События

Арчада зона семинары 01.08.2018

Арчада зона семинары

31 июльдә Арча районының “Игенче” хуҗалыгы базасында урып–җыю эшләрен, көзге чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салуны оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә узды. Анда  Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар һ.б. катнашты.

Семинарда катнашучылар Арча сорт сынау участогы биләмәләрен карадылар. Югары җитештерүчән техника күрсәтелде, көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү булды.

Марат Әхмәтов игеннәрне урып–җыюны югалтуларсыз башкарып чыгу бурычын куйды. Һәр комбайнны иртән кырга чыгар алдыннан җентекләп карарга. Көзге чәчүдә узган елгы ялгышлыкларны кабатламаска.




http://arskmedia.ru/2018/07/31/archada-zona-seminaryi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение