|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
24.08.2018
Алан балалар мәйданчыклы булды
Узган шимбәдә «Курса МТСы» ширкәтенә кергән Алан авылында балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды. 30 хуҗалыклы Алан зур авылларны да көнләштерерлек итеп яши.
Быел биредә 4 туй булды, тиздән биш сабыйның дөньяга килүен көтәләр. Шунысы игътибарга лаек — мондый балалар мәйданчыклары хуҗалыкка кергән алты авылда да төзелде. «Алар барысы да үзара салым акчасы исәбенә төзелде, — ди авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. — Без урамнарга таш салып бетердек диярлек, халык балалар мәйданчыклары куюны сораган иде. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов моны хуплап алды, аның ярдәме зур булды».
http://arskmedia.ru/2018/08/22/alan-balalar-maydanchyiklyi-buldyi/


