Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
“Мулла” – чын сәнгать үрнәге
Кушлавычка ул бик кирәк иде. Тукай туган авылның бер музей белән генә түгел, башка аны танытырлык урыннар белән дә баетылуы турында сүз бара. Татарстанда егермедән артык чишмәне төзекләндергән “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе, мактанып (мактанырлыгы бар) якташыбыз дияргә дә онытмыйк, Лотфулла Шәфигуллин шуңа игътибар иткән, күрәсең. Ул тарихи “Мулла” чишмәсен төзекләндерергә алынган һәм бу эшне һәрвакыттагыча үзенә хас төгәллек, зәвык белән башкарып та чыккан. Тау кырыенда урнашкан чишмәгә бару юлындагы елгага басма да салдырган.
26 июль көнне Кушлавычта төзекләндерелгән “Мулла” чишмәсен ачу тантанасы булды. Беренче мизгеленнән үк ул чын бәйрәмгә әверелде. Бу көнне “Ак калфак”ларның да биредә булуы тантананы тагын да тулыландырып җибәрде.
Гадәттә, бездә шундый изге эшләр хәер–фатиха белән башланып китә. Авыл мулласы Әсфәндияр хәзрәт Бикчәнтәев дога укыганчы үзенең фикерләрен дә белдерде, теләкләрен дә җиткерде.
– Бу бизәлгән, матурланган чишмә генә түгел, чын сәнгать үрнәге. Эшләткән кешеләргә зур рәхмәт, – диде ул. – Элек–электән халык чишмә тапкан, аны карап, яңартып торган. Без ул гадәтне дәвам итәргә тиеш.
– “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин бик күп изге эшләр эшләгән кеше. Быел ул пресс–хезмәт җитәкчесе Рөстәм Зәкуан белән Тукай бүләгенә лаек булды һәм шул акчаны Тукай белән бәйле объектларны төзекләндерүгә тотачагы турында белдерде. Һәм сүзендә торды. “Мулла” чишмәсе дә шулар исәбенә керде, – диде үзенең чыгышында “Таттелеком” оешмасының генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров. – Данлыклы Кушлавыч – шагыйрьнең кендек каны тамган урын. Татар халкының һәйкәленә әверелсен, читтән килгәннәр шунда барып дога кылсыннар. Бу чарада бөтен дөньядан җыелган “Ак калфак”лар булуы безнең өчен зур горурлык. Бөтен татар халкына җиткерерлек изге урын һәм эш бу.
Аңа җавап итеп тантананы алып баручы Кушлавыч авыл клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева кызыклы фикер җиткерде. Авыл халкы белән киңәшләшеп, чишмәгә бару юлындагы елга аркылы салынган басманы “Лотфулла басмасы” дип атарга булганнар.
– Адәм баласы тугач та, шулай ук соңгы юлга озатканда да аның ирененә су тидерәбез. Биредә Габдулла Тукай ирененә тидерелгән су чишмәсе яңадан торгызылган. Яңа өйләнешүчеләр Лотфулла басмасы аша шушы чишмәгә төшүне матур гадәткә кертсен, өлкәннәр дә аның янында еш булсын иде. Бу чишмә янында кычыткан үсәргә тиеш түгел. Милләт чишмәсе, суын Тукай авыз иткән чишмә бу, – диде авыл халкына мөрәҗәгать итеп Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.
Кушлавыч кечкенә авыл булса да аннан бик күп танылган шәхесләр чыккан. Кайберләре чишмә ачу чарасына махсус кайткан. Шуларның берсе Кушлавычта туып–үскән язучы Әнәс Галиевның сеңлесе (язучы Нур Гыйззәтуллинның хатыны) Татарстан Республикасының атказанган табибәсе Мәсхүдә Гыйззәтуллина.
– 54 ел әти шушы чишмә суын эчкән. Аны бу авылга мулла итеп җибәрәләр. Аннан репрессиягә эләгә. Мин балачакта аннан су ташыдым. 14 яшемдә авылдан киттем. 50 елдан соң туган авылымда яңадан йорт салып чыктым. Җәйләрен бирегә кайтып торам. Кушлавычның һәр почмагы, аеруча шушы чишмә минем күңелемә бик якын. Чишмәне төзекләндерүләренә сөенеп туя алмыйм, – диде ул.
– Аның суы салкын да тидерми. Балачакта кышларын чишмә янындагы елгада хоккей уйнаганнан соң тешләрне сындырып салкын суын эчә идек. Тамак авыртканны хәтерләмим, – дип өстәде шулай ук Татарстанның атказанган табибы Кушлавыч егете Газинур Галимҗанов.
Бәйрәм җыр–биюсез узмый. Авыл үзешчәннәре тантананы тагын да ямьләндереп, тирә–юньгә татар моңы тараттылар. Фольклор төркем “Мунчала салу” күренешен күрсәтте. Бар халык “Мулла” чишмәсе суыннан авыз итте. Эссе көнне салкын чишмә суы тәнгә сизәт, йөрәккә дәва, күңелгә дәрт биргәндәй булды.
– Татар милләтенең даһие, тел чишмәсе Тукаебызга гомер биргән җирлектә басып торуыбыз белән горурланабыз. Шагыйрь туган җиргә килү – һәр кешенең теләге. Без моңа ирештек, – диде Бөтендөнья хатын–кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. – Татар булып калыйк. Милләтебезне саклыйк, балаларыбызны милли рухлы итеп үстерик. Бу – безнең бурычыбыз.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2018/08/06/mulla-chyin-sangat-rnage/