События

Арчадан Ринат Сафин Казанбаш буасында өч чакрым йөзде 20.08.2018

Арчадан Ринат Сафин Казанбаш буасында өч чакрым йөзде

Арчадан Ринат Сафин, без аны “Шәрыкъ” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе буларак яхшы беләбез, Казанбаш буасында үткән “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнашып, өч яшь егетне генә уздырып, дүртенче булып килгән иде. Шунда ул ачык суда ерак арага йөзү, өстәвенә ярышу үзенең күптәнге хыялы булуы турында әйтте. Ә беркөнне Ринат безне бөтенләй дә гаҗәпләндерде.

– Мин Казанбаш буасында Кече Төрнәле турысындагы басмадан алып сулыкны буып куйган урынга, дамбага кадәр йөзеп барырга планлаштырам. Мин аны бергә  туры килгән һәм миңа кагылышды дүрт датага – физкультурачылар көне (яшьрәк вакытта волейбол уйный идем, йөгердем дә, чаңгыда да шудым, ә иң яратканым йөзү булды. Аннан быел ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырдым), авиация гаскәрләре көне (мин авиация гаскәрләрендә хезмәт иттем), төзүчеләр көне (милициядә егерме елдан артык эшләдем, отставкага киттем, хәзер алты ел инде “Энергосервис” ширкәтендә) һәм үземнең туган көнемә (12 августта 57 яшь тулды) багышладым.

2940 метр араны ул берүзе йөзеп үтәргә уйлый. “Башта үзем сынап карыйм, аннан ярышлар да оештырырга була. Гомумән, оешмалар арасында йөзү буенча ярышларны яңартырга кирәк. Элек спартакиада кысаларында була иде ул. Полициядә эшләгән вакытта шуларда катнашып, призлы урыннарны яулап килдем”, – ди ул.

– Ринат, “Фәйзуллин йөзүләре”ндә өч километр араны йөзеп үттең бит инде.

– Юк, аның кадәр булмады ул. Монысын үзем үлчәдем. 10 август көнне сезне Казанбаш буасына чакырам.

Кызыксынып киттем. Шушында ук “Энергосервис” ширкәте хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә иде. Димәк, Ринатның җанатарлары да бар. Йөзүчебез бик тәвәккәл күренде. Көймәдә озата баручы хезмәттәшләре белән Кече Төрнәле турысындагы басма турысына килдек. Таудан төшкәндә Ринаттан: “Дулкынланасыңмы?” – дип сорап куйдым. Ничектер икеләнгән шикелле тоелды. “Төне буе уйлап чыктым инде. Суы салкын, шунысы гына шикләндерә”, – диде ул.

Тәвәккәлләде бит Ринат. Суы салкын булса да, әйткән сүзеннән кире кайтмады. Ул йөзеп киткәннән соң без дамба турысына кире кайтып, аны көтеп тора башладык.Нәкъ бер сәгать тә дүрт минутта Ринатыбыз килеп тә җитте.

– Бик авыр булдымы?

– Юк, суы гына бик салкын иде. Берара икеләнеп тә куйдым. Әмма кире уйламадым. Хәзер, бер чокыр кайнар чәй эчсәм җылынам, – диде ул. – Мин сәгать тә 20 минутта килермен, дип планлаштырган идем. Тизрәк тә булган әле. “Фәйзуллин йөзүләре”ннән соң тәмам кызыгып калган идем. Уемда гел шул гына булды. Хыялымны тормышка ашырдым.

“Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев Ринат Сафинга фоторәсеме төшерелгән махсус кубок һәм бүләк тә тапшырды.

– Төзүчеләр булгач, төзүчеләр телендә сөйләшик. Дүрт кирпечне бер метр, дип алганда  син, Ринат, нәкъ тә 12 мең кирпечлек араны йөзеп үттең. Шулай дип языгыз, – дип шаярттылар хезмәттәшләре.

Аларның котлавы Ринат Сафин өчен үзе зур шатлык булды.

Гөлсинә Зәкиева

              

http://arskmedia.ru/2018/08/17/archadan-rinat-safin-kazanbash-buasyinda-ch-chakryim-y-zde-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение