События

«Аю» агрофирмасы Арча районында кыр эшләрендә әйдәп бара 22.09.2018

«Аю» агрофирмасы Арча районында кыр эшләрендә әйдәп бара

Арча муниципаль районының «Аю» агрофирмасы» җәмгыяте районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Хәзер агрофирма механизаторлары техниканы яңа сезонга әзерли. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә урып-җыю техникасы кышкы саклауга куелган. Хезмәтне дөрес оештыру, урак вакытында һәм туңга сөрүдә техниканы ике сменада куллану хуҗалыкка сезонлы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга мөмкинлек бирде.

Шушы көннәрдә «Аю» агрофирмасы механизаторлары туңга сөрүне төгәлләде. Хәзерге вакытта тырмаларны ремонтлыйлар һәм язгы сезонга әзерләнәләр. Көзге-кышкы чорда чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю техникасының бөтен паркы төзекләндереләчәк. Техниканы үз вакытында ремонтлау энергия ресурсларына чыгымнарны сизелерлек киметергә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Тулаем алганда, бүгенге көндә Арча районында туңга сөрү эшләре 52,6 мең гектарда (74 процент) башкарылган.

Кайбер хуҗалыкларда бу эшне төнлә дә башкаралар. Мондый тәҗрибә «Тукай» ҖЧҖ, «Ак Барс» ҖЧҖ, «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Северный» авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, «Кишет» ҖЧҖ, «Возрождение» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыкларында кулланыла.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/20/171923/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение