События

Казанда якташыбыз Диас Вәлиевны искә алдылар 03.10.2018

Казанда якташыбыз Диас Вәлиевны искә алдылар

Казан шәһәренең Максим Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда якташыбыз, күренекле драматург, философ, публицист Диас Вәлиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Аны Татарстан Республикасының милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей директоры Марианна Гаврилова башлап җибәрделәр.

Кичәдә Диас Вәлиевның хатыны Динә апа, кызы Динә Хисамова чыгыш ясап, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Динә Вәлиева үзенең чыгышында якташыбызның әсәрләре тупланган сигез томлыгының әзер булуын әйтеп шатландырды.

“Казанский альманах” журналының баш редакторы  Әхәт Мушинский,  язучылар Александр Аввакумов, Александр Воронин, Невена Летаева, балалар шагыйре Нәкыйп Каштанов, Казан Федераль университеты профессоры Камил Хәйруллин, шул ук университеттан доцент Әлфия Галимуллина, “Диалог” поэтик театры җитәкчесе Ольга Левадная һәм башка дуслары, укучылары Диас Вәлиевның иҗаты турында сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр, Дмитрий Босов, Невена Летаева һәм Алсу Вәлиева романслар һәм җырлар башкардылар. Мин дә кичәдә катнашып районыбызда үткәрелгән чаралар, якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап оештырылган күргәзмәләр, Казансу паркында оештырылган “Әдәби мәйдан” турында чыгыш ясадым. Хезмәт юлын Яңа Сала мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган Динә апа Вәлиевага Ринат Фазлыйәхмәтовның “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын бүләк иттем.

Кичәне шагыйрә Найлә Ахунова һәм Борис Вайнер алып бардылар. Якташыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Диас Вәлиевны олылап искә алулары бездә горурлык хисе уятты.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Илья Чирков, Ольга Левадная фотолары

      

http://arskmedia.ru/2018/10/02/kazanda-yaktashyibyiz-dias-valievnyi-iska-aldyilar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение