События

Мөрәледә урам бәйрәме узды 25.08.2018

Мөрәледә урам бәйрәме узды

18 августта Мөрәле авылында икенче ел рәттән урам бәйрәме үткәрелде. Узган ел ул 26 нчы августта булган иде. Күкчә урамы бәйрәменә алдагы елда  килә алмаучыларның да өстәлүе нур өстенә нур булды.

Бәйрәм авылыбызның имам-хатыйбы Расыйп  Нәбиуллинның Коръән аятьләрен укып, шушы урамнарда яшәп бакыйлыкка күчкән әрвахлар рухына дога кылу һәм гаять бай эчтәлекле вәгазь сөйләү белән башланып китте. Былтыр үткәрелгән урам бәйрәменә быел шактый гына яңалыклар, үзгәрешләр дә өстәлде. Авылдашлар өчен “Бөдрә таллар арасында туган авылым Мөрәле” дигән контакт бите ачып җибәргәннәр. Күкчәдә туып-үскән Исламгали Минһаҗевның “Туган авылым Мөрәле” җырына клип ясалган. Чит илләрдә дә карый алырлык итеп, клипның авторы Тәлгать Зәйнуллин аны интернет челтәренә дә урнаштырган. Бүгенге көндә аны 8 меңнән артык кеше караган инде. Белсеннәр, күрсеннәр татарларның бәйрәмнәрен, йолаларын, ниләр майтарып ятканнарын! Клипта авылдагы сабантуй, узган елгы урам бәйрәмнәреннән, кыш көне берничә ел рәттән үткәрелә торган чаңгы ярышларыннан видеоязмалар кулланылган. Шушы   урамда туып үскән Вилдан Абдуллин Ташкич авылы кызы Зөлфия белән гаилә корып җибәргәннәр, шәһәрдә яшәсәләр дә, җае чыккан саен авылга кайтып-килеп йөриләр. Вилданның, эше буенча  командировкада булуы сәбәпле, бәйрәмгә  кайта алмасалар да, әниләре Гөлнара ханымга   яшьләрнең матур гаилә корулары белән котлап, үзебезнең хәер-фатихабызны, теләкләребезне ирештердек.

Узган елгы урам бәйрәме  күршеләребез Фирдүс абый белән Сылубикә апаның бергә тормыш коруларына  40 ел, Кыям абый Әхкамовның вафат булуына 45 ел тулган көнгә туры килсә, быелгысы да истәлекле булды: Нурфия һәм  Ранис Туктаровларның бергә тормыш коруларына 18 ел, ә урамыбызда бик күп игелекле гамәлләре белән барчабызны сөендереп торучы, Балтач ягыннан килен булып төшкән Зөлхия Харисованың туган көненә туры килде. Зөлхия апа гаиләсе  бүгенге көндә ялгыз гомер кичерүче, бер туганы да булмаган Файзә апа Галимҗанованы карап-тәрбияләп тора. Файзә апа аларга чиксез рәхмәтле. Авыл халкы исә Зөлхия апаның игелекле гамәлләренә соклана.

Күкчә урамы элек-электән үзенең тырыш, уңган-булган, һөнәрле халык булуы белән дан тоткан. Кайчандыр бу урам аерым авыл булган, болын башында  сабын заводлары эшләгән, дип сөйлиләр. Урамның һәр йортында дип әйтерлек җырчылар-биючеләр, шагыйрь-шагыйрәләр, балаларга дин сабаклары өйрәтүче мөгаллимәләр, абыстайлар яшәвен, гармунчылар булганын да әйтеп үтәргә кирәк. Җор телле, шаян, киң күңелле, ярдәмчел күршеләребезнең игелекле гамәлләренә  һәркайсыбыз шатланып-куанып яшибез. Туган якның кадере читкә киткәч тагын да ныграк сиздерә бит: шуңа күрә күршебез Роза апаның бу юлы да бер бәйләм сагыну хисләре тулы шигырьләр сөйләве бер дә гаҗәп түгел. Казанда яшәсә дә, туган авылының урам бәйрәменә кош тоткандай очынып кайтып җитә ул!

Исламгали абый Минһаҗевның тормышчан да, шаянрак итеп тә язылган шигырьләрен һәркем бик яратып тыңлады. Очрашуыбызның төп максаты үткәннәрне барлап, шушы урамнарда яшәп бакыйлыкка күчкәннәрне искә алу, истәлекләр белән уртаклашу иде. Туган телебезнең бүгенге язмышына чын шагыйрь битараф кала аламы соң инде? Җәлилче-галим, мөгаллим, танылган шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре  кандидаты, доцент, Татарстанның  атказанган  мәдәният хезмәткәре   Хәнәфи Бәдигыйның өлкәннәр һәм балалар өчен язылган шигырьләрен, үзенең сүзләренә иҗат иткән җырларын  мин зур горурлык хисләре белән тыңладым. Әти-әнисенең гаилә коргач, Бөек Ватан сугышына кадәр, бераз вакыт  Кырлай авылында, Тукай яшәгән фатирда торуларын әле кайбер күршеләребезнең ишеткәннәре дә булмаган икән. Шәхсән үзем, Хәнәфи абыйның иҗатын күз алдымнан үткәреп, аның әһәмиятен Тукай иҗаты, Тукай бөеклеге  белән янәшә куеп чагыштырып утырдым.

Күршеләребезнең сөйләр сүзләре, йөрәк түреннән чыккан хисләре бик күп булып чыкты. Һәркайсы диярлек  үзләренең гаилә истәлекләре  белән уртаклашты, кызыклы хәлләрне исенә төшерде.

Без җыелган шушы болын башындагы басуда элек җитен үскәнне, ерак түгел генә булган Әсхәт тугае болынындагы яшелчә бакчасында төрле яшелчәләрнең мул булып үсүен хәзерге яшь буын каян белсен инде! Хаварис абый белән Альберт абый бер-бер артлы кызыклы вакыйгаларны исләренә төшерделәр. Менә бит ул тарих битләренең ачылуы! Авылыбыз да урман ягыннан башланган: урманнары киселеп, хәзерге урынга күчкән. Хәер, авылыбыз тарихына багышланган китап языла бүген. Архив материаллары белән эш итү бик күп вакытны ала, бәлки, кайбер ачылмаган серләр шулардан килеп чыгар әле. Тарих дигәннән, киләчәк  тарихның  бүгеннән язылуын әйтергә кирәк. Урам бәйрәме  хәтеребезне чарлау, үткән белән бүгенгебезне, киләчәкне  тоташтыру да ул. Бик күп бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган, сәнгать өлкәсендә якташыбыз Гариф Ахунов исемендәге премия лауреаты булган Арча кызы Зарина Никитинаның әнисе Гөлфия ханым безнең авылда туып-үскән. Бу юлы да Зарина үзенең моңлы тавышына төреп байтак җыр бүләк итте. Аңа туган як җылысын саклаган  ихлас бүләк—кыр чәчкәләреннән дә яхшысын  тапмадым. Зарина быел Арча педагогик көллиятенең музыка факультетына укырга кергән. Аңа барыбыз да  укуында зур уңышлар теләдек. Әлеге  көллияттә шактый гына күршеләребезнең белем алып, укытучы булып эшләүләрен әйтеп үтәргә кирәк. Биюләр, җырлар  белән аралаштырып, күршебез Гөлсия апа төрле кызыклы уеннар да уйнатып алды: “Мәкальнең — ахырын, табышмакның җавабын тап!” кебек уеннар балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә һуш килде. Һәркем уеннарда катнашып, бүләкләр дә алды.

Бәйрәмдә яшь-җилкенчәк, балаларның да булуы, әби-бабайлары турында сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлаулары күңелләрендә үзе бер онытылмаслык  истәлек булып сакланыр.

Һәр яңалыкны матур итеп күтәреп ала белсәң, бергә-бергә тотынсаң, була икән. Юкка гына халык: ”Күмәк көч тау күчерә” димәгән! Шушындый зур  әһәмияткә ия булган традицияләр киләчәктә дә дәвам        итсен!

Альмира Зәйнуллина, Арча районы, Мөрәле авылы.

http://arskmedia.ru/2018/08/24/m-raleda-uram-bayrame-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение