![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

«Мин инвалид, дип өйдә утырып булмый — эшләргә кирәк»
Арчада яшәүче 28 яшьлек Марат Миңнебаев тумыштан балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авырса да, тулы канлы тормыш алып бара. Өстәвенә бик сәләтле егет. Элегрәк тактага яндырып рәсемнәр ясаса, бүген анда кеше исемнәре яза. Күптән түгел агач эшенә дә алынган.
Кечкенә чана, кашык, гөл чүлмәге аслыгы, пар күгәрченнәр ясый. Үзе яшәгән йорт ишегалдындагы кое, машина тәгәрмәчләреннән эшләнгән әкәм-төкәмнәр, казларга да сокланмый мөмкин түгел.— Мин — инвалид, дип өйдә утырып булмый, аяк-кул хәрәкәтләнгәндә, эшләргә кирәк, — ди Марат. — Эзләнүдән, уйланудан туктаганым юк. Максатчан кешемен. Башлаган эшне ахырга кадәр җиткерәм. 2016 елда тактага яндырып рәсемнәр ясый башладым. Узган ел балачак хыялым — агач эшенә алындым. Инде хәзер сувенир эшләнмәләргә күчтем. Шөгыльне яңартып торсаң яхшы…
— Агач эшләнмәләрен сатасыңмы?
— Юк, үзем өчен генә ясыйм. Сораучылар бар, бәлки, киләчәктә сата башлармын. Әлегә алар өебезне һәм ишегалдын бизәп тора. Машина тәгәрмәченнән ясаган казларны ак төскә буйыйм һәм алар җанланып киткән кебек була. Хәзер бөтен нәрсә бар, иренмәсәң, җырлый-җырлый әллә нинди сәнгать әсәрләре тудырырга мөмкин…
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_3545%2Fall
Календарь событий
Абзябар Абҗабар Ак Чишмә Алга Көек Алга-Куюк Апаз Апазово Апайкина Гарь Ашытбаш Байкал Бимери Бимәр Венета Верхний Азяк Верхний Пшалым Верхняя Корса Верхняя Масра Верхняя Ура Гөберчәк Дүртөйле Ермоловка ж/д рзд Чурилино Илдус Ильдус Иске Кенәр Иске Кишет Иске Кырлай Иске Масра Иске Муй Иске-Юрт Ишнарат Каенсар Казаклар Казанбаш Казанка Каратай Каргалы Качелино Кече Төрнәле Кече Әтнә Кзыл-Игенче Кишмәт Клачи Колачы Корайван Кошлауч Красная Горка Курайван Курса Курса Почмак Кутук Кушлавыч Кшкар Кысна Кышкар Күкчә Бирәзә Күлтәс Кәче Көтек Мамся Мендюш Мирзям Мирҗәм Михайловка Мурали Мөрәле Наласа Наратлык Нижние Аты Нижние Метески Новая Серда Новое Ключище Новое Чурилино Новый Ашит Новый Кинер Носы Нуса Орнашбаш Печмәнтау Пионер Пшенгер Пүчинкә Пөшәңгәр рзд Сарай-Чекурча Сарай-Чекурча Сарай-Чокырча Сикертан Сикертән Симетбаш Смак-Корса Средние Аты Средняя Серда Старая Масра Старая Юльба Старое Чурилино Старые Турнали Старый Ашит Старый Кырлай Старый Муй Старый Яваш Субаш Аты Субаш-Аты Сюрда Татар Кадрәге Татарское Кадряково Ташкич Ташкичу Ташкичү Толонгер Түбән Курса Түбән Мәтәскә Түбән Оры Түбән Пошалым Угез-Елга Урнашбаш Урта Бирәзә Урта Курса Урта Пошалым Урта Сәрдә Утар Аты Утар-Аты Хасаншаих Хотня Хәсәншәех Хәтнә Четыре Двора Чума-Елга Чүриле тимер юл разъезды посёлогы Чөмә-Елга Шека Шекә Шура Шурабаш Шушмабаш Югары Аты Югары Бирәзә Югары Оры Югары Пошалым Югары Әзәк Якты-Кен Якты-Көн Яңа Кенәр Яңа Кишет Яңа Ключище Яңа Кырлай Яңа Сәрдә Үгез-Елга Үрнәк Әрнәш Өтнә