События

Арчада яшь комбайнчылар ярышы 29.09.2018

Арчада яшь комбайнчылар ярышы

28 сентябрьдә Үрнәк агросәнәгать көллиятендә яшь комбайнчыларның республикакүләм бәйгесе башланды. Ул «Хезмәт кешесен зурлыйбыз» исеме астында үтә. Ике көн барачак. Әлеге әһәмиятле чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары,  министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин оештырып йөрде. Арча районыннан бәйгедә «Игенче» хужалыгыннан Түбән Аты авылыннан Айнур Фәтхрахманов катнашты.

«Республикада яш комбайнчылар арасында мондый бәйге 10нчы тапкыр үтә, — дип сөйләде Наил Нуруллович. — Без, хөрмәтле яшь комбайнчылар, бик шат сезне күрүебезгә. Ярышлар этаплап үтте. 1нче этапны 30дан артык механизатор уңышлы үтте. Ә ярышта катнашырга 60лап яшь механизатор теләк белдерде. Бүген биредә 15 экипаж ярышта катнаша. Егетләргә уңышлар!» Бәйгенең тантаналы ачу өлешендә Татарстан флагын республикакүләм ярышларда 3 тапкыр җиңү яулаган Буа егете Александр Грачевка күтәрү бәхете насыйп булды. Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов «Бәхетле кешеләр туган илдән китмиләр…» дигән дәртле җыр башкарды. Әлеге бәйгене оештыручыларның берсе — Казанның ГТРК «Татарстан» телеканалы директоры урынбасары Дмитрий Второв шулай ук яшь комбайнчыларга уңышлар теләде. Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идрәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов: «1944 елда эшли башлаган механизаторлар мәктәбе бу, — дип сөйләде. — Республикада 3500 комбайн булса, шуларда эшләүче яшь механизаторлар 400ләп булыр. Уңышларны карап чыктым, хәтта комбайнда озак еллар эшләгән тәҗрибәле механизаторларны уздырган яшь комбайнчылар бар». Республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгының баш белгече Василий Демьянов ярышларның баш судьясы булды. Башта механизаторлар теоритик сорауларга язмача җавап бирделәр. Аннан комбайннарны эшләтеп, практик сорауларга җавап тоттылар. Бәйгедән соң егетләрне кызыклы һәм файдалы сәяхәтләр, кичке концерт көтә иде. Ә иртәгә район мәдәният йортында яшь механизаторларны зур тантана көтә. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2018/09/28/archada-yash-kombaynchyilar-yaryishyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение