Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.09.2018
Якташыбызны чын күңелдән котлап, аңа иҗат чишмәләренең ургылып агуын, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Һәм тиздән яңа әсәрләрен көтеп калабыз.
Зиннур Тимергалиевка зур җаваплылык өстәлде
Казанда якташыбыз Зиннур Тимергалиевны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Райондашыбыз дулкынлану катыш шатлык хисләрен безнең белән дә уртаклашты:
Бик дулкынланам.Бу миңа зур җаваплылык өсти. Язучылар союзы әгъзалары кандидатурамны бертавыштан кабул итеп, «Син Арчада Радик Фәизов кебек эшлә», — диделәр.Якташыбызны чын күңелдән котлап, аңа иҗат чишмәләренең ургылып агуын, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Һәм тиздән яңа әсәрләрен көтеп калабыз.
Зиннур Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып туган. .
1991 нче елда Яңа Кенәр урта белем мәктәбен тәмамлый. 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үтә . 1996 елда МВД системасына эшкә керә, 2008 нче елда сәламәтлегем какшау аркасында ялга озатыла. 2 нче төркем инвалид.
Өйләнгән, өч бала атасы. .
“Кичә яраттым” китабы, җырлар һәм проза әсәрләре авторы. Арчада яши.