События

Арча районы мөгаллимәләре “Нечкәбил”дә катнаша 04.10.2018

Арча районы мөгаллимәләре “Нечкәбил”дә катнаша

Ел саен “Нечкәбил” конкурсында районыбызның гүзәл затлары республика чибәркәйләре белән көч сынаша. Финалда катнашу мөмкинлегенә ия булып, җиңү яулаганнары — районыбызның горурлыгы.

Быел әлеге исем өчен ике мөгаллимә көч сынаша: Арчаның 3 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Галәветдинова һәм Наласа мәктәбенең тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова. 47 гаилә арасыннан сайлап алынучы 21 гаилә арасында райондашларыбыз да бар. Шушы көннәрдә конкурсның ярымфиналга чыгучылар билгеле булачак, шул бәхет райондашларыбызга да елмайса иде.

Гөлшат ханым төрле конкурсларда катнашкаласа да, мондый зурысында беренче тапкыр. Мәктәп директоры тәкъдим иткәч, курку катыш кына ризалашса да, ул үзе генә түгел икән, ике кызы, улы, ире, әти-әнисе, мәктәп директоры, мәгариф идарәсе җитәкчесе, район администрациясе  дә ярдәм итәргә әзер, гел хәлен сорашып торалар. Гомумән, ярдәм итүче һ1әркемгә рәхмәтле ул.

Районыбыз данын күтәрү өчен аларны бернинди киртәләр дә куркытмый: төнгә кадәр репетицияләр, сәләтеңне ачу өчен бар тырышлыгыңны кую, катнашучыларны көйләү, чыгымнар… Гөлшат Галәветдинованың чыгышы “Музыка көне”дип аталса, Айгөл Хәсәнова “Халык бәйрәме” Сабантуйны тәкъдим иткән. Мөгаллимәләр санаулы 7 минутлык чыгышларында да милли гореф-гадәтләрне, гаилә традицияләрен ачып бирергә сәләтле.

Сабантуй чыннан да Хәсәновларның гаилә бәйрәме. Ераклардан елга бер кайтучы туган-тумача, авылдашлар да, еш кайтучы кардәшләр дә мәйданга алар йорты аша уза. Кичләрен туган-тумача аралашуыннан, җыр-моңнан йорт гөр килеп тора.

Галәветдиновлар җыр-моң белән юлдаш. Гөлшат Казан кызы булса да, милли моңны үз итеп үскән. Бала вакытларын сагынып сөйли ул: “Әти кулына баянын ала да, без аңа кушылып җырлый башлыйбыз. Әтием уйнарга 4 яшендә үзлегеннән өйрәнгән. Хәзер аны баянсыз күз алдына да китереп булмый. Хәзер инде әти-әни йортына барыбыз бергә җыелгач баянын суза әти. Бездә гаилә бәйрәмнәре гел әниемнең мул табыны артында, туганнар, якыннар белән җырлашып уза. Конкурста да шул матур традицияне тәкъдим иттек”, — дип сөйли Гөлшат. Аллаһы Тәгалә аны үзе сыман җыр-моң сөюче егет белән кавыштыра. Гаиләдә ике җырчы кыз һәм биюче егет үсә. Аларның кичләре дә кызык үтә: йортның бер почмагында фортепиано төймәләре биешә, икенче бүлмәдә скрипка өзгәләнә, ул арада йорт башы — әтиләре Алмаз гитара кылларын чиртә башлый…  Конкурста да алар гаиләләре белән сәләтләрен күрсәтеп, берничә номинациядә җиңү яулый.

Айгөл — төп йорт килене. Механизатор Илгизәр белән укытучы Айгөл кавышкач, төпчек малай әти-әни янында яшәргә тиеш дигән йола буенча, Хәсәновлар төп йортта кала. 21 ел инде килен-кайнана дус-тату булып, гаилә учагын, гореф-гадәтләрен саклап, балаларына үрнәк булып яши. Яллар җиткәч шәһәрдә белем алучы балаларын сагынып көтеп алалар. Аеруча төпчек малай Ильяр шат апасы белән абыйсы кайтканга. Конкурста катнашу алар гаиләсе өчен генә түгел, Илгизәрнең бертуганнары гаиләләре өчен дә зур вакыйга: чыгышларда алар да катнаша, гаилә йолаларын тәкъдим итүдә дә өлешләре бар. Ә конкурста катнашу өчен Айгөл Миннур кызы бик күп истәлекле фотолар, язмалар туплый, гаилә белән узган күңелле хатирәләрне барлап, альбомнар, шәҗәрә ясый, тарих барлыкка килә. Мәктәп музеена да байтак материал туплана бу әзерлек барышында, чөнки Айгөл музейның җитәкчесе.

Менә шундый ул безнең мөгаллимнәр. Сәләтле дә, уңган-булган, тырыш, белемле, җитез дә. Сыйфатларын санап бетергесез. Кирәк булса, Айга да менәрлекләр!

Розалия Зиннәтова

ХӘСӘНОВЛАР:





ГАЛӘВЕТДИНОВЛАР:




http://arskmedia.ru/2018/10/03/archa-rayonyi-m-gallimalare-nechkabil-da-katnasha/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение