События

Игелекле эшләр. Халык хәтере 06.08.2018

Игелекле эшләр. Халык хәтере

Сикертән авылының тарихта үз урыны бар. Монда татар әдәбияты классигы, атаклы халык драматургы Галиәсгар Камал туган. Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе шушы авылныкы. Булачак язучы үзе дә Сикертән мәктәбендә укыган, соңрак укыткан. Педагогия фәннәре кандидаты, профессор, бик күп  дәреслек, программа һәм методик кулланмалар авторы Мәрьям Хәсәнова шулай ук Сикертәннән.

Әлеге шәхесләр истәлеген кадерләп саклыйлар, мәктәпкә Галиәсгар Камал исеме бирелде, Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлап истәлек тактасы куелды һ.б.

Авыл халкы хәтерендә яши торган тагын бер шәхес бар. Ул – 1919–1944 елларда авылның мулласы булган Хәсән Абдуллин. Гаҗәеп язмышлы, мулла булганы өчен күп михнәтләр кичергән, Казан шәһәрендә туып, 92 яшендә Сикертәндә вафат булган кеше ул.

Хәсән мулланы авыл кешеләре чакырып кайтара. Мөхәммәт Мәһдиев аны үзенең истәлекләрендә “укымышлы мишәр мулласы Хәсән хәзрәт” дип хөрмәт белән яза. Зыялы нәселдән була ул. Аның бертуганы Рабига – Фатих Әмирханның әнисе. Хәсән мулланың хатыны Шәмсехәят – шагыйрь Нәҗип Думавиның бертуганы.

Хәсән хәзрәт Сикертәндә совет чорында муллалык итә башлый. Авыл халкы белән уртак телне тиз таба, авылны, аның кешеләрен үз итә, алар белән юкны бар, барны уртак итеп яши. Тора–бара хәтәр еллар башлана, Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгать абыйга да мулла малае булуын кичерә алмыйлар, кышкы кичтә җылы өеннән, берсеннән–берсе кечкенә балаларыннан аерып алып китәләр, яла ягып атып үтерәләр. Хәсән муллага да  тынгылык бирмиләр, Яңа Чүрилегә (ул вакытта район үзәге) чакырып: “Нинди максат белән кайттың? Монда сиңа нәрсә калган?” – дип үзәгенә үтәләр. “Ул явыз оешманың бинасы башта Чүриле чиркәвенә инеш аша гына карап тора иде, агач йорт, такта бүлмәләр. Сорау алганда ул такталарның шыгырдавы, шәт, чиркәүгә ишетелгәндер…” – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Ачы тәҗрибә” китабында.

Хәсән мулланың өен, булган мөлкәтен  тартып алалар. Шунысы гаҗәп, авыл халкы (ул елларда авыл нык була әле) бердәм күтәрелеп мулланы яклый, язгы юл өзегендә арба тартып, аңа әйберләрен төяп өенә кайтара. Әйтүләренчә, аның милкен өч тапкыр конфискациялиләр, әмма халык һәрвакыт яклап чыга.

Мәчет манарасын кисеп, муллалыктан ваз кичтерсәләр дә, бу кеше үз иткән Сикертәненнән, аның миһербанлы халкыннан аерылмый, кыйбласын югалтмый, хәзер дә ул авыл зиратындагы, мәңгелек йортта.

– Минем әти белән Мәрьям Хәсәновна (Хәсән мулланың кызы) гел элемтәдә торды, – ди “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Мәрьям Хәсәновна да авылыбызны ярата иде. Ул әтисенең истәлеге булган нигезне ничек тә саклау теләген әйткән, әти дә, Хәсән мулланы хәтерләүче башка өлкән кешеләр дә шундыйрак фикер әйтә иде. Сикертән халкы хәтерендә буыннардан–буыннарга тапшырылып килүче бу шәхес истәлеге онытылырга тиеш түгел. Без аның нигезендә менә шушы кечкенә генә йортны салып куйдык.

Манаралы, айлы бу йорт янына узган шимбәдә күп кеше җыйналды. Җәүдәт хәзрәт коръән укыды, шунда ук намаз да укыдылар. Хәсән мулланың оныклары үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.

Бу көнге вакыйгалар әле моның белән генә тәмамланмады. Халык төзекләндерелгән юлдан барып, яңа күпердән чыгып “Саф чишмә”гә  юнәлде. Каршыда искиткеч манзара ачылды: җәйрәп яткан түгәрәк күл аның каршында зәвык белән эшләнгән чишмә өе, бераз читтәрәк су җыелу өчен эшләнгән гөмбәзле бина.

– Бу урында чытырманлык иде, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Авылның ир–егетләре чистартты, кисте, ташыды. Безнең легендар тракторчыбыз Зәкәрия абый Динмөхәммәтов менә шушы күл урынын казыды. Монда авылның өлеше кермәгән бер кешесе калмады.

Авыл һәм район үзешчәннәре матур концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Янәшәдәге болында бар халыкны пылау белән сыйладылар.

Кайтып китәсе килми торган бәйрәм булды бу!

Ильяс Фәттахов

в










http://arskmedia.ru/2018/07/22/igelekle-eshlar-halyik-hatere/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение