Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бөтендөнья татар яшьләре –Арчада
1–5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Гадәттә ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара делегатлары бер көннәрен безнең Арчага кайтуга багышлый. Бу юлы да шимбә көнне арчалар (җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр) форум делегатларын каршы алды. Үзәк стадионда шимбә кичендә онытылмаслык матур чара булды.
Кунакларны милли киемнәрдән гармунчылар сәламләде. Милли көйләрне яшьләр алар яныннан аерылып китә алмый тыңлады.
– Бүген бирегә 20дән артык автобуста 1000нән артык кеше килде. Алар Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30 чит илдән, шулай ук республика районнарыннан. Иң актив яшьләр. Бер өлешебез Болгарга, икенчебез Балтач районына барган иде. Кичкә менә биредә очраштык. Һәркайда бик яхшы каршы алдылар. Яңгырга да эләктек, әмма барысының да күңеле көр, – диде Бөтендөнья татар конгрессы оештыру комитетыннан Арча кызы Гөлшат Харисова.
Чыннан да, яшьләрнең активлыгына исем китеп карап тордым, кызыксынып күзәттем, кайберләре белән аралашып та алдым. Алар бер минут тик тора белми. Музыка башлануга бииләр, шул арада сәхнәгә йөгереп менеп җыр сузалар. Шунда гына туй мәҗлесе бара иде, аларны да камап алып, асфальтны “дер селкетеп” биеп алдылар. Һәрберсенең йөзләрендә елмаю, очраган бер кешегә сәлам бирәләр, хәлләр сорашалар. Милли киемнәрдән, калфаклар кигәннәре дә күп. Ул көнне стадион күгендә (болытлы иде) кояш чыккандай булды, тирә–юньгә яшьлек дәрте таралды.
Кул эшләре осталары Анна Петрова, Гүзәлия Копылова (ул Кәче мәктәбендә технология укыта. Укучыларын да чигәргә, тегәргә, калфаклар ясарга да өйрәтә. “Тукай оныклары” лагеренда осталык дәресләре дә күрсәтте), Альбина Зыятдинова, Рәмзия Галимҗанова, Әлфия Сабирова (алар инде күптәннән таныш данлыклы осталарыбыз) чиккән түбәтәйләр, калфаклар, теккән яулыклар, рәсемнәр төшерелгән тәлинкә–чокырлар белән күргәзмә оештырганнар иде. Кызлар алар янында да тукталырга, Арча турында истәлеккә бүләкләр алырга да өлгерделәр.
Башкалар ду китереп биегән арада читтәрәк елмаеп карап торган ике кыз янына бардым. Ижаудан Гөлфия Әхтәмова һәм Гүзәлия Кашапова булып чыктылар.
– Үзебездә “Иман” татар яшьләре берлеге бар. 18–35 яшьлек 300 кешене берләштерә. Татар телендә төрле чаралар оештырабыз, – диделәр алар. – Без татарча өйдә генә сөйләшәбез. Шәһәрдә бер генә мәктәптә татар теле дәресләре укытыла. Кызганыч, без анда белем алмадык.
– Мин татар телен бик начар беләм. Өйдә дә үз телебездә сөйләшүче юк. Шуңа Татарстанда үткәрелгән чараларда катнашырга тырышам, бер–ике сүз булса да өйрәнеп китәм. Биредә бар да татарча сөйләшә. Тыңлап торырга шундый рәхәт. Күңелгә, йөрәккә ятышлы, үзебезчә, – дип кушылды безне аңларга тырышып тыңлап торган Краснодар егете Илнур Нурмеев.
– Бу форумда “Татар милләтен, телен, гореф–гадәтләрен үстерүдә, үзенчәлекләрен саклауда татар яшьләренең роле” турындагы мәсьәләгә зур урын бирелде. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартып, телебезне юкка чыгару турында сүз барганда бу бик вакытлы тема. Мин үзем өйдә әти–әни белән татарча гына сөйләшергә тырышам, – диде Ульяновск шәһәреннән Динар Хәлимов.
Берләшкән Гарәп Эмиратларыннан килгән 32 яшьлек Ислам Шәңгәрәевның сөйләве бөтенләй гаҗәпләндерде.
– Телсез милләтнең киләчәге юк. Үзебез үз телебезне, гореф–гадәтләребезне сакламасак, аны безнең өчен кем эшләр? Мин үзем 11 балалы гаиләдән, иң олысы. 15 ел шушы илдә яшибез. Яртыбыз биредә туган. Инглиз, гарәп, рус, татар телендә сөйләшәбез. Әти–әни үз телебезне онытмас өчен бик нык тырыша. Татарстаннан укытучылар чакыртып, акча түләп үз телебезгә өйрәнәбез. Балаларыбыз татарча шигырь сөйли, җырлый, бии белә. “Казан” дип исемләп ресторан ачтык. Татар милли рухына туры китереп бизәдек, милли ризыклар пешерәбез, милли чаралар оештырабыз. Без гореф–гадәтләребезне дә онытмаска тиеш. Тырышсак, Аллаһы Тәгалә дә телебезне саклар, дип уйлыйм, – диде ул.
Үзәк стадионда ул көнне бик зур һәм матур бәйрәм булды. Яшьләрне район башлыгы Илшат Нуриев һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сәламләде. Аннан сәхнәгә “Татар кызы – 2018” Бөтендөнья бәйгесенең финалына үткән берсеннән–берсе чибәр татар кызлары чыкты. Форум делегатлары чыгыш ясады, җырлады, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләде. Концертны Галиәсгар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән безнең Риләбез (Арча Мәдәният йортыннан Рилә Абдрахманова) алып барды. Танылган татар эстрадасы җырчылары да сәхнәгә чыкты.
Американың Питтсбург шәһәреннән кайткан Алия Фатыйхованың чыгышын сокланып күзәттем. “Кайту” дигән җырны ул искиткеч матур башкарды. Чыгыш ясап төшкәнен көтеп торып, аралашып та алдык. Ул шунда ук ире Илнарны чакырып китерде.
– Мин 5 ел Америкада яшим, Илнар 10 ел. Аның әби–бабасы Арча районы Кызыл Утар авылында яшәгән, әти–әнисе Иске Чүриледә. Хәзер әнисе Казанда. Америкада Сабантуйларда җырлап йөрдем, шунда танышып та киттек. Бергәләп татарларны туплап, төрле чаралар үткәрү белән дә шөгыльләнәбез. Татарча кинофильмнар да күрсәтәбез. Мин җырлар да язам. Питтсбургта 2 татар гына иде, 30га җыелдык инде, – диде Алия.
Берәүләр сәхнә каршында милли моңнар белән хисләнсә, икенчеләр уеннарда катнашты. Чүлмәк тә ваттылар, капчык белән дә “сугыштылар”, иңнәренә сулы чиләк–көянтә куеп та, капчык киеп тә йөгерделәр, “торба” аша да чыктылар. Спорт уеннарында да үзләрен сынаучылар, көрәшчеләр дә табылды.
– Миңа яшьләрнең активлыгы ошый. Аларга сокланып туя алмыйм, – диде Франция татарлары җәмгыяте җитәкчесе Әлфия Айзатова. – Мин үзем Казан кызы. Әмма киткәнемә 36 ел инде. Башта Мәскәүдә яшәдем. 15 ел инде Франциядә гомер итәм. Сезнең төбәктә бик ошады. Үскән, алга киткән як. Оештыру бик көчле. Үз ягым, үз милләтем, үз телем булуына горурланып йөрим.
… Бәйрәм соңга кадәр дәвам итте һәм салют белән тәмамланды.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2018/08/08/b-tend-nya-tatar-yashlare-archada-fotoreportazh/