События

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өлкәннәргә хәйрия концерты куйды 04.09.2018

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өлкәннәргә хәйрия концерты куйды

31 августта Арча картлар һәм инвалидлар йортында Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында Татарстан Республикасы көненә багышланган  хәйрия концерты узды. Концертта катнашучылар әлеге йортта яшәүчеләргә матурдан-матур җырлар, кызыклы, күңелле биюләр бүләк итте, төрле уен кораллларында – курай, гармун, синтезатор, тальян гармунда моңлы, дәртле көйләрен сузды.

Тамашачылар рәхәтләнеп карады, күп кенә шатлыклы мизгелләр кичерде. Концерт соңында сәнгать мәктәбе коллективына Рәхмәт хаты тапшырылды. Концертта актив катнашкан укучылар Зилә Мифтахова, Азат Ахунов, Алия Зиннәтовага, укытучылар Гайнетдинов Алберт Сәләх улы, Баһаветдинова Әлфия Сәлимулла кызы, Зиннәтуллина Резеда Рифат кызы, Мөхәммәдьярова Милена Илсур кызы, Ахунова Ләйсән Габделәхәт кызы, Җаппаров Ирек Илһам улына рәхмәтебезне белдерәбез.

  

http://arskmedia.ru/2018/09/03/archa-balalar-sangat-maktabe-ukuchyilaryi-am-ukyituchyilaryi-lkannarg...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение