События

Иске Чүриледә күчмә утырыш 05.09.2018

Иске Чүриледә күчмә утырыш

Арча район Советының законнар, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә даими комиссиясенең күчмә утырышы булды. Ул Иске Чүриле җирле үзидарәсендә  булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Күчмә утырышта Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларның яшәеше, көнкүреш шартлары каралды. 

Рәсемдә: Михайловкада фермер Евгений Гаврилов (уңнан беренче) эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.Күчмә утырышта катнашучыларны — авыл җирлекләре башлыкларын Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина озата йөрде. Эчкәреге авыллар Венета һәм Штерәгә асфальт юл керүенә игътибар итми калмыйсың. Үзара салым акчасына авыллар эченә хәләреннән килгәнчә, үзара салым акчасы күләменә карап, вак таш җәелүе дә уңай күренеш. Венетаның христиан, Штерәнең мөселман зиратының яңартылып, авыл халкы тарафыннан чистартылып, карап торулары мактауга лаек. Шушы җирлектәге фермер, эшмәкәрләрнең үз эшләрен алып барулары авылларга яңа сулыш кергәнен күрсәтә. тулырак итеп район газетасында язарбыз.


http://arskmedia.ru/2018/09/03/iske-ch-rileda-k-chma-utyiryish/






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение