События

Бүген–иртәгә уракка төшәбез 29.07.2018

Бүген–иртәгә уракка төшәбез

Россия авыл хуҗалыгы  үзәге филиалының Арча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин һәр көн диярлек басуларда, бу өлкәдә иң мәгълүматлы белгеч.

– Кындырак өлгерде, – ди ул. – “Ватан”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре аны урырга кереште инде. Уңышы әйбәт булачак. “Игенче” хуҗалыгында игеннәрнең торышы яхшы. Технологияне кулланып үзләре планлаштырылган уңышка эшлиләр. Арыш барлык хуҗалыкларда да әйбәт уңыш бирәчәк. “Память Кунакбаева” сорты аеруча уңды.

Борчак та өлгереп килә. Кузаклары 50–60 процент өлгереш фазасында. Аларны киләсе дүшәмбедән ура башларга була. Арышны чама белән 5 августтан суга башларлар, дип уйлыйм. Әлегә 40–50 процент дымлылыкта. Эссе һава өлгерүне тизләтә. Яңгырлар бөртекләрнең тулы булып өлгерүе өчен бик файдалы булды.

Билгеле, сабан культуралары белән эш катлаулырак. Яңгырлардан соң яңа катлам күтәрелеп чыкты, бу аның тигез өлгерүенә зыян салачак.

Ындыр табакларында эш кайный, чистарталар, агарталар, чистарту, киптерү җайланмаларын көйлиләр. Алар яңа уңыш кайта башлаганчы әзер булырга тиеш.

– “Ватан” хуҗалыгы басулары бигрәк тә чиста, аерым игътибарга лаек, – дип дәвам итте Р.Мортазин. – Орлыкчылык хуҗалыгы да түгел әле ул. Баш агроном Рәис Рамазановның тырышлыгы, хуҗаларының ярдәме нәтиҗәсе бу. Мин районда пенсия яшенә кадәр агроном булып эшли алган башка кешене белмим.

Шушы көннәрдә махсус комиссия Арча элеваторының әзерлеген карады. Бик әйбәт әзерләнгәннәр, складлар чистартылган, агартылган, капкасына кадәр яңартылган.

“Курса МТСы” ширкәтендә комбайннарны басуга алып чыгып контроль сугу үткәреп карадылар. Дөрес, әлегә игеннәрне суктырырга иртәрәк. “Ун көнсез сугарга чыгып булмас әле”, – ди хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдинов. Әмма аңарчы комбайннар тулы әзерлектә булырга тиеш. Җәймә җәеп, шуның өстенә комбайнны кертеп салам, ашлык салып эшләтеп карадылар. Күпме эзләсәләр дә, коелган бер бөртек тә таба алмадылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев та курсаларның һәр эшне җиренә җиткереп башкаруларын билгеләп үтте.

Азык әзерләү дә дәвам итә. 16 июльгә бер шартлы терлеккә 15 центнерга якын азык әзерләнде. “Тукай” ширкәтендә – 28, “Казанка”да – 21 центнер.

“Кызыл Яр” ширкәтендә сыттырылган арыш әзерләячәкләр. Моңа кадәр бу алымны “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” хуҗалыклары кулланды. “Сыттырылган кукурузны бигрәк яратып ашадылар, арпаныкы бар әле”, – ди “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов.

Бу ысулны куллану урып–җыюны иртәрәк башларга (дымлылык югары булу комачауламый), комбайннарны төп урак башланганчы көйләп бетерергә ярдәм итә. Мондый азык терлекләр өчен дә бик файдалы.

Ильяс Фәттахов

“Курса МТСы” ширкәтендә комбайннарны сынап карадылар




http://arskmedia.ru/2018/07/27/b-gen-irtaga-urakka-t-shabez/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение