Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповка 80 яшь!
Бүген филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза!Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов - 1938 елның 14 нче сентябрендә Кышкар авылында туган.
Рүзәл Абдуллаҗан улы – тел белгече. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, дәүләт премиясе лауреаты. Ул бөтен гомерен фәнгә, татар теленең сафлыгын саклауга багышлаган кеше. Әлеге галимнең төрле структурадагы телләрнең уртак һәм аермалы яклары, икетеллелек, тәрҗемә һәм сөйләм әдәбе мәсьәләләрен тикшергән берничә дистә китап, күпсанлы мәкаләләре дөнья күрде.
Ул – чагыштырма типологиянең үсешенә, татар һәм рус телләренең бер-берсенә тәэсирен, сөйләм культурасы белән бәйләнгән мәсьәләләрне тикшерү өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Рүзәл Юсупов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча фәнни мәктәп төзеде һәм шушы проблема буенча аспирантлар һәм докторантлар әзерләүгә җитәкчелек итте. Докторлык диссертациясе яклау советы рәисе булып торды. Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен дәреслекләр язды һәм укыту программалары төзеде.
Галимнең илле елга якын гомере Казан дәүләт педагогика институты белән бәйле. Әлеге уку йортының ректоры дәрәҗәсенә кадәр үсә ул. Бер гасырдан артык тарихы булган уку йорты Рүзәл Габдуллаҗан улы ректор булып эшләгән дәвердә бик нык үсте, абруен арттырды. Нәкъ менә ул ректор булган чакта институт университет статусына ия булды. Факультетлар, кафедралар саны артты, фән докторлары, профессор-доцентларның саны ишәйде, уку йортының матди-техник базасы ныгыды. Ул заман ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерде. Студентлар киңкырлы белгеч булып чыксыннар өчен, биредә өстәмә белем бирүне дә җайга салдылар. Чөнки ректорның фикере шундый иде: педагогика университетын тәмамлаган белгечләр бар яктан да сәләтле, үз фәненнән тыш музыка-сәнгать дөньясы белән таныш һәм хәбәрдар булырга тиешләр.
Ул чорда педагогика университеты чит ил уку йортлары белән ныклы элемтә урнаштыра башлады, студентлар алмашу, фәнни-педагогик һәм мәдәни мөнәсәбәтләр җайга салынды. Элек биредә инглиз, француз һәм немец телләре генә укытылса, ректорның тәкъдиме белән испан, гарәп, төрек, кытай, һинд, япон, фарсы телләре дә өйрәтелә башлады.
Уку йорты тормышында тагын бер яңалык – биредә төрле фәннәр буенча аспирантуралар, докторантуралар ачылып, аларда йөзләгән кеше кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклады. Укытучыларның фәнни хезмәтләрен бастырып чыгару өчен дә мөмкинлекләр тудырылды. Республикада Татарстан халыклары телләре турында закон кабул ителеп, аны гамәлгә ашыру башлангач та, Казан дәүләт педагогика университеты бу эштә үзеннән бәяләп бетергесез өлеш кертте. Уку йортында күп фәннәрне татарча укыту башланды, республиканың милли үзенчәлеген истә тотып, чуваш теле белгечләре әзерләү эше җайга салынды.
Бүген кайбер ата-аналар балаларын рус мәктәбенә бирергә тырышалар. Янәсе, татар мәктәбендә белем алып, зур дәрәҗәләргә, уңышларга ирешеп булмый. Саф татар авылы булган Кышкарда татарча белем алып чыккан ике академикның тормыш юллары мондый фикернең ялгышлыгын раслаучы факт булып тора. Һәр нәрсә кешенең үзеннән тора. Хәзерге буын яшьләре дә Терегулов һәм Юсупов кебек асыл затларның игелекле гамәлләрен дәвам итеп, халкыбызга лаеклы хезмәт итүдә көчләрен кызганмаслар дип уйлыйм.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ
Чыганак: Шәһри Казан