События

“Очрашу урыны – Мөхәммәт Мәһдиев музее” 19.08.2018

“Очрашу урыны – Мөхәммәт Мәһдиев музее”

Шушындый шигарь астында 15 нче август көнендә Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 1984 нче ел чыгарылышы студентлары утыз биш елдан соң үзләренең остазлары, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең музеенда очраштылар. Очраштылар дип әйтү, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер, ә күңелләре кушканга, укытучыларының туган җиренә  килү теләге көчле булганга кабат Гөберчәк авылына килделәр. Чөнки моннан ун ел элек алар шулай җыелганнар иде, ул вакыттагы  матур очрашу мизгелләре бүген дә хәтердә саклана.

1093 нче группаның егерме дүрт студентының уникесе бу очрашуга килә алды . Музей фонды белән бер кат танышкач, һәрберсе үз фикере белән бүлешергә булдылар. Иң беренчеләрдән якташыбыз, Мөрәле авылы кызы Альмира ханым сүз алды. Ул Мөхәммәт аганың кайбер кызыклы фикерләрен дәфтәр битенә язып барган. Шуларны укып группадашларын сөендерде һәм язманың күчермәсен музей фондына бүләк итте. Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова :” Мөхәммәт аганың рухы дәшкәнгә килдек без бу җиргә”, — дип истәлекләре белән бүлешсә, яңадан да Мөрәле авылы кызы  Фәйзиева Фирдания укытучылардан алган белем югары дәрәҗәдә булса да, шул заман таләпләренә җайлашыр өчен яңа тормыш университеты үтәргә туры килүен ассызыклады. Чыгышы белән Балтач районыннан булган адашым, Халидә ханымның студент вакытында ук оста хикәяләр сөйләүче, үзе дә аларны язуын белдерсәләр, Һашим әфәнде Мөхәммәт аганың үз кулы белән аңа язган хатын укып, аның күчермәсен музей фондына бүләк итте. Асия Гыйләҗиева-Рәхимова университетны тәмамлагач, кафедрада укытырга калуын һәм Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә алты ел эшләвен искә алды. Шул чордагы күңелле мизгелләрне искә төшереп, көлештеләр дә, ямансулап, Мөхәммәт аганы сагынып та куйдылар . Асия ханым остазына багышлап 1990 нчы елда язган шигырен дә укыды. Ул аны блокнотына язган булган, шигырен фондка тапшырды. Шатлык-сөенечләр янында үкенечләрнең булуын да искәртте ул. “ Ник шул вакытта Мөхәммәт абый янында күбрәк вакыт утырылмаган, нигә аңа күбрәк сораулар бирелмәгән, киңәшләр соралмаган “, — дип өзгәләнде  Асия ханым.

Очрашуга килгән һәрберсенең хис-тойгыларын, кичерешләрен ак биткә язып кына аңлатып булмый сыман. Аларның йөзләрендә кояш балкыса, күңелләрендә моңсулык хөкем сөрә . Чөнки остазларына карата булган мәхәббәт, сагыну , юксыну ята анда. Группадашлар язучының туып-үскән йорты территориясе белән дә таныштылар һәм аның каберенә зыярат кылдылар. Кабат очрашулар насыйп булсын иде дигән теләк белән музейдан саубуллашып китеп бардылар.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире.

http://arskmedia.ru/2018/08/16/ochrashu-uryinyi-m-hammat-ma-diev-muzee/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение