События

Яшь комбайнчыларны зурладылар 02.10.2018

Яшь комбайнчыларны зурладылар

Район мәдәният йортында республиканың иң яхшы яшь комбайнчыларны зурладылар. Алдагы көнне Үрнәктә агросәнәгать көллияте базасында комбайнчылар ярышы булды. Ә икенче көнне (шимбә) район мәдәният йортына җыелдылар. 15 экипаж. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, ГТРК «Россия 1» Татарстан телевидениесе белән берлектә, Казанның авыл хуҗалыгы академиясе ярдәмендә оештырылган ярыш булды ул. 

Котлау тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хужалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары Илдус Харисович Габдрахманов, ГТРК «Татарстан» телевидениесе директоры Фирдус Салихович Гыймалетдинов, Казанның аграр университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Рәсимович Вәлиев һ.б. катнашты. Яшь комбайнчыларның берсе дә бүләксез калмады. Арча районы «Игенче» хуҗалыгы механизаторы Айнур Фәтхрахманов җиңүче булды. Котлыйбыз! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2018/10/01/yash-mehanizatorlarnyi-zurladyilar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение