События

Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне 11.10.2020

Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне

Бүген Сафин Габделфәт Габдрахман улы 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туган. Бөек шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән Тукай–Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы. Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә. Аны тәмамлагач төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче түгел, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., Ш. Җиһангирова сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр…

Габделфәт Сафин 20 альбом чыгара, 200дән артык җыр башкара, Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Себердә, Пермьдә, Ижевскида, Саратовта, Йошкар-Олада, Уфа һәм Башкортстан шәһәрләрендә, Чиләбедә, Ектеринбургта, Самарада һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә. 2001 елның 23 февралендә Татарстан республикасы Президенты указы нигезендә, Сафин Габделфәт Габдрахман улына татар музыкаль-эстрада сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Ирешелгән уңышлары- һичшиксез зур тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсе. Талантлы якташыбызга иҗади уңышлар телибез!

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение