События

Спорт залының балаларсыз торганы юк 28.08.2018

Спорт залының балаларсыз торганы юк

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Ташкичү авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Ташкичү авыл җирлеге мисалында балалар һәм яшьләр спорты үсеше мәсьәләсе каралды. Рәсемдә: Иске Ашыт мәктәбе директоры Альбина Мостафина: «Безнең спорт залы балаларсыз торган юк», — дип спорттагы уңышлары турында сөйләде. Һәм ул физкультура укытучысы Марат Габделәхәтовның (рәсемдә) тырышлыгын ассызыклап үтте.Авыл җирлекләре башлыкларын Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин каршы алды һәм күчмә утырышта катнашучыларны авыллардагы социаль-көнкүреш объектлары, балалар һәм яшьләр арасында спорт үсеше белән таныштырды. Юл уңаеннан Хәтнәгә дә барып килделәр. «Ташкичүгә кунаклар күп килә, — дип сөйләде Фәһим Фәйзуллин. — Чөнки безнең төбәктә атаклы мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, аның туганы күренекле шәхес, җурналист, язучы Мәхмүт Галәү яшәгән һәм Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗанинең музее бар. Мәктәп бакчасында аларга атап һәйкәлләр эшләнде. Шулай ук Ташкичүдә 200 еллык тарихы булган мәчет бар». Мәктәп музеен караганнан соң, мәктәпнең спорт залына кердек. Физкультура укытучысы Әбүзәр Баһавиев волейбол буенча 1987 елда агачтан эшләнгән күчмә кубокны күрсәтте. «Кубок үзебездә калды», — дип ул уңышлары турында сөйләде. «Мәктәп спорт залында кичке сәгать 6дан 9га кадәр волейбол, баскетбол уйныйлар, — дип сөйләде Әбүзәр. — Районда кызлар баскетбол буенча 1нче, егетләр 2нче. Волейбол буенча кызлар районда — 2нче, егетләр — 3нче. Безнең мәктәпне тәмамлаган студентлар  җыелышып волейбол сеткасы алып бирделәр, туплар алдылар. Алар үзләре дә монда килеп уйный».

Иске Ашыт мәктәбендә физкультура укытучысы Марат Габделәхәтовны балаларны ярата, үз эшен яратып башкара, уңышлар да бар, дип сөйләделәр. «2002 елгы малайлар районда волейбол буенча иң көчле команда, — дип сөйләде Марат. — Республика күләмендәге ярышта район данын якладылар. Балтачтан кала 2нче урынны алдылар. Хоккей буенча да күтәреләбез. Пластик кырыйлы хоккей тартмачыгы кирәк».

Ашытбаш мәктәбенең спорттагы уңышлары турында озак сөйләп булыр иде. Алар алтын дәрәҗәсенә күтәрелгән команда. Коридорда тезелеп киткән Кубоклары шул турыда сөйли иде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2018/08/24/sport-zallaryinyi-balalarsyiz-torganyi-yuk/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение