События

Лесхоз мәктәбенә – 55 ел! 06.11.2015

Лесхоз мәктәбенә – 55 ел!

Районда, республикада гына түгел, Россиядә күренекле урын тоткан мәктәпнең ике “5”ледән торган юбилеена килгән кунаклар шактый иде. Алар арасында беренче чыгарылыш сыйныфы укучылары, ветеран укытучылар, төрле һөнәр ияләре бар.

Бәйрәмне оештыручылар күңел җылысы биреп тырышкан. Күз алдына мәктәпнең үткәне, бүгенгесе бөтен тулылыгы белән килеп басты.

Әлеге мәктәпне төзү турында карар кабул иткәндә Үрнәк бистәсе балаларының 23 километр ераклыктагы Арчаның 1нче урта мәктәбенә йөреп укырга мәҗбүр булулары да исәпкә алына. Сигезьеллык мәктәпкә калкулыктагы урман эченнән урын бирәләр. Аны төзүдә бистәдәге оешмалар, һөнәри училище коллективлары, авыл халкы зур тырышлык куя. 1960 елның 1 сентябрендә яңа мәктәп беренче укучыларын кабул итә. Барысы 168 бала, 12 укытучы, Равил Сафин — беренче директор.

1992 елдан сигезьеллык мәктәп урта мәктәпкә әверелә. Лесхоз мәктәбен урта мәктәп итеп үзгәртү турындагы Арча башкарма комитеты карарына Рөстәм Миңнеханов кул куйган. 1996 елда яңа бина төзелә. Аны ачу тантанасында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

Бүген бу мәктәптә Үрнәк бистәсе һәм тагын ун авылдан килгән балалар белем ала. Һәр мәктәпнең иң зур дәрәҗәсе — аның укучылары. Ә укучылар ирешкән уңышлар — бердәм укытучылар коллективының хезмәт нәтиҗәсе.

Лесхоз мәктәбе барлык фәннәр олимпиадаларында катнашып килә. 1996–2014 елларда республика күләмендә — 55, Россия буенча 17 призлы урын яулаганнар. Россия күләмендә укучыларны олимпиадаларга әзерләү биология һәм экология укытучысы Наталья Сафиуллина исеме белән бәйле. Аның укучылары Илдар Якупов, Шамил Шәяхмәтов, Динара Ибраһимова, Эмилия Сафиуллина, Ришат Нуриев, Илназ Шәяхмәтов, Марат Зәйнуллин Бөтенроссия олимпиа- даларына экология фәненнән җиңүчеләр булдылар.

Мәктәптә укучыларга тирән белем бирү белән бергә, хезмәт тәрбиясе бирүгә, табигатьне һәм табигый байлык ларны саклауга зур игътибар бирелә. 1969 елда мәктәп урманчылыгы оештырыла. Урманчылык әгъзасы булган укучылар агач һәм куак орлыклары, дару үләннәре җыя- лар, питомникта эшлиләр. Кышкы айларда кошларны ашаталар һ.б. Мәктәп урманчылыгы күп укучылар өчен хезмәт башлангычы булып тора, алар тормыш юлларын урман белән бәйли. Мәктәп яулаган уңышларда урман хуҗалыгы җитәкчелеге һәм коллективының өлеше зур.

Лесхоз мәктәбе, “Россиядә елның иң яхшы мәктәбе — 2007” конкурсында җиңү яулап, көмеш кыңгырау белән бүләкләнде.

2009 елда яңа уңыш — бу юлы алтын кыңгырауга — Татарстанның иң яхшы мәктәбе билгесенә лаек булалар.

— Мәктәпнең үткәне данлыклы, бүген дә мәктәп коллективы районда күренекле урын тота, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. — Киләчәктә дә яңа җиңүләр белән шатландырырсыз дип ышанабыз.

Шушы мәктәптә җиде ел директор булган (алтын кыңгырау шул чорда бирелә), хәзерге вакытта район мәгариф идарәсе белән җитәкчелек иткән Зөлфәт Дәүләтбаев, шушы мәктәптә алты ел укыткан, хәзерге вакытта “ТНВ” каналында популяр “Туган җир” тапшыруын алып баручы Рамил Гарипов һ.б. иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

Ильяс Фәттахов

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение