События

Якташыбыз Фарух Әхмәдуллин  — рәссам һәм шагыйрь 28.09.2018

Якташыбыз Фарух Әхмәдуллин — рәссам һәм шагыйрь

Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллин 1928 елның 20 августында Мөндеш авылында дөньяга килә. Ул яшьтән үк рәсем ясарга, шигырьләр язарга ярата. Аның шигырьләрендә картиналарындагы күренешләр кебек үк матурлык, табигатькә соклану, аларны кеше тормышлары белән чагыштыру, тарихи вакыйгаларны сүрәтләү зур урын алган. Шагыйрь фәлсәфи уйлануларын, үз башыннан узган ваыйгалар турындагы истәлекләрен шигъри юлларга салырга омтылган. Безнең музеебызда Чиләбе өлкәсендә чыгарылган китаплар саклана, аларга  Фарух Әхмәдуллинның шигырьләре дә кертелгән. Ләкин ул әсәрләрен рус телендә генә язган.

Живёт весёлый художник.

Скажите, как ему быть?

Хочет он поймать солнце

И детям его подарить.

В лес уходит художник,

Ищет солнце в зелёных ветках,

А оно вместе с птичьей стаей

В небесах, где бушуют ветры.

Взял весёлый художник

Краску жёлтого цвета –

Краску жаркого лета,

Нарисовал, улыбнулся:

“Вот вам солнышко, дети!”

Не гости мы

На земле мы не были гостями,

Не стояли робко в стороне.

Жизнь мы брали полными горстями

И делились: я — тебе, ты – мне.

Не искали лишнего богатства,-

Путь богатства копят слабаки.

Щедрость поэтического братства

Нам всегда по сердцу и с руки.

Мы мечтой умылись, как росою,

И ведём надежду за собой.

В нас стихи – цветами, не травою,

Прорастают звучною строкой.

Что ты оставишь?

 

Однажды ответить придётся в жизни,

Словно на линии огня боевой:

Был ли ты сыном родной Отчизне?

Или пасынком был с душою гнилой?

Шёл ли, перед сильными пресмыкаясь,

Или шёл смело, в полный рост?

Жил ли ты, в узком мирке замыкаясь,

Или проложил в грядущее мост?

Был ли ты тем,  кем люди гордятся –

Маяком – первопроходимцем?..

Упавшему помог ли подняться

Со дна гнилого болотца?

Что ты оставишь – тряпья котомки

Иль звонкую песню бегущих лет?..

Чем тебя вспомнят твои потомки,

Нёс ли ты людям добро и свет?

 

                                                  Такие как я 

Такие, как я, не стареют –

Нам некогда просто стареть,

Над нами года не довлеют,

Им трудно над нами доалеть.

Такие, как я, не болеют –

Нам некогда просто болеть,

С прежней любви не жалеют,

Что толку о прошлом жалеть!

Такие, как я, умирают,

Не жалуясь – что в бреду…

К потомкам – я верю, я знаю

Картиной стихами приду.

Фарух 1943 елда Үрнәк совхоз-техникумында комбайнёр, тракторист һөнәрләрен үзләштерә. Военкомат аны 1948 елда Вольск хәрби училищесына җибәрә һәм ул аны 1950 елда бик яхшы билгеләренә тәмамлый.

1951 елда Фарух Әхмәдуллинны Кореяга спецзадание үтәргә җибәрәләр. Аннан кайткач 1953 елдан Ворошилов, Уссуруйск, Советская Гавань шәһәрләрендә хезмәт итә, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1954 елда аны диңгез авиациясенә күчерәләр.Чит илдә хезмәт иткәннәрне гаепләү башлана, Фарух Әхмәдуллин да күп тапкыр сорау алулар аша үтә,  хәрби дәрәҗәсен төшерәләр, үз теләкләре белән хәрби хезмәттән китәргә кушалар, Ул бу кимсетүләргә түзәргә теләми, Кореяда һәм Кытайда илебез кушкан заданиене намус белән үтәвенә инанган,ул илләрнең бүләкләренә лаек булган якташыбыз: “Совет Армиясе сафында хезмәт итәргә теләмим”,- дип яза һәм партбилетын парткомда өстәлгә ыргыта. Аны кабат-кабат тикшерәләр һәм 1957 елда  аның өчен хәрби хезмәт тәмамлана. КГБ аларны аннан соң да даими тикшереп тора.

Фарух Әхмәдуллин Арчага кайта һәм беренче мәктәптә укытучы булып эшләп ала. 1958елда чирәм җирләрне үзләштерүгә чакыруны кабул итеп шунда китә һәм 1966 елларга кадәр  илебезнең төрле ерак шәһәрләрендә, Казахстан, Үзбәкстан, Чиләбе өлкәсендә художник-оформитель булып эшли, конкурсларда, күргәзмәләрдә катнаша, премияләр, дипломнар белән бүләкләнә.  1976 елда аның эшләрен чит илләрдә дә күрәләр. Парижда  “Исскусство России” исемле выставкада аның 20 картинасы куела. Шул вакытта күренекле рәссам Пабло Пикассо аны Франциядә аерым күргәзмә оештырырга чакыра.  1984 елда  Мәскәүдә бөтенсоюз күләмендәге, шулай ук Казан шәһәрендә төрле күргәзмәләрдә катнаша.

Рәсем сәнгате буенча һөнәри белеме булмаса да Фарух абый утыз елдан артык гомерен картиналар, эскизлар ясауга багышлый. Табигать күренешләрен сүрәтләү  белән генә чикләнмичә ул Ленин тематикасын, Кореяда булган урыннарын, төрле шәһәрләрдәге истәлекле урыннарны  рәсемгә төшерә.1988 елдан рәссам Чиләбе өлкәсенең Точильное посёлогында яши.  Бүгенге көндә аның хезмәтләренең күбесе Чиләбе өлкәсенең Златоус шәһәре архивында саклана. 1928 -1993 елдагы хезмәтләре 54 папкага тупланып тапшырылган. Анда картонга, ДВПга ясалган картина һәм рәсемнәр, төрле темаларга туплап ясалган альбомнар, язган шигырьләре, хикәяләре, очерклары, газета-журналларда чыккан мәкаләләре, кулъязмалары саклана. Аларның күпчелеге Фарух Әхмәдуллин тарафыннан карандаш, тушь, акварель белән ясалган. Безнең музейда да аның почта аша җибәрелгән  зур форматта булмаган картиналары,эскизлары,әсәрләре басылган китаплары  бар.  Озак еллар дәвамында ул әдәбият һәм сәнгать музееның ул вакыттагы директоры Ринат Гаделшин белән хат алышкан, бу хатлар музей фондында саклана. Фарух абыйның тормыш юлы ,иҗатын ачыклауга аларның ярдәме бәяләп бетергесез.

Фарух Әхмәдуллинның музейга язган бер хатында:“Төгәл хәтерләмим  1937яки 1938 елмы без Донбасстан Мөндеш авылына күченеп кайттык. Әти авыру сәбәпле пенсиягә чыкты. Безнең өебез , сыер, сарыклар, тавыклар казлар бар иде. 1940 елда мәчеттә урнашкан башлангыч мәктәпнең дүртенче классына укырга бардым, рәсем, география, тарих дәресләрен бик ярата идем. Мөндеш авылының китапханәсе минем балачакның бишеге булды, чонки мин укырга бик яраттым.1941 елда колхозда плугарист булып эшли башладым, ә кышын Казанбаш мәктәбендә укуымны дәвам иттем. 1941 елнең җәендә НКВД безнең ахыргы кәҗәне дә  налог өчен алып чыгып китте. Сугыш бара, мин ачлыктан шешендем, әни  миңа балык мае эчерде. Мин аның үз әнием тугел икәнен 1942 елда гына белдем, ул минем үги әнием икән. Әтинең өелеп торган китаплары арасыннан үз әниемнең миңа  ике яшь, абыйга биш яшь вакытта өч-дүрт айлык сеңлебезне алып, бутән ир белән Донбасстан Татарстанга китүләре турында язма таптым..Минем үги әнием дә Казанбаштан икән. Аның ире үлгән булган, минем әтием дә 1946 елда вафат булды”,- дигән юллар бар.

Фарук Әхмәдуллинның 1999 елның 20 августында язган хатында, Мөндеш авылын сагынып иҗат иткән шигыре бар:

Буревестником облетая Россию

Вкус воды речки Ия я не забыл.

Помню запах неба нашей синей,

Вспомнив от тоски взвыл.

Облетая альбатросом чужие страны,

Павших друзей своих не забыл.

Как пёс больной облизывает раны.

Вернувшись, обняв берёзы взвыл.

Так и жил я, неприкаян, одиноко,

Храня в душе память о войне.

Вспоминая детство однобоко,

Тосковал по деревне вдвойне.

Гладя ладонью чёрные брови,

Читая письмо моё, скажете “чушь”…

Тоска моя омыта сердце кровью,

Болью, по деревне Мендюш.

Гыйбрәт алырлык тормыш юлы үткән якташыбыз Фарух Әхмәдуллин туган ягын никадәр генә сагынып яшәсә дә, авыру сәбәпле кайту мөмкинлеге булмый, ул 2000 елның 19 январендә вафат була. Аңа быел 90 яшь тулган булыр иде. Фарух абыйның  шигырьләрен тыңлаган, картиналарыннан  һәм эскизларыннан оештырылган күргәзмәләрен күргән кешеләр аны сагынып искә алалар, соклану һәм горурлану хисләре кичерәләр. Алдагы язмаларыбызда якташыбыз Әхмәдуллин Фарух Зиннәт улының тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекләрне сезгә тәкъдим итүне дәвам итәрбез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/2018/09/17/yaktashyibyiz-faruh-ahmadullin-rassam-am-shagyiyr/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение