәлен белеп чыга, оныклары килеп тора. 12 оныгы 13 оныкчык белән бүләкләгән инде үзен. Улы кайтышка кайнар ризык әзерләп тора, үз керен бүгенге көнгә кадәр үзе юа икән, гомумән, гел хәрәкәттә, ди кызлары. 4 бертуган арасыннан үзе генә исән-сау булып, карендәшләренә догада Васфикамал апа. “Әни телевизор да карый, радио да тыңлый, гәҗитләр дә укый, без дөньядагы вакыйгалар, яңалыклар белән аңа килгәч танышып китәбез”, — ди кызлары.
10.04.2020
Чөмә—Елга авылында туган шагыйрә
Исән булса, 90 яшь тулган булыр иде
Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың берничә китабы, аның истәлегенә язылган хатирәләр җыелмасы саклана. Кече сыйныф укучылары өчен язылган хикәяләр, кызыклы шигырьләр Заһирә апаның кече күңеллелеге турында сөйли. Ул Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесында белем ала. Шигърияткә мәхәббәте кече яшьтән башлана, шигырьләрне ул 6 класста укыганда яза башлый. Шул көннән башлап, гомеренең соңгы көненә кадәр ул иҗат дөньясында яши. Аның һәр күренешкә: очкан кошларга, аккан суга, искән җилгә, һавада йөзгән болытка яки юлны аркылы чыккан песигә дә әйтер сүзе бар. Ул аларны шигырь юллары белән җиткерә. Балалар теле белән аңлаешлы итеп. Хәтта укучылар өчен табышмаклар уйлап чыгара һәм аларны дәрес барышында киң куллана. Заһирә ханым балаларның психологиясен шулкадәр яхшы итеп өйрәнә, аның язган һәр әсәре – ул шигырьме яки хикәяме -- аларның яшь үзенчәлеге исәпкә алып яза.
09.04.2020
Яланаяк Сәрдәгә җиткәнче йөгергән
Күз алдына да китерә алмыйсыз
Кәчедә яшәүче Марзия апа Гайнетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бер гасырны тутырырга санаулы еллар гына калган булса да, юбилярыбыз сөбханалла әле. Гәҗитләрне күзлексез укый, яхшы ишетә, тәмен белеп, матур итеп сөйләшә, истәлекләре белән уртаклаша. Чынлыкта аның күргәннәре... Тыңлап торсаң, 49 еллык укытучы стажы булган Марзия апаның язмышы – исең китәрлек.
08.04.2020
Терлекчеләр янында
Бүген район башлыгы алдынгы терлекчеләргә бүләкләр тапшырды.
8 апрельдә район башлыгы Илшат Нуриев “Кызыл Яр” ширкәте сыер савучысы Гөлгенә Шакировага, бозау караучы Гөлсинә Вафинага, ясалма орлыкландыру технигы Денис Габдрахмановка, “Заря” хуҗалыгы сыер савучылары Таһирә Заһидуллинага, Надия Шакировага, бозау караучы Просковья Садыйковага югары күсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
07.04.2020
Арчада волонтерлар хезмәт күрсәтә
Илдәге хәл һәркемгә мәгълүм. Районда да бу уңайдан тиешле чаралар күрелә
Арчада халыкны кисәтеп, саклык чаралары күрүләрен сорап радио аша әйтеп торалар. Полиция машинасы урамнар буйлап кисәтеп йөри. Ходай саклаганны саклармын, дигән.
Өлкәннәр аеруча игътибар үзәгендә. Аларны берничек тә ярдәмнән ташларга ярамый. Ялгыз яшәгәннәре бар, кайберләренә булышып торырга кирәк.
06.04.2020
Министр Арча районында
6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Арча районында булды. Аны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрделәр.
Министр Яңа Иябаш авылында яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортларны карады. Аннан соң “Кырлай” ширкәтенең яшелчә саклагычында, катнаш азык әзерләү цехында, машина-трактор паркында, теплица хуҗалыгында булды, уҗым басуында тукталды.
29.03.2020
Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире, Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.
28.03.2020
Сочида көндәшләрен таң калдырган "Ястребы" хоккей командасы Арчада
"Ястребы" хоккей командасы, Сочидан җиңеп, Арчага 25 мартта кайтты.
Самолет белән бардылар, самолет белән кайттылар.
Аларны әти-әниләр, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арча боз сарае җиҗәкчесе Илһам Шакиров каршы алды.
27.03.2020
Россиядә аларны беләләр
Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы, чаңгы буенча тренер Рамил Нияз улы Гыйләҗиев “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем алды. Рамил Ниязовичны без редакциягә кунакка чакырдык.
26.03.2020
Арча районы музейлары виртуаль экскурсияләр оештыра
Коронавирус инфекциясе таралу музейлар эшчәнлегенә дә йогынты ясамый калмады. 15 апрельгә кадәр алар виртуаль экскурсияләр рәвешендә хезмәт күрсәтәчәк.
Габдулла Тукай исемендәге музей-комплексның экспозициясе белән музейның рәсми сайтында http://tukay-museum.ru танышырга мөмкин.
25.03.2020
Намуслы хезмәт уңыш китерә
Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы 1930 елның 29 июлендә районыбызның Угез-Елга авылында туган.
Аның балачак һәм яшьлек чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда авылдагы барлык хезмәт хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Сугышка алынган әтисе Сәгъдулла Смоленский янында барган сугышларда һәлак була. Шәрифулла да 12 яшеннән ат белән җир сукалый, тырмалый һәм башка эшләр башкара. Ул мәктәптә укуын тәмамлагач, 1946 елдан “Шушма” колхозында эшли башлый. Аңа һөнәр сайлау турында уйланырга урын калмый, гаиләгә булышырга кирәк була. Ул вакыттагы хезмәтләре өчен Шәрифулла “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
24.03.2020
“Әти-әни күрә алмады”
Корайван авылыннан Фәнис Әхмәтханов шәхси хуҗалыкны үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Минем төп ярдәмчеләрем шушылар инде, – диде мәктәптән кайтып кергән уллары Сәйдәш белән Кәримгә, хатыны Гүзәлгә күрсәтеп. – Хәзер өсләрен алыштыралар да терлекләр янына чыгып китәләр”.
23.03.2020
Фронтовик язучы якташыбыз Әнәс Галиев иҗаты
Бөек Ватан сугышы башланганда Әнәс Галиев солдат хезмәтендә була, сугышның беренче көненнән фронттагы җиңү мизгелләрен дә, дошман көчләренә каршы тора алмыйча чигенү ачысын да үз күзләре белән күргән.
23.03.2020
Бу йортта сугыш ветераны Шакир абый яшәгән
Ә бу чишмәне Шакир абыйның хатыны Хава апа хөрмәтенә улы Даниял Фәсәхиев ясата.
Күптән түгел кызы Рузилә апа Хөснетдинова редакциягә кереп чыккан иде. Әтисе турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты ул.
Бүген без аларга Түбән Мәтәскәгә барып килдек. Озак сөйләшеп утырдык. Бер гыйбрәтле хәлне генә сөйлибез.
Әтиләре авылда гомер буе тегермәнче булып эшли.
23.03.2020
Арча районында "ат җене кагылган" көрәшче яши
Биш кыз әтисе һәм күңел өчен генә бер ферма атлар асраучы Равил абый 60 тапкыр көрәш батыры булган кеше. Үрнәк әти, көрәш батыры һәм атлар үрчетүче. Бер җөмләгә сыйган миллилек.
Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы фермеры Равил Гайнетдинов белән очрашып сөйләшкәч, аның турында чын татар ир-аты икән дигән фикер калды миндә. Биш кыз әтисе һәм күңел өчен генә бер ферма атлар асраучы Равил абый 60 тапкыр көрәш батыры булган кеше. Үрнәк әти, көрәш батыры һәм атлар үрчетүче. Бер җөмләгә сыйган миллилек.
22.03.2020
Аның егетләре уңыш яулый
Мөрәледән көрәш тренеры Марат Әхмәдиев үзенә бер кызыклы шәхес. Без ул тәрбияләгән көрәшче егетләрнең уңышларын күреп торабыз.
Авылда вакытта анда тәрбияләнгән Урта Курсадан Рәниф Нурисламов яңа гына булып үткән Алабугадагы көрәштә чемпион калды. Сарай-Чокырча авылыннан Айдар
Мөхәрләмов авыр үлчәүдә өченче урынны алды.
Без Марат Әхмәдиевны редакциягә кунакка чакырдык.
21.03.2020
“Алар дип яшәдем”
90 еллык гомере дәверендә нинди генә авырлыклар кичермәгән, әмма аның бүгенге көне бәхетле. Хәзерге рәхәт тормышына сөенә Надирә апа, әмма үткәннәрен дә оныта алмый.
20.03.2020
Хәрәкәттә булу - аның тормыш рәвеше
Заһит абый 90 яшьлеге белән котларга килүче район башкарма коитеты җитәчкесе урынбасары Рамил Мөхетдиновны һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллины баскыч төбенә үк чыгып каршы алды.
Сөбханалла! Яшьләргә тиңләшерлек өлкәнәю һәркемгә тисә икән лә ул! Аралашу барышында яшь калу серләре берникадәр ачылды бугай. Әнисе дә 90 ны узганчы яшәү насыйп булгач. нәселдәнлек тә роль уйный. Гел хәрәкәттә икән Заһит абый. “Кыш буе чаңгыда йөри ул. Быел да туктамады, бакча буйлап йөрде. Әнине дә калдыврмый иде, быел әнинең аягы сынып, чыга алмады. Әти кышын без кайтышка капка төбе, ишегалдыларны кардан көрәп куя, мунчаны ягып каршы ала”, — ди балалары. Менә ул озын гомерле булып, яшь булып яшәү сере — хәрәкәт!
18.03.2020
Арчада Мөнәвир Ибраһимовның хезмәтләре онытылмый
Арча эшчеләр бистәсендә озак еллар яшәп, җаваплы урыннарда эшләп халыкка намуслы хезмәт иткән, үзенең тыйнаклыгы һәм пөхтәлеге, белемле булуы белән аерылып торган, һәркем белән уртак тел таба белүче Мөнәвир Гәрәй улын районыбыз халкы яхшы хәтерли.
17.03.2020
Авылның ак әбие
Сара апа Әхмәтова Балтач урта мәктәбен 1942 елда тәмамлый һәм туган авылы Хәсәншәехта укыта башлый. Яшь кызга кырыгар укучылы сыйныфларда ач-ялангач укучыларны укыту гына түгел, авылдагы башка бик күп эшләрне башкарырга да туры килә. Агитатор да була, клуб эшендә дә ярдәм итә, сугышчыларга җылы киемнәр дә җыялар. Үзләре дә барлы-юклы яшәгән авылдашларыннан танклар колоннасына, самолетлар эскадрильясына акча җыярга, авыр хәлдәге авылдашларына ярдәм итәргә кирәк була.
16.03.2020
Фронтовик язучы якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин
Рафаил Төхфәтуллинның Әлмәт шәһәренә күчеп киткәнгә кадәрге тормышы районыбыз авыллары: Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр белән бәйле.
15.03.2020
Йөрибез без яу белән...
Наласа авылы имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәткә: “Әхәт Гыйльметдиновны күмгәндә: “Бу әйбәт кеше идеме?” – дигән сорау бирдегезме?” – дидем. “Юк, мин ул сорауны бирергә онытканмын да”, – дип җавап бирде ул.
14.03.2020
Ветеранга бүләкләр
Бүген Арча район башлыгы Илшат Нуриев Зур Бирәзә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифҗан Шәфыйковка “1941-1945 елларда Бөек Җиңүгә 75 ел” медале, бүләк тапшырды.
Ветеранны Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, район Советы депутаты Рәүф Гыйләҗетдинов котлады һәм бүләкләр тапшырды.
14.03.2020
Бүген Яңа Кишеттә янгын булды
Яңа Кишет авылында Миннур Сәләхиевлар хуҗалыгында янгын чыккан.
Янгында йорт, маллары белән каралтылары янып беткән. Ут иртәнге бишенче яртылар тирәсендә абзардагы электр чыбыгыннан чыккан. Әле ярый хуҗаларның малларны караган вакыты булган. Тиз генә өйдән кыйммәтле әйберләренең бер өлешен чыгарып өлгергәннәр. Тик менә ике сыер,ике бозау гына харап булган.
13.03.2020
Авылны кемнәр яшәтә?
Пыскып түгел, дөрләп янган шәхесләр бизи гүзәл җиребезне. Бөтен көчләрен, белемнәрен, үзләрен аямыйча фидакарь эштә үткәргән көннәрен, йокысыз төннәрен туган төбәгенә биргән, туган авылының яшәвенә бөтен гомерен багышлаган кешеләр бар, шөкер. Шундыйларның берсе Арча районы Айван авылыннан Гатауллина Альмира Мидхәт кызы. Бүгенге көндә ул районның хатын-кызлар советын җитәкли.
12.03.2020
Фронтовик язучы, якташыбыз Госман Бакиров
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә һәркемгә билгеле булган якташ язучыларыбызны искә алабыз, аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын барлыйбыз. Аларның берсе Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан якташыбыз Госман Бакиров.
11.03.2020
Арча район Совет утырышында бүләккә лаеклылар
Бүген, 11 мартта өченче чакырылыш Арча район Советының 42нче утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча Вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов "2019 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Арча муниципаль районында кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау турында", "Роспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсенең Территория бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова "Территория бүлегенең 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга бурычлары турында", район башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин "2019 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш йомгаклары һәм 2020 елшга бурычлар турында" чыгыш ясадылар.
10.03.2020
Арча районы башлыгы яшь хоккейчылар белән очрашты
Бүген Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Арча” боз сараеның “Ястребы” командасы уенчылары, тренеры белән очрашты.
Әңгәмә барышында ул балаларның фикерләре, проблемалары белән кызыксынды, аларның сорауларына җавап бирде, уенчыларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
"Киләчәктә сезне "Ак барс" хоккей командасы составында күхрергә телим", - диде ул.
10.03.2020
Бәйрәм концерты
Район мәдәният йортында гүзәл затларыбызга багышланган “Җырлыйбыз сезнең хакта!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Район ветераннар Советы (җитәкчесе Н.Г. Габдрахманов) тарафыннан оештырылган ир-егетләрдән генә торган чарада яшь һәм өлкән буын үзешчән башкаручылары, барысы 42 кеше катнашты. Аларның чыгышлары тамаша залын тутырып килүче гүзәл затларыбызга бәйрәм сәламе булып барып иреште.
09.03.2020
Бер кайтырмын, әйләнеп...
Габдрахман абыйның истәлекләрен тыныч кына уку мөмкин түгел, утлар-сулар кичәргә, бик күп михнәтләр күрергә туры килә аңа. Ветеранга 31 мартта 98 яшь тула. Без аның истәлекләре белән таныштыруны дәвам итәрбез.
Район башлыгы Илшат Нуриев Габдрахман агага “1941–1945 елларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” медале тапшырды. Бу көнне аның улы, республиканың танылган җырчысы Габделфәт Сафин да кайткан иде.
08.03.2020
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
07.03.2020
Танышыгыз, кавышыгыз, бәхетле булыгыз
Утар Атыда “Таянырга ныклы иңнәр бар” дигән исем астында кич утыру кебек оештырылды.
Элек клубларда кичке уеннар, бию кичәләре оештырыла, егетләр һәм кызлар өчен бу танышу, кавышу урыны да була иде. Хәзер телефон, ватсап, инстаграмнар тәмам күзне томалады. Әмма аларны оештыруга кем аяк чала соң? Үткәр генә. Утар Аты мәдәният йортында шундый күргәзмә кичәнең берсендә катнашырга туры килде. Яшьләргә ошады.
06.03.2020
Арча сәнгать мәктәбе укучылары станциядә концерт куйды
Арча станциясендәге күп функцияле үзәктә Арча сәнгать мәктәбе укучылары концерт куйды.
Арча станциясендәге күп функцияле үзәктә Арча сәнгать мәктәбе укытучылары Альмира Фәхретдинова, Нәзир Фәхретдинов, Альберт Гайнетдинов, Миләүшә Алеева, Заһидә Гайфуллина, Алина Шиһабиева, Миләүшә Сәгыйтоваларның укучылары бергәләп “Горурланам синең белән, Татарстан!” дигән исем астында бәйрәм концерты куйды. Концерт ТАССРның 100, Арчаның 90 еллыгына багышланды.
05.03.2020
Кыз 17 яшеннән сугышка киткән
Югары Пошалымнан Оркыя Сәләхова 17 яшеннән сугышта катнашкан кыз. Шәфкать туташы. Авылга ялга кайткач, хәрби комиссариатка чакырып алалар.
Шәфкать туташы 17 яшеннән сугышка китә. Әнисе, дус кызы Наҗия белән хатлар язышып тора. Сеңлесе Зәйнәп хатларын саклый. Исән-сау сугыштан кайтам дигәндә генә, 1945 елның 6 маенда алган яралардан Чехословакиядә һәлак була.
04.03.2020
Ашытбаш чаңгы юлы – 2020
2020 нче ел кышының соңгы көннәре үзенең коеп яуган яңгырлары, җылы көннәре белән истә калды. 29 февраль иртәсендә исә бөтен җирне ап-ак кар каплады. Бу көнне Ашытбаш авылында Бөек Җиңүнең- 75, ТАССР ның- 100, Арча районының – 90 еллыгына багышланган район күләмендә чаңгы ярышы узды.
03.03.2020
Ярдәм итик!
Юсупова Саида, 22.11.2017 г.р. Диагноз: спинномозговая грыжа на пояснично-крестцовом уровне, фиксированный спинной мозг. Про потологию узнали после рождения. Беременность проходила без особенностей, результаты узи были хорошие. У Саиды также гидроцефалия в стадии компенсации, нарушение функций тазовых органов по типу недержания, нижний вялый парапарез до плегии в стопах. На сегодняшний день она ползает на четвереньках, ходит на высоких коленках, может стоять у опоры. Но ножки стали еще больше косолапить в внутрь. Открыта сбор на операцию в клинике Ассута (Израиль, Тель-Авив). Сумма сбора составляет 3 717 350 рублей. 89372841921 Алина.
02.03.2020
Арча педагогия көллияте студентлары - "Сандугач" конкурсы җиңүчеләре
Бу бәйгедә "Педагогик профиль. Музыкаль юнәлеш." номинациясендә Арча педагогия көллияте студентларны да югары күрсәткечләргә ирешеп призлы урыннар яуладылар.
28 нче февральдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган вокалистларның "Сандугач" дип исемләнгән республика-күләм конкурсы булды. Бу бәйгедә катнашу өчен Татарстанның профессиональ белем бирү оешмаларыннан барлыгы 47 гариза кабул ителде. Катнашучылар урта профессиональ белем бирү уку йортларының "Педагогик профиль", "Педагогик профиль. Музыкаль юнәлеш.", "Аграр профиль" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Бу бәйгедә "Педагогик профиль. Музыкаль юнәлеш." номинациясендә Арча педагогия көллияте студентларны да югары күрсәткечләргә ирешеп призлы урыннар яуладылар.
29.02.2020
Бүген якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне!
Бүген, 29 февраль көнне якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
27.02.2020
Кәче мәктәбе булдыра!
Укучылардан кышкы ГТО нормалары тапшырды, “Минем яраткан спортчым” темасы буенча иҗади эшләр эшләделәр.
Башлангыч сыйныфларның физкультура укытучылары Гөлнара Мәгъсумова, Эльмира Мөхәммәтшина, Рәмзия Сафина, Фәридә Гарифуллина һәм озайтылган көн төркеме җитәкчесе Гүзәлия Копылова 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Солдат буласым килә” конкурсы үткәрделәр. Укучылар төзлеккә, җитезлеккә ярыштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр.
25.02.2020
“Ягез әле, ир- егетләр!”
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Носы мәдәният йортында “Ягез әле ир-егетләр” исеме астында бәйге булып узды. Бәйгедә авылыбызның төрле өлкәдә хезмәт куйган ир-егетләре катнашып, үзләренен армия хәтирәләре белән уртаклаштылар, төрле ситуацияләрне чишеп, сорауларга җавап биреп,уеннарда катнашып, үзләренен бар яктан да уңган, булган икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Бәйрәм кичәсе җыр- биюләр, музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды. Бу кичәне оештыру максаты ир – атның абруен күтәрү, гаиләдә әти кешенен нинди роль уйнавын, ир-атның гаилә һәм ил терәге икәнлеген күрсәтү иде.
24.02.2020
Курса-Почмак мәктәбеннән Ахмадеев Дилүс беренче урынны яулады
22 нче февраль көнне Әтнәдә 2002-2003, 2004-2005, 2006-2007 нче елыгы егетләр арасында көрәш турниры узды. Турнирда Әтнә, Биектау көрәшчеләре белән беррәттән тренер Ахмадиев М.Г. җитәкчелегендәге "Арча" спорт мәктәбе командасы да катнашты. Курса-Почмак мәктәбеннән Ахмадеев Дилүс 1 нче урынны яулады. Урта Курса мәктәбеннән Бухаров Камил, Закирзянов Әлфис, Валиев Ильмирлар үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урында калдылар.
23.02.2020
Минем әти – иң яхшысы
Арчаның 11нче балалар бакчасында “Минем әти – иң яхшысы” дигән дигән уен үткәрелде. Балалар әти-әниләре белән бергәләп пазллар җыйдылар, җәяүлеләр юл аркылып чыгу урыныннан ничек куркынычсыз чыгарга икәнен искә төшерделәр, ”тоннель” аша үттеләр. ЮХИДИ бүлекчәсеннән Энҗе Мөхәммәтҗанова барлык балаларга яктылык кайтаручы элементлар һәм китаплар бүләк итте.
22.02.2020
Аларның тормышы урман белән бәйле
20 февральдә Үрнәк бистәсендә әнә шул исемдә әдәби музыкаль кичә үтте. Төп геройларыбыз - урман шаулавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган Арча урман хуҗалыгының хезмәт ветераннары.
Үрнәк бистәсендә әнә шул исемдә әдәби музыкаль кичә үтте. Төп геройларыбыз - урман шаулавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган Арча урман хуҗалыгының хезмәт ветераннары. Очрашуыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстан АССР ның төзелүенә 100 ел һәм Арча районы оешуга 90 ел уңаеннан оештырылды. Кичәбезне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов ачып җибәрде.
21.02.2020
Халыкара туган тел көне уңаеннан Арчада шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды
21 февраль –Халыкара туган тел көне уңаеннан Арча шәһәре 3 нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында 2020 елның 19 февралендә районкүләм “Мин яратам сине, Татарстан!” шигырь конкурсы узды.
Барлыгы бәйгедә Арча район мәктәпләренең 1-8 сыйныфларыннан 67 укучы катнашты. Алар төрле авторларның туган илгә, туган телгә, Татарстанга багышланган шигырьләрен сөйләделәр.
20.02.2020
Бирәзә егете Айдар Фәйзрахманов Арча мәктәбендә укыган
Рус мәктәбендә укый гына башлаган чагында, яшьтәшләре аның белән танышырга теләп эндәшкәч, «Я по-русски не знаю», – дип кенә җавап биреп тора башта. Ияләшеп китә аннары.
Айдар ул чакта җырчы булу турында хыяллангандырмы, юктырмы, әти-әнисе аңа иң беренче чиратта тирән белем бирергә тели. (Башка балаларына да шулай, әлбәттә.) Башлангыч сыйныфларны үз авылында тәмамлагач, аны Арчадагы 1 нче рус мәктәбенә бирәләр. (Мәктәп Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы герое Валентин Ежков исемен йөртә.) Арчага авылдан дүрт чакрым ара. Көн саен иртүк җәяүләп юлга чыгасы, җәяү кайтасы. Малай язын-көзен велосипедта, кышын чаңгыда йөрергә гадәтләнә. Велосипедны җәй көне ат көткән акчасына үзе сатып ала!
19.02.2020
Арча көрәшчеләре уңыш яулый
Биектауда М.Җәлил призына көрәш ярышлары булды.
Анда 50 команда каташты. Арча районы командасы 6нчы урынны алды.
Арчадан Руслан Абдуллин һәм Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов үз үлчәүләрендә 3нче урынны алдылар.
18.02.2020
Алар тагын беренче!
Арча сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче Эльза Камалова җитәкчелегендәге “Ар-и-Эль” бию коллективы елдан-ел матур уңышлары белән куандыра. Күптән түгел тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште – Казанда үткән “На высоте” балалар иҗаты Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә коллектив беренче дәрәҗә лауреат исеменә һәм Гран-прига лаек булды. Котлыйбыз.
18.02.2020
Арчада Җәүдәт Хәсәнов исемендәге урам булырмы?
Арча сәнгать мәктәбенең залын тутырып җыелучыларның һәммәсе Җәүдәт Абдулла улы белән шәхси аралашкан кешеләр, укучылары, якыннары, туганнары, дуслары, 1982 елда ук чемпион булган, республиканың төрле районнарыннан килгән шәкертләре...
Тормыш мизгелләр кебек уза да китә. Әле генә иртә була, шул арада кич җитә. Эш, мәшәкать дип, Адәм баласының бу болгавыр заманда үзенә бүләргә вакыты да җитми. Кем белә, бәлки үзенә игътибарны арттырган булса, авыргач дәваланса, Җәүдәт Хәсәнов та гомерен озынайта алган булыр. Хәер, тәкъдирдән котылып булмый...
18.02.2020
Фәнил Гәрәфиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы нәтиҗәләре
15 февральдә Арча стадионында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы нәтиҗәләре
17.02.2020
Итекле футбол ярышлары тәмам
Арчаның 7нче номерлы мәктәбе базасында “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Айван Мәдәният йорты тарафыннан оештырылган итекле футбол уеннары тәмамланды.
16.02.2020
Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры премьерасы
Кичә халык театры артистлары тамашачыларга Аяз Гыйләҗевның "Кияү урлау" әсәре буенча куелган "Урлыйкмы? Урламыйкмы?" комедиясе күрсәттеләр.
Арчалар үз артистларын аеруча ярата. Бүген дә Район мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Премьераны тамашачылар бик җылы кабул итте. Спектакль тәмамланганнан соң да алкышлар озак яңгырады.