События

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте 13.09.2018

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте

10 сентябрьдә Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте. Ярты елга сузылган ныклап төзекләндерүдән соң бакча тантаналы шартларда нәниләргә кабат ишекләрен ачты.

Бәйрәм көнне аларның шатлыгын уртаклашып кояш та көлеп кенә торды. Балалар күңелле җыр-биюләре, шигырьләре белән кунакларны шат елмаеп каршы алды. Кунаклар арасында төзүчеләр, әти-әниләр, район җитәкчеләре бар. Гомумән, һәммәсе бакчаны яңарту өчен көчен кертүчеләр иде.

Бакча 1990 елда ачылган булган.һәм шуннан бирле ныклап төзекләндерү күрмәгән. Мөдир вазыйфаларын башкаручы Фәния Гыйззәтуллина белән хуҗалык мөдире Мөслимә Фәйзиева шул елдан бирле биредә хезмәт куючылар. “Мин килеп эшли башлаганда монда тәрәзәләр дә юк иде, — дип искә төшерә Мөслимә апа. —  Гомер шушында узды. 4 балам шушы бакчага йөрде, хәзер тәрбиягә алган кызымның баласы йөри. Үземнең бер кызым биредә тәрбияче булып эшли”. Икесе дә җаваплы булганга, мөдирләр төзекләндерү барышында бакчадан кайтып та кермәгән, яллары да төзелештә булышып узган. Аның каравы, төзекләндерү, җиһазларны урнаштыру үзләре теләгәнчә башкарылган. Әнә шулай, гозерләренә колак салып эшләгәнгә коллектив төзүчеләргә рәхмәтле, хәтта розеткаларны да алар теләгәнчә куйганнар. Ә төзүчеләр бакча коллективын мактый. “Без хатын-кызларны көчсез затлар дип кабул итәргә күнеккән бит, ә монда бердәм коллектив булып хатын-кызлар киресен раслады. Безгә булышып йөргәндә, кирәк булса таш та күтәрде алар”, — ди “Эталон-сервис” ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов.

Ширкәтнең прорабы Радик Шакиров та яхшы хәтерли 90 нчы елларда төзелгән бакчаны. Әле яшь егет чагында, ПМК-16 оешмасында прораб булып эшләгәндә Радик шушы бакчаны төзүдә катнашкан һәм 30 елга якын вакыт узгач бакчаны ямьләү, яңарту кабат насыйп булды үзенә.

Район башлыгы Илшат Нуриев әйтүенчә, бакчаны төзекләндерүгә дәүләт программасы буенча тиешле сумма гына җитмәгән, районнан да бүленеп бирелгән.

“Бу бакчага 19 яшемдә килгән идем, минем дә гомерем биредә узды. Шушыннан егетем белән очрашуга китә идем, аннан кияүгә чыктым, балалар үстердек, бакча икенче өебез булды. Төзелеш вакытында да шунда булдым, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, гаиләбез каршы килмәде, — дип Фәния Гыйззәтуллина төзекләндерүгә көч куйганнарга рәхмәтләрен тезеп китә. — Барлык төзүчеләргә, район җитәкчелегенә, Булат, Ленар Гыйльфановларга, шәхси эшмәкәр Әгъләм Тависовка, Ренат, Булат Шиһабиевларга, район газ идарәсенә, көче кергән һәркемгә рәхмәт“

Бакчада барлык җиһазлар да диярлек яңа хәзер. Төзүче Гыйльфановлар гына да 100 мең сумнан артыкка мебель бүләк иткәннәр. Бакчаның эче дә, тышы да яңа, матур, үзенә тартып тора. Урамнан ук төрле төсләр белән тышланган бинаның эче дә танымаслык, заманча, җылылык системасын да алмаштырганнар, идәннәр дә җылытылган.

Балалар кунакларга концерт куя. Аларга да зур шатлык. Үзе матур, яңа бакчага йөрү һәр балага да тәтеми әле ул! “Чишмәкәй” бакчасының исеме җисеменә туры килеп, биредә балаларның чишмәдәй челтерәгән шат авазлары тынмасын иде.

Розалия Зиннәтова




http://arskmedia.ru/2018/09/13/archanyi-10-nchyi-balalar-bakchasyi-ikenche-tugan-k-nen-bayram-itte-f...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение