События

“РМЗ”ны саклап калган Даниял 30.09.2018

“РМЗ”ны саклап калган Даниял

Сөбханалла, Даниял Шакирович Фәсәхиев (тиздән 67 яшь тула) егетләр кебек әле! Көн саен иртән 1 сәгать күнегүләр ясыйм, ди. Иң төп сәбәпләрнең берсе, мөгаен, үз эшен яхшы белүе һәм яратуындадыр. Ә иң мөһиме – ул 34 кешене эшле итеп, Арча ремонт-механика заводын җитәкли! Ул гынамы, әле аның Түбән Мәтәскәдә халык өчен эшләп куйган чишмәләре һәм башка игелекле эшләре бар!

Бүген ул “Арча РМЗсы” предприятиесе янына В.И.Ленин һәйкәле кую хыялы белән яна. Ишегалдына һәйкәлне алып та кайтканнар инде. Тракторларны күпләп җитештерү тарихы безне “Бердәм трактор хуҗалыгы” декретына кул куйган В.И. Ленинга алып килә.

Мәктәптә укыганда төп фәннәрне – математика, физика, химияне яхшы белүе аны Казанның авыл хуҗалыгы институтына китерә. “Әти тегермәнче иде, – дип искә төшерә ул. – Сугышта алган яралары нәтиҗәсендә 54 яшендә үк гүр иясе булды. Тегермәнне карап тора идек. Катлаулы эш. Студент вакытта тегермән ташы ясаганым хәтердә”.

Түбән Мәтәскәдә туып-үскән егет ул. 6 бала үсәләр. Бүген аларның барысы да диярлек туган авылларында яши. Пенсиягә чыккач, ир туганнары да авылга кайта. Заманында “Киров” колхозында, “Сельхозтехника” предприятиесендә баш инженер, “Мичурин” колхозы рәисе булып эшләгән Даниял Шакирович менә ниде 20 ел “Арча РМЗсы” предприятиесен җитәкли. Предприятиене хосусыйлаштырып, үзенеке иткәнгә 15 ел үткән. “Авыр вакытлар булды, – дип сөйли ул. – Биналары ярым җимерек, түбәләреннән су үтә. Колхозлар банкротта. Алачак 9 млн.лап, бирәчәк 3 млн.га якын. Алачакны алып булмый. Әмма 75 кешелек коллективның берсен дә урамга чыгарып җибәрмәдек. Дөрес, котельный хуҗалыгы бездән аерылды. Базар итәргә тырышучылар булды, әмма күп тапкырлар суд торып, РМЗны саклап калдык. Бүген эш бар. Россиядә двигательләрне төзәтү буенча комплекслы эшли торган өч завод калдык. Фәнни институтлар белән хезмәттәшлек итәбез. Яхшы белгечләребез, осталарыбыз бар. Баш инженер Тәлгать Кәлимуллин, участок җитәкчесе Иван Козлов, инженер Илшат Садриев, цехта эшләүче осталар Илнур Фазылҗанов, Айдар Мостафин, Радик Гыйззәтов, Рафис Баһаветдинов, Альфред Галимов, Илшат Сибагатуллин һ.б. үз эшләрен белеп, сыйфатлы итеп башкаралар. Хезмәт хакы кимендә 24 мең сум чыга. Цехта эшләүче осталарныкы 30 мең сумнан да ким түгел. Районның яңа җитәкчелегенә рәхмәт, һәрдаим ярдәмнәрен тоеп, үзара аңлашып эшлибез.

Яшь токарь Илшат Сибагатуллин:

– Арча егете, – дип таныштырды үзе белән. – Ике ел инде монда. Үрнәктәге агросәнәгать көллиятен тәмамладым. Эшсез торган юк. Хезмәт хакы яхшы чыга.

Рафис Баһаветдинов Айван авылыннан йөреп эшли. “Заманында комбайнда эшләдем, – дип сөйли. – Эшемнән канәгать. Безнең бәхеткә “РМЗ”ны саклап калганнар”.

– Россиядә безне беләләр, – дип сөйли Даниял Фәсәхиев. – Безнең  белән хезмәттәшлек итүче фирмалар бар. Двигательләрне Кытайда да саттылар. Гадәттә Татарстан, Мари Иле, Чувашстан, Ульяновск, Оренбург, Пермь, Самара һ.б. өлкәләр белән эшлибез. Алар безнең даими клиентлар. Чит ил техникасын даими карап тормасаң, хезмәт күрсәтмәсәң, ул 1 ел да эшли алмый. Ә безнең ил техникасы 8–10 ел эшләргә сәләтле. Элек безнең илдә 1 көнгә 1 мең трактор эшләп чыгарсалар, хәзер 1 елга 8 меңне ясыйлар.

Менә шундый шартларда да “Арча РМЗсы” ширкәте эшләп килә. Ә бу җитәкченең үз эшен оста белүеннән һәм ышанычлы белгечләрдән, һөнәр ияләреннән тора. Уңышлар!

Румия Саттарова

http://arskmedia.ru/2018/09/30/rmz-nyi-saklap-kalgan-daniyal/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение