События

Төркиядә Арча кызы Чулпан Зарипова-Четинның иҗат кичәсе узган 04.10.2018

Төркиядә Арча кызы Чулпан Зарипова-Четинның иҗат кичәсе узган

Шагыйрә һәм филология фәннәре докторы Чулпан Зарипова-Четин беренче шигырен 1985 елда студент чагында шәрык әдәбияты, шәрык дөньясы, дөяләр белән кызыксынган чорда язганын әйтте. Бу хакта ул Анкараның Идилия Татар ашлары йортында узган иҗатына багышланган очрашу кичәсендә сөйләде.

Төркиянең Анкара шәһәреннән төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут сүзләренчә, кичәдә шагыйрәнең якыннары, дуслары җыелган. “Чулпан Зариф белән очрашу идеясен Идилия рестораны хуҗасы Лилия Сабир тәкъдим итте. Ә шагыйрә бик риза булып, хуплады. Очрашуда Чулпан Зарипованың бары тик якыннары, дуслары гына булды. Без үзара әңгәмә корып, аның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләштек. Чулпан Зарипова-Четин бүгенге көндә алып барган эшчәнлеген, фән өлкәсендәге хезмәтләре белән дә таныштырды”, — дип сөйләде ул.

“Беренче шигыремне 1985 елда студент чагымда иҗат иттем. “Ак дөягә менсәң иде” дип атала ул, бик яраткан әсәрләремнең берсе. Шәрык әдәбияты, шәрык дөньясы, дөяләр белән кызыксынган чорда язылды ул.

Кайчандыр Төркиягә барырга хыялландым, үзлегемнән төрек телен өйрәндем. “Бу илгә килеп эшләргә, яшәргә насыйп булсын иде”, ─ дигән хыялым чынга ашты. Төркиядә мин мәхәббәтемне очраттым, гаилә кордым. Гомеремнең узганын сизмәдем дә. Инде улым Ильяска да 18 яшь тулып киткән”, — дип сөйләде Чулпан Зарипова-Четин.

“Чулпан Зарипова-Четин Төркиядә татар шагыйрьләренең иҗатын тәрҗемә итеп бастырды. Гаяз Исхакый, татар этнографиясе, фольклоры, йолалары турында төрек телендә китаплар нәшер итте. Татар сәнгатен пропагандалау буенча да бик зур һәм бәрәкәтле эш башкара”, — диде Ләвәнт Булут.

Очрашуда токмач ашы, бәлеш тәкъдим ителгән. Шигърият кичәсе күмәк фотога төшү белән тәмамланган.

  • Чулпан Зарипова-Четин – шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы. 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1999 елдан бирле Төркиядә яши, Мугла шәһәре университетында төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында төрек телендә татар халык авыз иҗаты, татар әдәбияты, татар теле, рус теле дәресләрен бирә. Хәзерге вакытта Төркиянең Кавказ шәһәре университетында укыта.

Фото: Ләвәнт Булут

Зилә Мөбәрәкшина

https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/03/172739/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение