Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Сокланырлык кешеләр алар
Лесхозда яшәүче Нурфия һәм Нурфаил Закировлар белән мин “Ир солтаны” бәйгесендә таныштым. Ир солтаны Нурфаилгә ярдәмгә ул көнне сәхнәгә хатыны Нурфия дә чыкты. Бу искиткеч матур парның дус, тату гына түгел, бер бөтен булып яшәвенә шунда игътибар иттем. Ә видеоязма аша аларның бакчаларын чын җәннәт почмагына әверелдерүләрен күреп сокландым. Үзләре белән якыннанрак танышу теләге туды. Беркөн Үрнәк мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Абдуллина мине үзе белән аларга кунакка чакырды.
– Быел аларның икесенә дә 60 яшь тула. Юбилейларын бергә үткәрергә җыеналар. Без берничек тә читтә кала алмыйбыз. Чөнки бер генә мәдәни чара да алардан башка үтми. Алар җырлыйлар да, бииләр дә, Нурфия ханым сценарийлар, шигырьләр дә яза. Оныклары Динә дә безнең яшь артисткабыз, – диде ул.
Танышу өчен шундый мөмкинлек туганда ничек каршы киләсең. Менә без Лесхозда. Хуҗалар капка төбендә үк каршы алды үзебезне. Аларның ачык йөзләрен күрү аралашып китәргә дә бик уңай булды.
Ишегалларына атлап керүгә матурлык дөньясына чумдым. Җәй тәмамланып килүгә карамастан, гөлләр шау чәчәктә утыра. Бакчаларында нинди генә җиләк–җимеш агачлары үсми. Почмакта, агач астында альп таучыгы ясалып куелган. Челтер–челтер агып утырган көмеш судан җыелган күлчектә үрдәк йөзеп йөри. Аңлагансыздыр инде, уенчык үрдәк. Түрдәрәк балалар өчен уен мәйданчыгы. Монысы чын әкият почмагы. Шуар өчен таучыгы да, уйнау өчен комлыгы да бар. Анысын да кешечә түгел, капкач белән ясаганнар, уйнар алдыннан ачасың, киткәндә капкачын ябып куясың. Елгачык, аның өстеннән чыгу өчен кечкенә күпер, ачык һавада беседка, җәйге йорт… Бар да менә шушы гаҗәеп кешеләр кулы белән эшләнгән.
– Безнең артта гына урман. Өйгә кадәр агачлар килгән иде. Чистарта–чистарта, төрле идеяләрне тормышка ашыра–ашыра менә шундый матурлыкны тудырдык, – диде Нурфия ханым.
Сабантуйда очрашкан алар. “Минем кызларым күп”, – дип масаерга маташса да бабасы Нурфаилгә беренче күрүгә үк “Бу синең хатының булачак”, – дигән. Армиягә кадәр бер ел йөрешкәннәр, хатлар алышып торганнар. Кайткач Нурфия егеткә:
– Кайтасың, китәсең. Туйдырды. Әйдә өйләнешәбез, – дигән.
Нурфаил каршы килмәгән. 1979 елда кавышканнар. Казахстан якларында яшәгәннәр. Ике уллары туган. Нурфаил мебель фабрикасында эшләгән. Нурфия “Спутник” туристлык предприятиесендә.
– Чит илләргә күп йөрдем. Грециядә җиде ай эшләдем. Грек телен дә яхшы беләм. 55 яшьлек юбилеебызны да Кипрда грекча үткәрдек. Заманында калырга да тәкъдим ясаганнар иде, тик гаиләм бар, шунда кайтам, дидем. Поляк телен дә беләм. Андагы бер гаилә белән аралашабыз, – ди Нурфия. – Аннан мин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм. Мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр фигуралы шууга йөрдем. Нурфаил хоккей уйнады. Хәтта “Медео”да да.
Элек тә шундый хыялый булганнар, хәзер дә матурлык булдыру турында хыялланып яшиләр. Юк, өйдә ятмыйлар алар, эшенә дә баралар, өендә менә шушы гүзәллекне булдырырга вакыт табалар, балалар белән Казанга да йөриләр, мәдәни чараларда да катнашалар.
– Казанга гел барабыз без. Оныклар белән. Күргәзмәләрдә дә булабыз, кино–театрларда да. Роликлы тимераякта шуу өчен генә дә чыгып китәбез. Балаларны кечкенәдән матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк, – диделәр Нурфаил белән Нурфия бертавыштан.
Ә бакча аларның яраткан шөгыльләре, икенче төрле әйткәндә, хобби. Шуннан үзләренә рәхәтлек алалар. Файдасы да бар бит. Кура, җир җиләкләре, кара җиләк, виктория, виноград… – кар беткәннән икенче кар ятканчыга кадәр ашау бер дә начар түгел.
Агач эшенә Нурфаил оста. Юкка гына егерме елга якын мебель фабрикасында эшләмәгән. Куллары чыннан да алтын икән аның.
– Без эшсез тора алмыйбыз. Уйланып йөрим дә, гадәттә идеяләр миндә туа, Нурфаилгә бер идея бар, дип, шуны җиткерәм. Ул озакка сузмый эшли дә башлый. Мин дә кушылам. Бетермичә туктамыйбыз. – ди Нурфия. – Менә бу җәйге йорт та шулай барлыкка килде. Башка килде дә, кышын ясый башладык без аны. Карны көрәп, баганалар утыртып, түбәләрен ябып. Ике тапкыр түбәсеннән егылып та төштем әле. Язга чыккач эшләп булмыймы аны? Юк, шунда ук кирәк. Эчендәге мебель дә Нурфаил хезмәте.
Зәвык белән төзелгән ул. Гомумән, һәр нәрсәдә – өй эчендәме, бакчадамы, зәвыклык күзгә ташлана. Бар нәрсә хуҗалар кебек көлеп тора. Сокланырлык кешеләр алар. Бер очрашып, күптәнге танышлар кебек саубуллаштык. Китәр алдыннан Мөнирә Абдуллина шушы көннең истәлеге итеп хуҗаларга истәлек бүләге дә тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2018/09/23/soklanyirlyik-keshelar-alar/