События

Арча районына дәүләт уты килүгә – 60 ел! 01.10.2018

Арча районына дәүләт уты килүгә – 60 ел!

Без бүгенге тормышыбызны электрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безне ашата һәм кеше уйлап тапкан барлык механизмнарны, приборларны эшләргә мәҗбүр итә, аннан башка тормыш туктап калыр иде. Кешеләр икмәк үстерә, йортлар төзи, завод һәм фабрикалар эшләп тора, хастаханәләрдә балалар туа – боларның барысын да электр энергиясе кирәклеге берләштерә, кешеләрнең  иминлеге әлеге энергия белән ышанычлы тәэмин итүгә бәйле. Кайчандыр электр уты бөтенләй булмаган бит.

Арча шәһәре урамнарын яктырту буенча беренче адымнар 19 гасырның соңгы чирегендә ясала. Шәһәр думасы карары нигезендә кунакханә, трактир тотучылар караңгы төннәрдә  әлеге биналарга керү урыннарын яктыртырга тиеш булалар. 1904 елда шәһәрдә 100 фонарь исәпләнә, 1911 елда ул вакыт өчен заманча исәпләнгән “Луч” керосин фонарьлары куела.

Әкренләп электр чоры якынлаша. Арчада электр станциясе төзелгәч урам фонарьлары юкка чыга.  Чепурин дигән инженер 1926 елда Арча электр станциясен тикшерә, Арча кантонын электрлаштыру буенча тәкъдимнәрен кертә, башта 900 хуҗалыкка электр кертү күздә тотыла.

Узган гасырның 30нчы елларында МТСлар оештырыла башлый. Аларның күбесендә “электр көче” файдаланыла, электр лампочкалары кабына. Электр тогы молотилкаларны хәрәкәткә китерә.

Электр тогы алу өчен җирле ресурслар  файдаланыла, су тегермәннәренә  гидротурбиналар куела.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда да авыл хуҗалыгын электрлаштыруга игътибар бирелми әле. Колхозларга дәүләт  электр системаларыннан файдалану тыела. 1953 елдан соң гына алар мондый рөхсәтне ала. Республика районнарын электрлаштыру “Татсельэлектро” идарәсенә тапшырыла. 1958 елда Арчада 35/10 КВ көчәнешле подстанция сафка баса. Бу инде районны электрлаштыруда зур алга китеш була. Электр челтәрен төзүгә бөтен район күтәрелә, багана чокырларын көрәк белән казыйлар, баганаларны баулар белән торгызып утырталар. Авыллардагы челтәрләр колхоз һәм совхозлар балансында тора, үзләренең монтерлары була.

1959 елның мартында “Сельэлектро”ның Арча файдалану бүлекчәсе төзелә. Аның беренче директоры – Виктор Иванович Гольмгрейн.

Замандашлары бу кешене зур хөрмәт белән искә алалар. Белемле, үз эшенә бирелгән җитәкче була ул. Үзенә дә, хезмәттәшләренә дә таләпчән. Баш инженер Нургали Матюков, хисапчы Георгий Бронников, хезмәткәрләр Әмин Сибгатуллин, Анатолий Пушкарев, Наҗия Юнысова, Полина Бубнова, Равил Мөхәммәдиев, Олег Чернов, Илья Попов, Вилсур Нуриев, Виктор Капунов, Виктор Овчинников, Анатолий Ахманов, Ирек Сабиров һ.б. исемнәре предприятиенең тарих битләренә язылган. Алар Арчаны электр энергиясе белән тәэмин итәләр, хезмәткәрләр өчен бәйрәмнәр оештыралар. Бәйрәмнәрнең башында электромонтер Олег Чернов була.

1961–1964 елларда бүлекчәдә җитәкче булып Михаил Леонидович Данилов эшли. 1963 елдан районда разведка эшләре, нефтьчеләр өчен база, торак төзү башлана. Икенче куәтле трансформатор төзергә кирәк була. Подстанция үсеше нәкъ шушы елда башлана.

1964 елда җитәкче итеп Шәрипов Рифкать Шәриф улы билгеләнә. 1964 елда “Арча” подстанциясендә 1800 кВА көчәнешле трансформаторны  5600 кВА көчәнешлегә алыштыралар.

1966 елның апрелендә “Сельэнерго” бүлекчәсе Арча районы электр челтәре дип үзгәртелә. Аның җитәкчесе итеп Дамир Вахитов билгеләнә. Ул үзенең хезмәт юлын “Чыпчык” подстанциясендә электромонтер булып башлый. 1962 елда Арча РЭСына өлкән монтер итеп күчерелә, 1963 елда мастер итеп билгеләнә. Энергетика Дамир Хафиз улының канына балачактан сеңгән. Сугыштан соңгы елларда аның туган авылы Күлле Кимедә электр уты булмый әле. Сигезенче сыйныф укучылары физика укытучысы җитәкчелегендә ике катлы мәктәпне яктырту өчен күчмә электр станциясе ясыйлар. Шуннан соң ул техник училищега китә.

Авылларны тоташ электрлаштыру башланган чор була бу. Ә моңа электр белән тәэмин итү куәтен арттырмыйча ирешеп булмый. Яңа Кенәр авылындагы  подстанцияне төзеп бетерү бурычы тора. Монда ул чордагы иң куәтле җиһаз – 10000 кВАлы, 60 тонналы трансформатор куярга кирәк.

– Тимер юл вагонындагы трансформаторны бушату өчен Горький шәһәреннән махсус  кран сорарга туры килде, – дип искә ала ветеран. – Тартып кайту өчен 9 трактор китерелде, калын калайдан чана табаны ясадык, шуңа утыртып тартып кайттылар. Әмма крахмал тавыннан 9 “С–100” тракторы да тарта алмады, ярдәмгә краннар килде.

1966 елда эшчеләр өчен торак төзү башлана. Төзү материаллары алу өчен оешма акча бирә, эшчеләр үзләре төзи. Бакча, Астроном, Май, Алиш, Шәрык урамнарында 35 фатир, соңрак М.Горький урамында 6 гаилә  өчен йорт төзелә.

Дамир Хафиз улы  1967 елда, революциянең 50 еллыгы алдыннан Балтач районына беренче дәүләт челтәре уты килүен дә яхшы хәтерли. Балтачка ут Кенәр подстанциясеннән килә.

Арча эшчеләр поселогы үсә бару, Шәмәрдәндә газокомпрессор станциясе төзелү сәбәпле, “Арча” подстанциясен үзгәртеп корырга кирәк була. Моңа кадәрге территориядә (хәзер ЮХИДИ бүлекчәсе урнашкан) мөмкинлекләр чикле, шуңа яңа урында төзергә туры килә. 1980–1981 елларда яңа урында һәркайсы 10000 КВА көчәнешле ике трансформаторы булган подстанция төзелә. Бу подстанция 110 КВА көчәнешле Арча–Шәмәрдән–1, Арча–Шәмәрдән–2, Арча–Балтач электр линияләре төзү мөмкинлеге бирде. Арча районында Сикертән, Иске Төрнәле авылларында подстанцияләр төзелде.

Болар бар да авыл хуҗалыгының барлык объектларын, шул исәптән ашлык киптергечләрне, ашлык чистарту агрегатларын электр энергиясе белән тәэмин итте. Бүген дә бу  подстанцияләр районны тагын үстерү өчен кирәкле куәт запасына ия.

Дамир Вахитов 50 градуска җиткән салкыннары белән тарихка кергән 1978 елның соңгы, 1979 елның беренче көнен еш искә ала. “Монтерларга бик кыен шартларда эшләргә туры килде, – ди ул. – Кыска срокта электр энергиясе бирүне торгызырга кирәк иде. Фермаларда яшь терлекләр туңып үлү кыркынычы бар иде”.

4 гыйнвардагы  киңәшмәдә райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин РЭСның барлык хезмәткәрләренә рәхмәт әйтә, район  фондыннан Әтнә участогына “ДТ–75” тракторы бүлеп бирә.

1979 елның җәендә Арча районы территориясе буйлап көчле гарасат уза. Арчадан Яңа Кенәргә кадәр ут бетә, Балтач районы, Мари Республикасы районнары да утсыз кала. Нәкъ урып–җыю алды бу. Кешеләр тәүлеккә 2 сәгать кенә йоклый, тиз арада электр линияләре сафка баса, бу юлы инде баганалар тимер–бетон терәккә утыртыла.

Менә шундый кыенлыклар алдында да каушап калмый торган кешеләр эшли коллективта. Биредә 44 ел җитәкче булган Вахитов Дамир Хафиз улы “Кешене хөрмәт ит һәм  тиешенчә бәялә” дигән принцип белән эш итә. Пенсиягә киткәч тә ул коллектив белән тыгыз элемтәдә яши, ветераннар советын җитәкли, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, үткәрелгән чараларда актив катнаша.

2002–2009 елларда Арча РЭСына Шиһабетдинов Илдус Мансур улы җитәкчелек итте. Ул җитәкчелек иткән елларда Арча бистәсен һәм авылларны  электр белән тәэмин итү зур үзгәрешләр кичерде. Территорияне яшелләндерү, чәчәкләр утырту традициягә әверелде. Һәр елны кыш ахырында коллектив бөтен составта чаңгыга баса, гаилә бәйрәменә әверелә бу, балалары да шунда. Җәй көне үз сабантуйларын үткәрәләр.

Арча РЭСының хәзерге җитәкчесе  Нурмөхәммәтов Нияз Фәрит улы Казан дәүләт энергетика институтын тәмамлагач электромонтер булып эшли башлый. 2002 елдан Арча РЭСында мастер, 2003 елдан  “Татэнергосбыт” бүлекчәсе җитәкчесе. Менә шулай түбәннән күтәрелгән җитәкче үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белә. Мондый җитәкче коллектив өчен дә бәхет инде ул. “Коллективым – бар байлыгым”, – ди ул.

Арча РЭСы тулы канлы тормыш белән яши. Бердәм, бергә булганда яңа җиңүләр киләчәгенә шик юк.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2018/09/28/archa-rayonyina-da-lat-utyi-kil-ga-60-el/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение