События

Легендар шәхес 21.07.2018

Легендар шәхес

Иске Ашыт авылында яшәүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхрахманова Саяра Гыйбадулла кызына 90 яшь тулды.  Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Саяра Фәтхрахманованы районыбызда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Иске Ашыт авылында туып–үскән кыз, сугыш еллары һәм аннан соңгы чордагы авырлыкларны үз җилкәсендә татыган. “Капчык белән элеватордан симәнә ашлыгы ташыдык. Кире кайтканда аяклардагы чабаталар таралып бетә иде”, – дип искә алды ветеран.

Бервакытны аны кәнсәләргә чакыралар: “Без сине клубка куярга булдык, әниеңне карарга да җайлы булыр”, – диләр. “Үземнән өлкәннәрне тыңлата алмам мин”, – ди унтугыз яшьлек Саяра. “Үзем булышырмын”, –диде авыл Советы рәисе Әхмәтхан абый. Сүзендә торды, бер ай буе кичләрен клубка килеп утыра торган булды”.

Клуб дигәннәре мәчетне сүтеп салган бина була. Анда салкын, су ката. Залны, сәхнәне кичләрен лампа кабызып яктырталар.

Авыл халкы җыр–биюне, спектакльләрне ярата. Егетләрне, кызларны үзешчән сәнгатькә тарту өчен нәкъ менә Саяра кирәк булган икән. Клубны булдыра алганча бизиләр, тәртипкә китерәләр. Беренче спектакльне (“Җәмилә”) куйганда пәрдәләрне мәктәптән алып торалар. Репетиция ясаганда бик туңып китсәләр мич әйләнәсендә йөгереп җылыналар.

Тора–бара бар да җайлана. Мөдир артка чигенергә уйламый да. Киемнәр тектерәләр, музыка кораллары алалар. Яшьләр клубка тартыла, сәләтләрен ача. Атка утырып күрше–тирә авылларга концерт–спектакльләр белән баралар.

– Җәяү дә йөри идек, – ди Саяра апа. – Мин һәрвакыт алдан барырга тиеш бит, язгы боз ватылып агып китә яздым.

Казанга смотрга барырга автобус булмагач, инструментларны күтәреп поезд белән баралар.

Колхоз эшеннән арып кайткан яшьләр төнге берләргә, икеләргә кадәр спектакль өйрәнәләр. Саяра өйгә көндезге ашка гына кайтып китә.

– Кайнанам, ирем бик әйбәт кешеләр булды, – ди ул. – Берсүз әйтмиләр иде. Өйдә берәр нәрсәне таба алмасалар: “Саяра клубка алып киткәндер”, – диләр икән.

Саяра апа драма театры, курчак театры, вокаль–инструменталь, фольклор–бию ансамбльләре оештыра. Күпме хезмәт, энергия, йокысыз төннәр белән ирешелгән моңа. Иске Ашыт клубы җиде ел рәттән районда беренчелекне яулый.

– Болай бик үк күңелле түгел, беренче урынны башкаларга бирегез инде, дип барып әйттем, – ди ул.

Драма коллективы 1982 елда “Халык театры” дигән мактаулы исемгә лаек була (хәзер ул “Саяра” исемен йөртә). 1984 елда мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен Саяра  Фәтхрахмановага “Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелә.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Улы Фердинандны инде биш яшендә үк урындыкка бастырып җырлата торган була. Үсә төшкәч спектакльләрдә ана белән ул бергә уйный башлыйлар.

Фердинанд Фәтхи (Фәтхрахманов) Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач туган авылына кайта, музыка укытучысы, мәдәният йорты директоры бәулып эшли. 1990 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый. “Татарстан Республикасының атказанган артисты, “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Саяра апа улы Фердинанд тәрбиясендә яңа төзелгән йортта яши.

– Минем иң зур байлыгым – әнием, – ди Фердинанд Фәтхрахманов. – Мин бу тормышны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм.

Ильяс Фәттахов




http://arskmedia.ru/2018/07/20/legendar-shahes/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение