События

Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды 12.09.2018

Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды

Арча урманчылыгында биредә 6 ел хезмәт иткән урманчы Зариф Сәфәргалиевка һәйкәл ачылды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл Татарстан Республикасының барлык урманчыларына багышланган.

Аның ачылышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Арча һәм Саба урманчылыклары җитәкче-урманчылары, урманчының оныгы – «Таттелеком» генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты. Нәкъ менә ул бабасына, шул исәптән республикабыз урманчыларына монумент булдыру идеясе белән чыккан.

Чара азагында Равил Кузюров кунаклар белән берлектә зәңгәр чыршы агачлары утыртуда катнашты. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки киләчәк буыннар өчен агач утырту – урманчылар тормышында иң мөһиме.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/09/171211/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение