События

Үзара салым акчасын Шушмабаш авыл җирлегендә нинди максатта кулланалар? 16.09.2018

Үзара салым акчасын Шушмабаш авыл җирлегендә нинди максатта кулланалар?

Шушмабаш авыл җирлегендә узган ел үзара салым акчасы нигездә урамнарга аз энергия сарыф итүче яктырткычлар куюга тотылган иде. Бу хакта газетабыз битендә дә язып чыктык. Быел биредә бу акча нинди максатларда кулланылган? Шуны ачыклау максатыннан без авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтовка мөрәҗәгать иттек. Колак белән генә ишеткәнгә караганда, күз белән күрү яхшырак, дип, ул үз чиратында безне җирлеккә караган җиде авыл буйлап алып китте.

— Узган ел без 500әр сум салым җыйган идек, аннан алдагы елны 300әр, быел ул 400 сум булды. Барлыгы 555 мең 200 сум җыелды, хөкүмәт тарафыннан арттырылганнан соң 2 миллион 766 мең сумга чыкты. Шуның 150 мең сумы чүплекләрне эттерергә алдык. Ә калган 2 миллион 626 мең сумын тулысынча юлларны төзекләндерүгә тоттык, — диде Вәзир Сәгыйтов. – Тик җиде авыл өчен бу бик аз сумма. Бер погонлы метр арага (3,5 метр киңлектәге бер метр юл) 1250 сумлык вак таш киткәнне исәпкә алсак, әлеге акчаның күпме эш башкарырга җиткәнен санап чыгару авыр түгел. Сәрдәбашта, мәсәлән, 86 мең сум акча җыелды. Биш тапкыр арттырылгач та 430 мең сум гына булды. Бер урамга 155, икенчесенә 205 метр арага таш җәелде. Тагын 4 километрдан артык юлны төзекләндерәсе бар. Мондый темп белән барганда 5-6 елга сузылачак әле.

Носыда якынча 350 метр арага таш салынган. Җирлек башлыгы тагын ике елда Носы урамнары тәртипкә китерелеп бетәчәк, дип уйлый. Ишнараттта дүрт йортлык Ф. Миннуллин урамына илтүче юлның 90 метрына таш түшәлгән. Үгез Елгада да, Шекәдә дә, Илдус авылында да акчаларына күрә сизелерлек эш башкарылган.

— Алдагы елларда кечкенә авылларда җыелган акчаларына караганда күбрәкэш башкарылган иде. Быел башка авыллар өлешенә кермичә, үз акчаларын гына тоттык. 2019 елда да бу программа буенча юлларны карасак, җыелган акчага юлларын тәртипкә салып бетерсәк, бер Шекәдә генә әлегә бу проблема бетәчәк. Бу җәйдә анда Октябрь урамына 240 метр арага, Ворошилов урамына 205 метрга вак таш җәелде, — диде авыл җирлеге башлыгы. – Шушмабашта биш тапкыр артуны исәпкә алганда 1 миллионнан артык акча булды. Урак һәм Чүкеч, Бакча урамнарына 380шәр метр арага, Яр буе урамына 100 метрга таш түшәлде. Әмма биредә икенче проблема бар – ул да булса, су мәсьәләсе. Торбалар иске, әле бер, әле икенче урынннан тишелә. Алыштырырга кирәк. Ә менә җәен су җитмәү мәсьәләсен чиштек — кое казыдык.

2017 ел өчен соңыннан җыелган акчаларга да урын тапканнар җирлектә. Шуңа һәр авылга балалар мәйданчыгы эшләп куйганнар, Сәрдәбашта чишмә ясаганнар.

— Биредә керәшеннәр яши бит. Үз бәйрәмнәрендә су коену мөмкинлеге дә тудырырга тырыштык. Хәзер хыялым – елга буендагы чишмәдән суны мөмкин булганча өскә меңгереп, самовар ясап кую. Мин үзара салым программасын керткән Президентыбызга рәхмәтле. Азмы-күпме, әмма күпме эш башкарыла бит, — диде Вәзир Сәгыйтов.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2018/09/16/zara-salyim-akchasyin-shushmabash-avyil-irlegenda-nindi-maksatta-kull...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение