События

Арча, Әтнә районнарының армиягә китәсе егетләре «Башваткыч»та төшеп кайтты 27.09.2018

Арча, Әтнә районнарының армиягә китәсе егетләре «Башваткыч»та төшеп кайтты

Хәрби комиссариат “Башваткыч” тапшыруына төшәр өчен әле күптән түгел генә яшь армиячеләрне алып барган иде. Бу юлы «Башваткыч»ка төшәргә агымдагы елның көзге чакырылышында армиягә чакырылучылар барды. Аларның уеннары өчен өч дистәдән артык кеше җан атты. Алар арасында егетләрне армиягә хәзерләүче ветераннар да бар иде. 

Ә уенда өч призывник — Арча районының Түбән Оры авылыннан Раил Рәис улы Бакиев, шул ук районның Утар Аты авылы егете Рәзил Раушан улы Камалов һәм Әтнә районының Яңа Шимбер авылы егете Инсаф Мөдәррис улы Хөснетдинов катнашты.

— Егетләребез бик яхшы уен күрсәттеләр. Әлеге уенны октябрь аенда телевизордан күрсәтәчәкләр. Бу өч егет тә көзге чакырылышта армиягә баручылар. Призывникларыбызның армиягә хәзерлеге генә түгел, белемнәре дә тирән икәнлеген күрсәтәсебез килде, — ди Арча-Әтнә хәрби комиссариаты комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.

Бу чакырылышта ике районга бергә 83 егет армия сафларына озатылачак, аларның 71 е — Арча районыннан, 12 се — Әтнә районыннан.

                  

http://arskmedia.ru/2018/09/25/archa-atna-rayonnaryinyi-armiyaga-kitase-egetlare-bashvatkyich-ta-t-s...



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение