События

Якташларыбыз хатирәләрен яңартты 09.10.2018

Якташларыбыз хатирәләрен яңартты

8 октябрь көнне Кышкар авылында туып — үскән тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  әгъза-корреспонденты һәм академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре иясе Юсупов Рүзәл Габдуллаҗан улы һәм аның тормыш иптәше Диләрә ханым, хезмәттәше, педагогия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Фирас Харисов, райондашыбыз, күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъзам Фәйзрахмановлар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. 

Кунаклар музей белән таныштылар, Рүзәл Юсуповка 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне яратып карадылар. Ул районыбызда туып-үскән язучылар белән бәйле кызыклы истәлекләрен дә сөйләде. Якташыбыз музейга үзенең яңа басылып чыккан фәнни хезмәтләрен,  иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китапларын бүләк итте.

    


http://arskmedia.ru/2018/10/09/yaktashlaryibyiz-hatiralaren-ya-arttyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение