События

Рөстәмнең үз юлы 08.10.2018

Рөстәмнең үз юлы

Без аның белән ара-тирә редакциядә очрашабыз, ул нәрсә дә булса сату турында белдерүләр бирә. Шул арада мөхәррир янына кереп үз башыннан кичкән маҗараларны сөйләп ала, бервакытта да утырмас, утыртсаң да бер минуттан сикереп торыр,  сәхнәдәге кебек бүлмә буйлап йөрер, рольгә кереп бетеп шундый итеп сөйли – гел тыңлыйсы да тыңлыйсы килә үзен.

– Әйдә, берәр чокыр чәй эчәбез, – дибез, аны җибәрәсе килмичә.

– Юк, егетләр, вакытым юк, мин киттем, – ди ул. – Югары Пошалымга үзегез килеп чыгыгыз, шунда иркенләп сөйләшеп утырырбыз.

Мин бу гаҗәеп кеше турында “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, якташыбыз Риман Гыйлемхановка да сөйләгән идем. “Ник мине таныштырмыйсың аның белән?” – дип эләктереп тә алды бу.

Тукай эзләре буйлап үз машинасында Казахстанга, Кытайга кадәр барып кайткан кеше өчен Казан–Арча арасы ара мени – кайтып та җитте Риманыбыз. “Рөстәм әллә ничә шалтыратты инде, безне көтә, – дим. – Аның вакыты бик тыгыз”.

Алтын көзгә сокланып өч Пошалым арасын узабыз. “Юллары яхшы! – ди Риман. –  Районда асфальт юл килмәгән авыл калмыйдыр да инде”. “Бар әле алар, иң ерактагы Байкал авылы да асфальт юллы булды”, – дим.

Бактың исә, Рөстәмебез безнең арттан бастырып килә икән. Көтеп өйдә утырмаган, Арчага барып йомышларын йомышлап кайткан.

Хатыны Әлфия дә (Утар Аты кызы) бик ачык хуҗабикә булып чыкты, без әңгәмә корган арада көндезге аш та әзер иде инде.

–  Әле туйлар ясап алдык, икенче кызны кияүгә бирдек, – диде Рөстәм. – Ерак түгел – Үрнәк егетенә чыкты, бер кызыбыз Күлтәстә.

Идәндә гармун–баяннар тезелеп тора иде. Рөстәм  гармун алып үзе уйнап җырлап та җибәрде. “Синнән менә дигән артист чыгасы икән!” – дип мактап алдык.

– Минем хыял бар иде, Рөстәм Закиров белән бергә укырга да кермәкче идем. Ул керде, миңа әти синең урының авылда, диде. Буада ветеринария техникумын тәмамладым. Зоотехник та, ветеринар да мин. Үз эшемне булдырырга ярап куйды ул. Безнең әти гадел, туры сүзле, булган кеше иде. Комбайнчы булып эшләде ул, мин аның ярдәмчесе. Бервакыт ул миңа: “Шприц ал да, комбайнның точкаларын майла”, – диде. Әле мин ирененнән ана сөте кипмәгән малай, шприцның кая икәнен дә белмим. Якадан алды да бу, шприц менә шунда була дип, борыным белән төртте. Точкаларын да шулай үтемле итеп күрсәтте. Моңа ничә еллар инде, ә мин комбайн янына килсәм, майлыйсы урыннарны хәзер дә бик тиз табачакмын.

Боларны Рөстәм әтисенә рәнҗеп түгел, рәхмәт хисләре белән искә ала. Гомер буена җитәрлек сабак була ул. Әтисе бәхетне хезмәттә табарга, ялкау булмаска, кешегә салынып ятмаска өйрәтә. Авыл мәчетен төзегәндә дә әтисе башлап йөрүчеләрнең берсе була.

Рөстәм Зыятдиновның төп шөгыле нәрсә, дисезме? Россия буйлап мал-туар ташудан башлый ул эшмәкәрлекне. Меңәр километр аралар үтү аңа берни дә түгел. Заманында көрәшеп йөргән, киң бәдәнле, илле яшен тутырган бу кеше кирәге чыкса минуты белән юлга чыгарга әзер. Ул юлларда ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән… ГАИ хезмәткәрләре белән очрашуларны матур хикәя итеп сөйли.

– Бервакыт малайны биш яшендә үзем белән алдым, – ди. – Моның өчен сүгүчеләр дә булды инде, күрсен, өйрәнсен, дим. Шунда кабинада йоклап бара. ГАИ хезмәткәрләре туктатканда алдан ул төшә, барып күрешә. Мин килеп җиткәнче тегеләрнең күңел йомшаган була инде: “Бар брат, юлыңда бул!” – дип озатып калалар.

Комига, Казахстанга да барып чыга ул: “Башта зубр алып катймакчы идем, тик документларын рәсмиләштереп булмады”, – ди. Оренбургтан көчек биреп җибәрәләр, артыгын үсми, диләр. Ә ул инде бозау кадәр булган, безгә дә бертуктамый өреп торды. Аңа кызлары Бетховен дип исем кушкан. Янәшәсендә – нәфис гәүдәле кечкенә Чарли. Анысы үзе килеп кергән. Ә килеп кергән этне куып чыгарырга кушмыйлар, ул муллык китерә.

Муллыкны көтеп утыра торган кеше түгел Рөстәм Зыятдинов. Язын күркәләр төяп кайткан. Хәзер инде алар кабарынып, көязләнеп йөри торган зур кошларга әверелгән. Йомырка салдырып, үрчетеп җибәрергә дигән исәбе дә бар хуҗаның.

Рөстәм белән Әлфия безне капка төбендә озатып калдылар. Җай белән генә кайтканда аның машинасы безне узып та китте.  Эш кешесенең эштә булуы хәерле…

Ильяс Фәттахов

         

http://arskmedia.ru/2018/10/05/r-stamne-z-yulyi/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение