События

Ул матурлыкны ярата 27.07.2018

Ул матурлыкны ярата

– Банк урамында яшәүче Илсөя үз бакчасында бик матур итеп чәчәкләр үстерә. Шул гүзәллекне барып карагыз әле! – дип шалтыраттылар редакциягә.

Чыгып киттем Арчаның Банк урамына. Тезелеп киткән күп фатирлы йортлар ишегалдыннан бакчаларны карап барам. Матур бакча күзгә ташланырга тиеш! Һәм… менә ул бакча! Кәгазьдә язылган адреска да күз салмыйча, фатирның ишеген шакыйм. Ишекне ачкан мөлаем ханымнан (танып белсәм дә!): “Дөрес килдемме?”  – дип сорыйм. Килер алдыннан шалтыратышып сөйләшкән дә идек. “Дөрес, дөрес”, – дип Илсөя мине өйгә чакырды. “Әйдәгез, башта бакчаны карыйк әле”, – дип, мин Илсөяне урамга дәштем.

Табигать юмартлыгына соклана-соклана чәчәкләрне карадык, фотоларга төштек. Төрледән–төрле чәчәкләр арасында “Күрегезче мине!” дигәндәй югарыга үрмәләгән роза гөле үзе бер могҗиза! Әйтерсең лә, биредә Сочи үзе!

Өйгә кердек. Биредә шулай ук тәрәзә төпләре, балкон чәчәкләргә күмелеп утыра.

– Иртән иртүк балконга кояш төшә. Гөлләргә зыян килә күрмәсен дип, сәгать 4-5ләрдә торып, үсемлекләрне идәнгә, күләгәгә алып куям, – дип сөйләде Илсөя ханым. – Коендырам, су сибәм. Хәзер 59 яшьтә. 25 яшьтән менә шундый инде мин.

Илсөя Соколова тумышы белән Югары Бирәзә кызы. Бишәү үсәләр. Кияүгә чыгып, ике бала үстерәләр. Кызы Альбина кияүдә, бүген Илсөя ханым улы Руслан белән яши. Юдино, Тольяттида яшәргә насыйп була. Төзелештә эшли. Илсөя ханым җылы якларда йортлар, кунакханәләр төзелешендә катнашуы, эштән буш арада кара диңгездә су коенулары, сәяхәт итүләре турында ләззәтләнеп сөйләде.

– Ә хәзер диңгез буена ял итәргә барасызмы? – дип сорыйм.

– Юк, – диде әңгәмәдәшем. – Диңгездә булганым бар. Көнне ничек үткәрәсең дигәннән, туганнарым белән аралашырга яратам. Улы белән яшәүче Рәшидә апам янына көн дә Арча станциясенә төшәргә тырышам. 91 яшендәге әтинең сеңлесенең дә хәлен еш беләм. Аның, туганым, сеңлем җаным, дип кулларымны сыпырулары җанга рәхәт бирә…

Безгә дә әнә шундый туган җанлы, шат күңелле, матурлыкны яратучы кешеләр белән аралашуы рәхәт. Матурлыкны яраткан кешенең күңеле дә матур була, диләр. Исән-сау бул, Илсөя ханым, алга таба да балалар бәхете, туганнар җылысы белән яшәргә язсын, чәчәкләрең белән  сөендереп тор!

Румия Саттарова




http://arskmedia.ru/2018/07/27/ul-maturlyiknyi-yarata/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение