События

Халыкара өлкәннәр көне белән! 01.10.2019

Халыкара өлкәннәр көне белән!

Кадерле якташлар, хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар һәм олы буын вәкилләре!

Чын күңелемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Сез безне сабыр гына, аңлап һәм яратып шәфкатьле, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбыз һәм гаиләбезгә тугрылыклы калырга, бервакытта да яхшылыкка өметне югалтмаска өйрәтәсез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.

Чын күңелемнән сезгә озак елларга җитәрлек нык сәламәтлек, матди җитешлек, гаиләләрегезгә тотрыклылык телим. Янәшәдәгеләрегез җылы карашы һәм игътибары белән сөендереп торсын. Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!

Ихтирам белән “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Ф.Н. Мөсәгыйтов

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение