События

Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!! 05.10.2018

Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!!

Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын! 

Алтын яфрак ява урамнарга, 
Сукмакларга ява, юлларга… 
Урам буйлап атлый укытучы 
Чумган килеш тирән уйларга… 
Уйларыгыз изге…Сабыйларның 
Күңеленә барып ялгана 
Күпме хисләр кирәк алар өчен 
Ял-йокыңны онытып янарга. 
Һәм сакларга кирәк сүндермичә 
Аларга дип яккан учакны 
Үз балаңа күпме җылы кирәк 
Аларга да кирәк шул чаклы. 
Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк 
Җил-давыллар җирдә азмы соң? 
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез 
Күпме балаларның язмышын! 
Без беләбез сезгә җиңел түгел 
Күпме язмыш сезнең кулларда 
Ләкин ышан һәрчак без булырбыз 
Сез күрсәткән тугры юлларда!

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение