События

Яшәгән саен яшәрә күңел… 10.10.2018

Яшәгән саен яшәрә күңел…

Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге уңаеннан Арча китапханәсендә “Өченче буын проблемалары” дигән исем астында түгәрәк өстәл узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре Рамил Мөхетдинов, Ильяс Габделгазизов, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, мәшгульлек үзәге төп белгече Рәмзия Сафина, социаль иминият бүлегеннән Илмира Гафурова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Яңа Кенәр өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Фәридә Гарифуллина, Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова катнашты.

– Сезне нинди мәсьәләләр борчый? Нәрсәне эшләп бетерә алмадык? Нәрсәне үзгәртеп була? Сорауларыгызга җавап бирергә тырышырбыз. Бу очрашу ике як өчен дә файдалы булсын иде? – диде Рамил Гарифҗанов.

– Районда барлыгы 12653 пенсионер бар. Шуларның 22 проценты, ягъни 2785 кеше, эшләүче пенсионерлар. Районыбызда 230 – 90-95, 18 – 95-100, 4 – 100 яшьтән өлкәнрәк кеше яши. Җәйге айларда ветераннар белән экскурсияләр оештырабыз, концертлар куябыз. “Балкыш” фестивалендә лауреат исемнәре алучы үзешчәннәребез дә күп. Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгенә өлкәннәребезне дәваланырга җибәрәбез. Анда ветераннар советлары җитәкчеләре ял итте, бу юлы мәгариф өлкәсе ветераннарын җыйдык. Концертлар оештырып, аларның күңелләрен дә күрәбез, – дип Наил Габдрахманов кыскача гына район ветераннар советы эше белән таныштырып китте.

Гөлназ Ибәтуллина пенсия реформасына тукталды.

– Хатын-кызлар – 60, ир-атлар 65 яшьтән пенсиягә чыгачак. ул 2018 елдан 2028 елга кадәр акрынлап артачак. 2019, 2020 елларда лаеклы ялга чыгучы 1959-1960 елгы ир-атлар, 1964-1965 елгы хатын-кызлар ярты елдан пенсиягә китә ала. Мәсәлән, туган көне гыйнварда икән, пенсиягә июньдә чыга. 3 балалы аналарга – 57, 4 балалыларга – 56, 5 балалыларга 50 яшьтән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелә. Ирләргә – 42, хатын-кызларга 37 ел стаж белән (бала белән утырган еллар саналмый) ике ел алдан лаеклы ялга китү мөмкинлеге карала. Тик шунысы бар, пенсия исәпләнмәсә дә, субсидияләр (коммуналь хезмәтләр, юлда йөргән өчен һәм башкалар) элеккечә 55, 60 яшьтән түләнә, салымнарга ташламалар да шулай ясала, – диде ул. – Индексация турында да әйтеп үтәсем килә. Ул уртача 1000 сум булачак. Тик бу барлык кешенең дә пенсиясе 1000 сумга арта, дигән сүз түгел. Аның күпме булуы пенсиянең күләменә карый. Аннан шуңа игътибарыгызны юнәлтәсем килә, социаль челтәрләрдә соңгы вакытта эшләүче пенсионер быел эштән китми икән, аның пенсиясенә индексация ясалмаячак, дигән “яңалыклар” йөри. Ышанмагыз, бу дөрес түгел. Пенсиягә чыккач, икенче айдан башлап индексация исәпләнәчәк.

Хезмәт ветераннары башка җитәкчеләргә дә борчыган сорауларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр, фикерләрен белдерделәр. Аеруча күп сорау мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдиновка, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Фәридә Сабировага юлланды.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе шушы ункөнлектә Арча, авыллар  мәдәният учреждениеләрендә уздырылачак чаралар турында әйтеп үтте. Бу юнәлештә аңа тәкъдимнәр күп булды. Өлкәннәр яшьләрнең буш вакытларын үткәрү проблемасына да тукталдылар, яңа мәдәният сарае төзү турында да сүз күтәрделәр, чараларда рус милләтеннән булган арчалар турында да онытмауларын сорадылар, киңәшләр дә бирделәр.

Арча хастаханәсе табиблары турында сүз чыккач, бу мәсьәләне дәррәү күтәреп алдылар. “Хастаханәгә без яшисе килеп барабыз. Әмма табибларның күбесенең тупаслыкларын, дорфалыкларын, игътибарсызлыкларын, безгә кирәксез кеше итеп карауларын күреп күңел төшә. Алар белән тәрбия эше алып барырга, кешеләр белән сөйләшергә, этикетка өйрәтергә кирәк. Безгә кайчак бер җылы сүз җитә. Өлкәннәр белән сөйләшә алмыйлар икән, эшләмәсеннәр”, – дип мәсьәләне кабыргасы белән куйдылар.

Фәридә Сабирова табибларның вакытлары бик тыгыз, эшләре бик күп булуы турында аңлатырга тырышты. “Шул ук табиблар янына икенче урында акча түләп керәбез. Аларны анда танып булмый, үзгәртеп куйганнар, диярсең. Димәк, кешечә сөйләшә беләләр икән бит. Безнең сүзләрне баш табибка, табибларга җиткерегез, кеше белән сөйләшергә өйрәтегез”, – диделәр.

Әнә шундый рухта барды түгәрәк өстәл. Өлкәннәр гомер буе тырышып эшләгәннәр, хәзер дә район тормышы белән кызыксынып, уңышларына куанып, җитешсезлекләрен бетерергә тырышып яшиләр. Бу көнне дә күп мәсьәләне уртага салып сөйләштеләр.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2018/10/05/yashagan-saen-yashara-k-el/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение