![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Якташыбыз турында тапшыру булачак, карарга онытмагыз!
22 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә "ТНВ-Яңа Гасыр" каналында "Әдәби хәзинә" тапшыруының чираттагы чыгарылышы Арча районы Курса Почмак авылында туып үскән якташыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ әдәби бүләге иясе, шагыйрә һәм танылган җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышлана. Тапшыру Арча тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә һәм шагыйрәнең туган авылында төшерелде.Тапшыруның режиссеры - Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррире - Әлфирә Мәһдиева, алып баручы - Рания Усманова, операторы - Александр Вольнов
Шагыйрәнең туган авылы Курса Почмакта һәм Арча шәһәрендә төшерелгән бу тапшыруны карарга онытмагыз, хөрмәтле райондашлар!
http://arskmedia.ru/2018/09/18/yaktashyibyiz-turyinda-film-k-rsatela-kararga-onyitmagyiz/