События

Арчаның 2 нче мәктәбендә семинар узды 22.08.2018

Арчаның 2 нче мәктәбендә семинар узды

Татар теле, мари  теле һәм әдәбияты  укытучыларының  мәктәпләрдәге эшенең изге максаты  елдагыча анык һәм ул күңелләре дә изге булган ышанычлы кулларда.

20 нче август көнне Арча 2 нче урта мәктәбе базасында  татар теле һәм әдәбияты, һәм мари  теле әдәбияты  укытучыларының «Хәзерге заман таләпләре контекстында  милли мәгариф: бурычлар, проблемалар, хәл итү юллары» темасына  традицион август киңәшмәсенең  секция  семинары узды.

Секция эшендә  мәртәбәле кунаклар — якташ язучыбыз Вакыйф  Вәкил улы Нуриев,  “Казан арты” музее директоры урынбасары  Шәфигулла  Зәйнулла улы Гарипов, Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы  Мөхетдинов катнашты. Юбиляр язучы әсәрләреннән өзекләр укыды, мөгаллимәләрнең сорауларына җавап бирде,  иҗади  планнары   турында сөйләп  узды.

Киңәшмәнең икенче өлешен  мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча җаваплы методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы  “Арча муниципаль районыныда  милли мәгарифнең торышы: узган уку елы нәтиҗәләре, проблемалар һәм хәл итү юллары” дигән  чыгышы белән башлап җибәрде. Ул секция эшендә катнашучыларны узган уку елы нәтиҗәләре һәм  башланып килә торган яңа уку елында алда торган бурычлар   турында сөйләде. Гомумән, милли мәгарифне  үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең күп төрлелеген һәм шул ук вакытта нәтиҗәле икәнен  республикабыз күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда  укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның уңышлары раслый. Алдагы уку елларында да ирешелгән уңышларыбыз белән генә чикләнеп калмаска уйлыйбыз.

Әйе, 2017-2018  уку елында туган телләр буенча республика олимпиадалары күрсәткечләребез  куанырлык.   (2017 нчы елда – 18 урын булса, ә 2018 нче елда- 26 урын). Халыкара олимпиада,  «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе, «Сәйяр»  театраль фестиваль-конкурсларында да  җиңүче укучыларыбыз һәм коллективларыбыз  бар. “Тик бу ирешелгән уңышларыбыз милли белем диңгезендә бер дулкын гына әле.  Әгәр дә эшебезне республика күләмендә генә түгел, ә   инде регионара дәрәҗәдә дә җәелдерсәк, тагын да отышлырак булыр дип саныйбыз”,- диде Энҗе Габдулатҗан кызы .

Район методик берләшмә җитәкчесе Мифтахова Гөлчәчәк Әсхәт кызы “2014-2020 нче елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТР да башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын тормышка ашыруда белем бирү учрежденияләре эшенең төп юнәлешләре” турындагы  чыгышында яңа уку елында татар теле һәм әдәбияты, мари  теле һәм әдәбияты  укытучылары алдында торган бурычларны тагын бер мәртәбә ассызыклады. Дәүләт стандартлары таләпләреннән чыгып, ана телен укытуның төп бурычлары ул:укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү; татар теле гыйлеме, аның төзелеше, кулланылыш өлкәсе, төп нормалары, сөйләм этикеты, стилистик чаралары белән танышу, сүз байлыгын арттыру; тел фактларын анализлый, тел күренешләрен күрә, таба белү сәләтен, тәкъдим ителгән мәгълүматтан мөһимен сайлау осталыгын үстерү; алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү

Чыгышлар ана теле укытучыларын бүген иң борчыган “Туган тел һәм әдәбиятны бу елда ничек укытабыз?” мәсьәләсенә юнәлтелгән иде.  Ашытбаш урта мәктәбе укытучысы  Әүхәдиева  Миләүшә Рәшит кызының “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңалыклар. 5-9 сыйныфларда    “Туган тел” предметынг яңача укыту” проблемасын күтәргән, Арча 1 урта мәктәбе укытучысы Сафиуллина Гөлназ  Нәҗип  кызының “Башлангыч сыйныфларда “Туган тел” предметын укыту: яңартылган эчтәлек һәм перспективалар “ темасына багышланган, Арчаның 7 мәктәбе  укытучысы Фәйзуллина Алсу Мостафа кызының көн кадагындагы әһәмиятле яссылыкка- интернет ресурслардан файдалану мәсьәләсенә юнәлтелгән (ул үз чыгышында  “Татар теле: зур электрон тупланмалар платформасы” темасын яктыртты, платформада  эшләү тәртибе, төзелеше белән таныштырды) чыгышларында бу мөһим сорауга җавап табылды.

Ана телен укытуда  укытучыларыбыз туплаган һәм заман таләпләренә җавап бирерлек алдынгы  эш тәҗрибәсен хезмәттәшләр белән уртаклашып тору аеруча мөһим. Секция эшендә белем бирү процессында позитив нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган технологияләр, метод, алымнарны өйрәнүгә да зур урын бирелгән иде. Казанбаш  төп  мәктәбе укытучысы  Габдрахманова Луиза Минхаҗ кызы “Татар әдәбияты дәресләрендә шәхескә бәйле универсаль уку  гамәлләрен формалаштыру”,  Түбән Аты төп мәктәбе укытучысы Маликова Гөлүсә Гарафетдин кызы  “Татар телен укытуда укучыларда коммуникатив компетенцияне формалаштыру”, Арчаның 5 гимназиясе укытучысы  Гыйниятова Гөлүсә Расил кызы “Хәзерге заман шартларында  татар теле һәм әдәбиятын укытуда эффектив технологияләр куллану”, Урта Курса төп мәктәбе укытучысы Юнысова Рүзилә Котдус кызы “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларныда  дәрестән тыш эшчәнлекне үстерү” темаларына үзләренең уңай эш  тәҗрибәләрен яктыртып үттеләр.

Татар теле һәм әдәбияты, мари  теле һәм әдәбияты  укытучыларының куанырлык хезмәт уңышлары да шактый,  республикага таратырлык бай уңай эш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Димәк, татар теле һәм әдәбияты, мари  теле һәм әдәбияты  укытучыларының  мәктәпләрдәге эшенең изге максаты  елдагыча анык һәм ул күңелләре дә изге булган ышанычлы кулларда.

http://arskmedia.ru/2018/08/22/archanyi-2-nche-maktabenda-seminar-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение