События

Якташыбыз эзләре буйлап… 16.10.2018

Якташыбыз эзләре буйлап…

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Казанбаш авылында туып-үскән тарих фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташыбыз Хөсәен Хәсән улы Хәсәновның тормыш юлын һәм фәнни хезмәтләрен өйрәнү максатында Казан шәһәрендәге фатирларында булдык.

Аның тормыш иптәше Ләйлә Хәсәнова Хөсәен абыйның шәхси документларын, китапларын, газета-журнал материалларын, узе кулланган язу әсбапларын, кул сәгатен безнең музеебызга бүләк итте. Алар арасында кандидатлык, докторлык дәрәҗәләре бирелү турында документларның төп нөсхәләре булу безнең өчен аеруча кыйммәтле. Ләйлә Хәбибулла кызы: ”Хөсәен абыегызның  хезмәтләрен онытмаган өчен рәхмәтемне белдерәм, мин үзем дә аның документларын өйрәнүне дәвам итәм, киләчәктә дә сезнең белән аралашып яшәсәк иде. Ул үзенең туган авылы, аның кешеләре белән горурланды, Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев гаиләсе белән аралашып яшәдек. Музейга килүчеләр документларын күргәч аның нинди төгәл, пөхтә булуына инанырлар. Мин үзем дә гомерем буе китапханәдә эшләдем, мөмкин булганча Хөсәен абыегызга булышырга тырыштым. Ул бөтен гомерен фәнгә багышлады, аның хезмәте онытылмасын иде”,- дигән теләкләрен җиткерде.

Ленар Гобәйдуллин фотолары

  

http://arskmedia.ru/2018/10/16/yaktashyibyiz-ezlare-buylap/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение