События

Якты очрашу 18.10.2018

Якты очрашу

13 октябрь көнне районыбызга Арча җирлеге, аның музейлары, Ак калфак оешмасының эшчәнлеге белән танышу, милли йолаларны, гореф гадәтләрне саклауда уртак проектлар булдыру максатыннан Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре   килде. Автобус салонында җыр сузыла.

Ай, эле бик еракта идек без,
Житмеш чакырым жирдән килдек без.
Ак калфакнын табылган чагы,
Дус – ишләрнең сагынган чагы…

“Аккалфак”лыларның гимнына әйләнгән җырның сүзләре бик тә туры килә бүгенге очрашуга.

Казан кунаклары зур кызыксыну белән “Казан арты” тарих-этнография музее белән таныштылар. Фәнни хезмәткәр Ленар Гөбәйдуллин мавыктыргыч итеп Арча тарихы, күренекле шәхесләре турында сөйләде. “Әлифба” музее кунакларга аеруча ошады.Чөнки кунакларның күбесе татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр. Бала вакыттан укып үскән беренче китабыбыз “Әлифба” белән “очрашу”, аның авторларының ачы язмышы белән танышу беркемне дә битараф калдырмады.

“Ак калфак”лылар сәяхәтне Яңа Кырлай авылында дәвам итте. Көзге кояшлы көндә  музей бакчасы, күл буйлары бигрәк тә сихри, серле булып тоелды.

  • Шушы матурлыкны күреп күңелдә шигырь тумыйча кала алмый, — дип соклануларын белдерделәр алар.

Музей эченә керүгә  Яңа Кишет җирлеге “Ак калфак” оешмасы вәкилләре “Онытылмасын гореф-гадәтләр” фольклор күренеше белән каршы алды.  Алар үз чыгышларында онытылган гореф — гадәтләрне, йола – уеннарны гына барлап калмадылар, кунаклар белән  уйнап-җырлап күңел ачтылар. Араларында иң өлкәне – Кышкар авылыннан килгән Мөршидә апа Сафина башкаруында үзенең күңел дәфтәрендә сакланган борынгы уен җыры  “Чыбык алыш”, “Хәрәкәттә-бәрәкәт” уеннары тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

–“Ак калфак”лылар җыены вакытында бу коллектив иҗатына,  Яңа Кишет авылы халкының уңганлыгына  гашыйк булдым. Мәдинә апа һәм Хәлил абый Газизуллиннар гаиләсендә булган очрашу якты истәлек булып хәтергә уелып калды. Надия Йосыпова,  Ләйсән Шәфигуллина, Фәрух Хәйретдинов,  Җәүдәт Фазлыев, Ильмира Зарипова, Гөлнара  Ибрагимова, Гүзәл Гарипова, Зөлфия Әхмәтгалиеваларның һәрберсе зур сәхнәләрдән чыгыш ясарлык,чын артистлар! Ул вакытта Бөтен дөньядан җыелган татар хатын кызлары Арча халкының киң күңеллелегенә, кунакчыллыгына сокланып калганнар иде. Сезнең чыгышыгызны үземнең хезмәттәшләремә дә күрсәтәсем килде. Менә тагын  очраштык. Сезгә алда да иҗади уңышлар телим,- диде Казан шәһәре буенча  Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Арсланова Рәхимә Минвәли кызы. Ул  үзенең балалар өчен иҗат иткән китапларын музейларга һәм Район балалар китапханәсенә  бүләк итте.

Яңа Кырлайдан сон Кушлавычка юл алды алар. Кунакларны “Тукаевлар гаиләсе музей йорты” нда  мәдәният хезмәткәрләре Ханафиева Фәния, Фаттахова Рәмзия, Мухаметшина Ләйләләр ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Габдулла Тукай йөргән эзләрдән үтү, музейлар, Сәгъди абзый йорты  белән танышу, данлыклы Мулла чишмәсенең суыннан авыз итү күңелләренә хуш килде кунакларның. Алар “Әле тагын кайтырбыз без сиңа, Арча”, — диеп кайтыр юлга кузгалдылар.

Арча районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы  җитәкчесе

Зәкәрова Алсу

Автор фотосы

   


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение